Туганайлар

АРЗУ ЯМАШЕВА КЕМ УЛ?

Халык язучысы Аяз Гыйләҗевның "Мәхәббәт һәм нәфрәт" повестенда Арзу Ямашева, "Язгы кәрваннар"ында җырчы кыз образлары - күңелдә тирән уелып кала торган геройлар. Башка әсәрләрен күзәтсәң дә, җыр-моңга бәйле рәвештә бирелгән кыз образын очратырга була. Кем соң ул җырчы кыз? Тормышта аның прототибы булганмы? Зәй районы Югары Баграж мәктәбенең йөз еллык...

Тумышы белән ул - Сарман районы Нарат Асты авылы кызы. Әтисенең туганнан туганы - Владимир дигән кеше 1924 елда Владимировка дигән авылга нигез сала. Туганнарын да үз янына чакыра. Шулай Ямашевлар нәселе Владимировкада төпләнә. Бергә-бергә матур итеп яшәргә бирмиләр аларга. Күмәк хуҗалыклар төзү башлангач, Владимирны семьясы белән сөргенгә җибәрәләр, ә Александраның әтисен - Михаил Ямашевны төрмәгә утырталар. 1934 елда үрмәләп кайтып, өендә үлә Миша дәдәй. Әниләре тапкан 12 баланың бу вакытта бишесе генә исән кала. Бишесе генә дип әйтергә генә ансат. Ә ул бишне аякка бастыру өчен никадәр көч, түземлелек кирәк була анага. Әле балалары, башкаларныкы кебек, тугач та урак сабына ябышмыйлар, укырга, югары белемле булырга омтылалар. Александра да Югары Баграж мәктәбендә 7 классны бетергәч, Алабуга педучилищесына чыгып китә. Берәр ай укыгач, октябрь бәйрәменә багышланган концерт әзерлиләр. Кызның матур җырлаганын каян белеп алганнардыр, сәхнәдән төшермичә, берничә кат чакырып җырлаталар. Өс-башы да өтек кенә, аягында да чабата, шул килеш ул җәяүләп авылга кайтырга чыга. Ничек кайтып җиткәнен хәтерләми кызый. Чирләп, урын өстенә ава. Инде терелеп, яңадан Алабугага китәм, дигәндә генә, училищеда укыган өчен түләтә башлаганнар, дигән хәбәр ишетелә. Нишлисең - юрганыңа карап, аягыңны сузарга гына кала. Югары Баграж мәктәбе укытучылары аны 9-10 нчы классларда эшләп укырга күндерәләр. Пионервожатый да, библиотекарь да була, комсомол секретаре йөген дә, колхоз эшләрен дә тарта кыз. Алга таба укырга керергә дигән уе тынгылык бирми. Ничек тә стипендиягә укый алырмын дип, яңадан Алабугага китә. Бу юлысында - укытучылар әзерләүче институтка инде. Имтиханнар бирергә йөргәндә, училищедан ук аны хәтерләп калган укытучылары очрый. "Синең билгеләр белән имтихан бирергә кирәк булмаячак", - дип, документларын алып калалар. Укулар башланыр вакыт җиткәндә, өйләренә Югары Баграж мәктәбе завучы Нәфисә Лотфуллина килә. Зинһарлар диеп, мәктәпкә балалар укытырга килүен сорый. Паеклары, укытучыга бирелә торган утыннары белән кызыктыра. Әнисенә дә ярдәм итәргә кирәк. Бу вакытта ике дәдәсе дә сугышта була. "Мин бит үзем дә күп нәрсәне белмим, ничек өлкән классларда укытырмын", - дип, куркуын әйтсә дә, үзебез булышырбыз, дип, аны ризалаталар. 8-9 нчы классларда тарих, география фәннәрен укытуны тапшыралар. "9 нчы классларга кердем - гәүдәләре белән миннән күпкә калку балалар утыра. Бер малай, аһа, нишләрсең икән, хәзер сине сыныйбыз, кызыкай, дигәндәй, күзләрен шулай тутырып карады, йөрәгем идәнгә төште дә китте. Башкаларны күрмим, бары шул малайның күз карашын гына тоям, - дип, шул вакытны хәтеренә төшереп сөйләп китте Александра Михайловна. - Дәрес ахырында, чыннан да, минем моңарчы ишеткәнем булмаган нәрсә турында сорау бирде бу. Ул арада звонок булды. Тиз генә әйберләремне җыеп, класстан чыгып шудым. Зарымны завучыбыз - Семен Семенович Мироновка җиткердем".

- Бер дә каушама, Александра. Соравыңа әле хәзер генә җавап бирә алмыйм, әзерләнеп килгәч, җавап бирермен, диярсең. Белмәүнең бер гаебе дә юк, белергә теләмәү генә начар, - дип юатты мине Семен дәдәй, ди ул.

Аңа томырылып караган 9 нчы класста укучы егет - Аяз Гыйләҗев була. Аязны бөтен нәрсә кызыксындыра. Күп кенә сорауларга җавапларны соңыннан бергәләп эзлиләр, шулай дуслашып та китәләр. Әгәр дә Баграж мәктәбендә 10 нчы классларны укытуны туктатмасалар һәм булачак язучы Казанга китеп бармаса, бу дуслыкның ахыры, бәлки, олы мәхәббәткә дә әверелгән булыр иде.

Аяз 10 нчы классны укырга Казанга китә. Ә Александраны Пидәр авылына (Федоровка) укытырга җибәрәләр. Бер елдан соң гына алар очрашалар. Тәртибе белән сөйләсәк, әлеге очрашу болайрак килеп чыга.

Тройсын көнне Пидәрдән Багражга бәйрәмгә баручылар очрый. Әйдә, бергә барабыз, дип, Александраны да кыстыйлар. Күңеленә бик якын булган урыннарны, таныш кешеләрне күрәсе килү җиңә - ул да бәйрәмгә чыгып китә. Элек бергә эшләгән хезмәттәше - Анисия Павловна йортына туктала. Рәхәтләнеп серләшәләр. Кыз, уенга чыкмыйм, дисә дә, иптәшләре кергәч, ай-вае-на карамыйча, аларга ияртеп җибәрә хуҗа хатын. Ә үзе тиз генә кардәш тиешле Макар Герасимовларга йөгерә. Аларның Леонид исемле малайлары бу кыз өчен ут йотып йөргәнен, төннәрен йокламыйча, аңа багышлап шигырьләр язганын күптән белә ул. Хәзер кызны егеткә ярәшергә иң кулай вакыт, ризалатырга да туй итәргә, дип уйлый ул. Анисия Павловна чакыра, дип, Александраны уеннан дәшеп кайтаралар. Кайтса, өй тулы кунаклар. Араларында Баграж мәктәбе директоры - узган ел бергә эшләгән Михаил Герасимов, аның туганы - Леонид та бар. Димчеләрнең теле-телгә йокмый, егетне дә, кызны да үтереп мактыйлар. Күңелемдә башка кешене йөртәм дип, кире кагар иде - шушы Миша дәдәсе аңа күпме яхшылык кылды: эшкә алды, авыр чакларында паегын бирде, утынын кайтартты. Леонид та начар егет түгел, күрше авылда ветеринар булып эшли, күптәннән мәхәббәт тотып йөри...

Шул чакта тыштан ишек шакыйлар, Александра чыгып керсен әле, диләр. Чыкса, үз күзләренә үзе ышанмый - ишек алдында Аяз басып тора. Ул да Казаннан Тройсын бәйрәменә кайткан икән.

- Синең Багражга кайтуың-ны әйттеләр дә, оча-оча яныңа килдем менә, - ди егет. - Сине Казанга укырга алып китәм. Үземнән калдырмыйм, - дип тә өсти. Ни әйтерсең, дигәндәй, кызга текәлә егет.

- Безгә бергә китәргә ярамый. Син бит минем укучым, - дип кенә әйтә ала Александра.

- Булса соң, бер егеткә үз укытучысы ошый икән, моның ни гаебе бар? - ди егет. Тик аның бу соравы, җавапсыз килеш, һавада эленеп кала... Александра йөгереп йортка кереп китә.

Шул кичне Александраның Леонид Герасимовка кияүгә чыкканын Аяз соңыннан гына ишетә.

Яшьлегендә ошатып калган җырчы кыз образын Аяз Гыйләҗев гомере буена күңелендә саклый. Белүебез-чә, аны үзенең әсәрләрендә яшәтә.

Леонид белән Александра тату тормыш кичерәләр. Биш бала тәрбияләп үстерәләр. Тик инде Александра Ямашеваның сәхнәләрдән җырлавы сирәгәя, ә Иске Зәйгә күченгәч, ул сәхнәгә бөтенләй менми. Көнләшә торган ирен дә ачуландырасы килми, үзенең дә җаны, элеккечә, җыр сорап талпынмый. Пединститутны бетерсә дә, яңадан укытучы булып эшләми ул. Ничектер, мәктәптән дә, сәхнәдән дә күңеле суына. Аның каравы, семьясында тулы мәгънәдә тәр-бияче һәм укытучы була. Биш баласына дәресләр әзерләргә булыша. Аларны түгәрәкләргә, сәнгать мәктәбенә йөртә. Йорттагы хуҗалык эшләрен тарта. Ире җитәкләгән эпидемиология үзәгендә медсестра булып эшли. Гомер шулай үтеп бара. Берчак ире Леонид, үләр сәгатьләрен белгәндәй, Александра Михайловнага шундый сүзләр әйтә:

- Минем белән тормышыңда куанып яшәмәдең, мин моны сизеп тордым. Балаларга куанып яшә инде. Кара әле, нинди шәп кешеләр үстердек бит без, - ди.

Ул вакытта бу сүзләргә әллә ни исе китмәсә дә, моннан биш ел элек китеп барган иренә иң кирәкле сүзләрне әйтә алмаганына үкенә Александра түти. Аның янәшәсендә алтын кеше яшәгән. Ул аны үзе дә бик яраткан икән бит. Иренә бу турыда белгертмәгән генә - шуңа өтәләнә аның йөрәге. Җүләр булганмын инде, тормышка ашмый торган ниндидер бер буш уй белән юанып яшәгәнмен, янымда булган ышанычлы терәгемә бер җылы сүз жәлләгәнмен, ди ул, чын йөрәктән үкенеп. Кулы белән ул әкрен генә ире язып калдырган шигырьләр дәфтәрен сыйпый. Үзенә багышланганнарын укып күрсәтә. Уфылдап куя. Соңарып булса да, иренә әйтәсе сүзләрен җиткерергә тели...

Аяз исемле егеткә дә урын калган аның йөрәгендә. Баграж мәктәбенең 100 еллык юбилей кичәсендә башкарган җырыннан да күренде ул. Җырны башкаручы, 60 ел буе-на инде сәхнәгә аяк басмаган Александра түти түгел, ә Аяз Гыйләҗев әсәрләрендәге 15 яшьлек җырчы кыз гүя үзе яңадан Багражга кайткан иде. Аның җыры, мәктәп стеналарына бәрелеп, кабат үзенә кайтты. Еракта калган истәлекләрдән кайтаваз булып.

Фотода - Яңа өйләнешкән Александра белән Леонид Герасимовлар (беренче рәттә сулда) Сарман районы Алан авылында туганнары арасында. 1946 ел

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим