Туганайлар

Авылны ничек саклыйк?

"Мәктәп бетсә - авыл бетә" дигән сүзне күп кулланабыз. Чыннан да, мәктәбе бетә икән, яшь гаиләләрнең күбесе, кайда балаларына җиңелрәк булачак, шул якка китеп бара. Тик соңгы вакытта "авыл беткәнгә - мәктәп бетә" дип әйтүчеләр күбәйде һәм алар хаклы да бугай. 2-3 этажлы мәктәп биналары укырга бала юклыктан буш тора...

Авылларда күбесен-чә кемнәр яши? Берничә ару пардан калганнары - буйдак ирләр. Аларның эш урыннары юк һәм кирәксенмиләр дә: әти-әниләрнең сыртларында, пенсия алу көннәрен көтеп яшиләр. Мондыйлар семья да карамый, нәсел калдыру турында да борчылмый; кулга акча керсен дә тизрәк эчәргә булсын... Юк, мәктәп беткәнгә авыл бетү түгел бу. Балаларны чит авылга йөртеп укыту буенча да фикерләр төрле. Балык Бистәсе районы Казак Чаллысы авылында клуб мөдире булып эшләүче Валентина Ефимованың бу өлкәдә үз сүзе бар:

- Балаларыбызны артык иркәләп, өф-өф итеп үстерәбез. Алар үзләре генә нәрсә дә булса эшләргә бөтенләй сәләтсезгә әйләнә. Нинди уку йорты сайлауларын, кая эшкә урнашуларын, армия хезмәтенә бару-бармауларын да без - әти-әниләр алдан ук хәл итеп куябыз. Әкрен искән җилгә дә бөгелеп төшә торган булып буй җиткерәләр. Без үскәндә, бала-чаганы болай "опекать" итү юк иде. 4 класска күрше авылга йөреп укыдык. Хәтерлим әле: кыш көне авылдан бер трактор чыга - ул барда ташый. Чанасына 7 тонна сыйдырышлы зур бак куелган. Шул бактан калган буш урынга чүмәлибез. Барганда, бер-беребезнең җылы сулышлары белән өше-мибез, ә кайтканда бардадан чыккан пар тәннәребезне җылыта. Әлеге тракторга гел-гел эләгеп тә булмый, я чанада урын калмый. Андый чакта әтиләр ясап биргән чаңгыга басып элдертәбез. Язын-көзен мотоциклларга утырып йөрибез. Малайлар ике рейс ясаса ясый, тик кызларны юлда калдырмый.

Бер-берең турында кайгырту да, ошаткан кешеңә нинди дә булса яхшылык эшли алуыңа куану хисе дә нәкъ менә шушы елларда, шул юлларда туды һәм бүгенгә кадәр юкка чыкмады, гомер буена безнең белән калды. Без шуның белән бәхетле.

Мәктәпләрне япмаска дип, лозунглар кычкырып, гаугалы җыелышлар үткәреп йөргәнче, иң элек, авыл-да калучыларның "буйдаклыгын" бетерергә, яшәү рәвешләрен тамырдан үзгәртергә иде. Алар моны үзләре теләргә тиеш, билгеле. Акчалы эш юк, дип көн-төн зарлансак та, акча янчыгын берәү дә китереп бирмәячәк. Авылларда үз эшләрен башлаган гаилә фермалары турында күп сөйлиләр хәзер. Хөкүмәт программаларын карап барсаң, үз эшен башлаучыларга ярдәм итә торган проектлар байтак. Теләк кирәк тә, вакытында документларыңны грамоталы итеп әзерләп илтергә кирәк. Мондый җегетләргә хатын да табылыр, авылда бала юклыктан, мәктәпне дә япмаслар иде, - ди Валентина. Мәктәбе беткәнгә авылы бетә, дип түгел, ә балалары булганга мәктәбе һәм авылы яши диярлек булсын иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: