Туганайлар

Бер җырның тарихы

Тукай районы Борды авылының Спас бәйрәмендә бер төркем ветераннар "Матур булсын" дигән җырны башкардылар. Репетицияләр ясап, махсус әзерләнеп түгел. Алардан җырлауларын сорагач, ялындырып тормыйча, бастылар да җырладылар. Кечкенә чактан тыңлап, җырлап үссәк тә, бордылылар башкаруында бу көй бөтенләй башкача, авыл гимны кебек яңгырады. Сәхнә ветераны, олы җырчыбыз Раиса Тимофеева истәлекләрен...

Татарстанның 30 еллыгы уңаеннан Казанда республика үзешчән көчләренә смотр уздырдылар. Мин анда уңышлы чыгыш ясадым. "Гөлләр үсә" дигән җырымны радиода яздырып, шуны һәр көнне диярлек яңгырата башладылар. Җырымны радиога яздырырга музыкаль фольклор белгече композитор Җәүдәт Фәйзи ярдәм итте. Казанда чакта ул үзенә берничә көемне язып та калган иде. "Шушындый матур көйләрне барлый торыгыз, мин сезнең якларга фольклор җыярга барып чыгарга планлаш-тырам," - диде ул, аерылышканда.
Берчак районга баргач, администрациядә: "Чаллыга композитор Җәүдәт Фәйзи киләсе, Бордыга да барырга җыена, син әзер булып тор," - дип җибәрделәр.
Мин аны пароходлар йө-рүдән туктаганчы көттем. Тик Җәүдәт Фәйзи ул елны килә алмады. Аның белән 1951 елның 9 октябрендә генә очраштык. Бу турыда композитор үзенең көндәлекләрендә язып чыкты.
"Менә ул "Гөлләр үсә" көе чыккан Борды авылы. Монда керәшеннәр яши. Авыл зур гына. Кечкенә генә уку йорты һәм ике катлы җидееллык мәктәбе бар. Раиса мине үз өйләренә алып китте. Әти-әнисе мине бик хуплап каршы алдылар, беркая да җибәрмәскә булдылар. Мин Раи-са Тимофеева янына килүемә шатланып бетә алмыйм. Берсе артыннан икенче көйне җырлап кына тора. Күңелең нинди эчтәлекне тели - шунысын әйтә дә бирә. Уен җырымы? - Рәхим итегез! Такмакмы? - Була ул. "Рамай"нымы? - Анысын да белә. Романска тартым көй кирәксә - Әхмәт Ерикәй, Фатих Кәрим сүзләренә чыккан яңа көйләр дә бар. Кыскасы, бер көн эчендә мин аңардан унлап көй язып алдым", - дип язды Җәүдәт абый "Халык җәүһәрләре" исемле китабында (Бу китаптан өзек "Казан утлары"ның 1973 елгы 1 нче санында басылды).
"Матур булсын" җырына килгәндә исә, аның тарихы болайрак.
Җәүдәт абый килгәч, мәк-тәпкә мендек. Укытучылар, яшьләр белән бергә көйләрне барлап утырабыз. Яшьләрнең бик үк ачылып китәселәре килми. Укытучы Наилә Әхмәтова башкалардан кыюрак булып чыкты.
- Менә бер җыр искә төште әле. Авылда аны бөтен кеше яратып җырлый, - диде дә баянчы егеткә: "Тегене уйна әле", - дип ым какты.
Наилә, баянга кушылып, үтә дә матур тавыш белән түбәндәге җырны башлады:
Син дә җырла матур егет,
Син дә җырла матур кыз.
Матур булсын, матур булсын,
Матур булсын бу тормыш.
Беренче куплетны тыңла-ганда, Җәүдәт абыйның күзлә-ре балкып китте, күңеленнән кичергән шатлык-лы тойгылары тышка бәреп чыкты. Җыр аны гүя, ниндидер биеклеккә күтәреп, үз канатларында салмак кына тирбәтә иде. Өченче һәм дүртенче куплетларны тыңлаганда, аның йөзендәге бу балку бераз кимегән төсле булды. Җыр тәмамлангач, ул болай диде:
- Тынычлык турында искиткеч матур җыр бу. Беренче дүрт юлда - җырның төп мәгънәсе, төп яралгысы күренә. Ә калган куплетлар - күп ишетелеп, таушалып беткән сүзләр җыелмасы гына. "Матур" сүзе егеткә дә, кызга карата да әйтелеп, матур булсын дигән теләкнең өч тапкыр кабатла-нып җырлануы - мәгънәне көчәйтү өчен кулланылган алым. Димәк, җырның калган куплетлары да шул формага һәм сюжетка корылган булырга тиеш, - диде ул.
Без, кәгазь-карандашлар алып, төркем-төркем булып, зур өстәл артына утырдык. Киңәшләшә-киңәшләшә, бер-беребезне төзәтә-төзәтә, җыр-ның сүзләрен яза башладык. Без шигырь иҗат иткән арада, Наилә белән Җәүдәт абый көйне ноталар кәгазенә төшерделәр. Бераз вакыт үткәннән соң, өстәлдә 5-6 куплетлык җыр тексты ята иде инде. Икесен бер итеп, берсен юк итеп дигәндәй, юлларны, сүзләрне укмаштырып, яңадан ике куплет туды. Аннары җырны баштанаяк хор белән җырлап карадык. Җәүдәт абыйга да, үзебезгә дә бик ошады.
Бездә тормыш кояш кебек,
Яктыра торган саен.
Якты булсын, якты булсын,
Якты булсын көн саен.
Илебезнең халыклары
Тыныч тормыш коралар.
Тыныч булсын, тыныч булсын,
Тыныч булсын дөньялар.
Җыр менә шулай туды. Аңа без "Матур булсын" дигән исем бирергә булдык. Чөнки шул сүзләрдә җырның бөтен эчтәлеге ачыла. Бу җыр соңыннан популярлашып китте. Бер концерт та "Матур бул-сын"нан башка узмый иде. Ул чакта, гомумән, артистлар репертуарында патриотизм, аналар, Ватан турындагы җырлар күп иде. Аларны халык яратып кабул итте. Кызганыч, хәзер мондый патриотик көйләр бө-тенләй диярлек җырланмый. Хәзерге яшьләр армиягә барырга теләмиләр. Моның сә-бәбе, миңа калса, әнә шул патриотик тәрбия җитмәүгә дә бәйледер...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: