Туганайлар

Без дә чит илдә булдык (Р.Тимофеева истәлекләре)

"Туганайлар" редакциясе журналистларының "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле җырчылары белән үткәргән "Түгәрәк өстәл" материалын укыгач, ансамбльнең беренче уңышлары, чит илдә үзен күрсәтеп, яраттырып кайтуы өчен чиксез шатландым. Хәзерге яшьләрдән бераз гына көнләшеп тә куйдым. Чөнки безнең заманда чит илгә чыгу тормышка ашмастай хыял булды. Хәер, хыялыбыз бөтенләй өметсез иде дип...

Чит илгә чыгару буенча югарыда утыручы түрәләр, килешү төзегәч, безне - җырчы һәм биюче артистларны политик яктан әзерләү, иләк аша үткәрү эше башланды. Булат Миңнуллович Гыйззәтуллинны гастрольләр өчен җаваплы итеп билгеләделәр. Берәм-берәм собеседованиегә керәбез. Күрәм, кайберәүләр елап ук чыга. Миңа да керергә чират җитте.

- Кытай авторларының нинди китапларын укыганыгыз бар? - дип сорый җитәкче. Санап киттем:

- Менә "Цветы Асоты"ны үзем белән йөртәм хәтта, дип, сумкамнан әлеге исемдәге китапны чыгарып күрсәттем. Кытай гимнының сүзләрен сөйләргә кушты.

"Дуң, фраң, хуң,

Хай, яң, шаң", дип, ң авазларын аерата көчле яңгыратып, гимнны җырлап та бирдем. Ошатты, күрәсең, йөзенә канәгатьлек билгесе чыкты. Аннары, сүзне бөтенләй икенче якка борып:

- Сезнең балагыз бармы? - дип сорап куйды.

- Балам юк. Минем әле кияүгә дә чыкканым юк, - дидем, читенсенеп.

- Кызганыч. Сез бала табып үстерергә тиеш. Дөньяда бер акыллы, талантлы кеше артыр иде. Моның өчен кияүгә чыгу мәҗбүри түгел. Мин моны сезгә ихлас күңелдән әйтәм, - диде ул.

Мин ни дияргә дә белмәдем, кызарып-каушап, бүлмәдән чыгып киттем.

Кытайда үзебезне бары яхшы яктан гына күрсәтергә тиешбез. Тик безнекеләрнең тәрбияләре дә, культуралары да, түземлелекләре дә чамалы. 60 кешене 2 ай буена тәртипле генә йөртеп, кеше көлдермичә алып кайтырга кирәк. Банкетлар вакытында Булат Миңнуллович мине оркестр егетләре, биючеләр тирәсенәрәк утырта. Өстәлләр ризыктан, эчемлектән сыгылып тора. Күпме керә - аша да эч! Егетләр бик шулай итәсе дә - каршыларында мин утырам.

- Рәйсә апа, зинһар өчен, тагын әзрәк кенә, дип, мөлдерәп миңа карыйлар. Нормадан артыкка китсә, ни буласын яхшы чамалыйм, күз карашым белән инде җиткәнлеген күрсәтәм.

Дежур торулар да миңа артыграк эләкте. Анда һәрвакыт авыз ерып сөйләшергә кирәк.

- Раиса, сез бүген дежурный, - ди, елмаеп, Булат Миңнуллович.

- Әле мин ике көн элек кенә дежур тордым, - дим, үзем дә авызымны ерып.

- Шулай булса да, сез дежур. Ишеттегезме? - дип, елмаеп китеп бара ул.

Харбинда тәрәзә каршында гына - чиркәү. Шунда керәсем килеп, үзәгем өзелә. Юк, каршы килеп булмый, мин - дежур...

Ул чактагы гастрольләрдән соң 51 ел вакыт үтсә дә, әле кичә генә булып кайткан кебек. Пекин, Шанхай, Харбин, Ханжау һ.б. шәһәрләрдә чыгыш ясадык. Концерт заллары халык белән шыгрым тулы, сәхнәдән төшермичә алкышлыйлар. Кая гына барсаң да, шәһәр башлыклары үзләре каршылый, банкетын үткәрә, бүләкләрен өләшә. Ул заманда Кытай магазиннарында затлы әйберләрне генә саталар иде. Хәзер генә ул безнең базарлар Кытайның чүп-чар шишпотребы белән тулы...

Безне гастроләләрдә кытай кызы Цуңмей озатып йөрде. Ул безнең илдә нефть институтында укучы студент иде, русча әйбәт белгәнгә, гид итеп билгеләгәннәр. Цуңмей белән бик нык дуслаштык. Саубуллашу уңаеннан оештырылган банкетта ул татарча "Матур булсын" дигән җырны башкарды, һәм безне елый-елый озатып калды.

Кытайларның ачык йөзле, нык кунакчыл халык икәнен күрдек. Безне сыйлаганда 19-22гә хәтле төрдәге блюда чыгарсалар да, үзләре ризыкны бик әз ашыйлар. Көне буена бер чынаяк рис кулланалар. Анда симез кешеләр бөтенләй очрамады.

Концертларыбызны ошатуларын әйткән идем инде, менә шул җырларыбызның ноталарын да сорадылар. Булат Миңнуллович миннән партитураларны күчерүемне сорады. Консерватория бетергән яшьләр күп булса да, бу эшне бары миңа гына ышанып тапшырды (үзе шулай ди иде).

Концерттан кайткач, төнге 11дән иртәнге 4ләргә кадәр күчерә идем. Төн йокыларым калса да, бу эшне яратып башкардым.

Безне - татар ансамбле артистларын үзләренә чакырттыру өчен Кытай җитәкчеләре 2 ел буена Мәскәү чиновниклары юлын таптаганнар. Рус ансамбльләре йөреп бетергәннән соң гына безгә рөхсәт биргәннәр.

- Сез бөтенләй башка, сезне бик яраттык, тагын килегез, - дип чакырып калдылар. Яңадан барырга җай чыкмады. Төркиягә гастрольгә җыенып, инде самолетка утырабыз дигәндә, "Батуми-Сухуми" самолетына террорчылар үтеп, ул чактагы очышларны туктаттылар. Чит илгә кабат юллар ябылды.

Хәзер әнә бернинди чикләү, бернинди киртә юк... Татар җырларын гына түгел, керәшен җырларын да рәхәтләнеп җырлап кайтырга була, тик безнең яшьлекләр генә әллә кайда калды...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: