Туганайлар

АРТЫП КАЛГАН ЧӘЧҮЛЕК ОРЛЫК (СУГЫШ ЕЛЛАРЫ ИСТӘЛЕГЕ)

Әтисе белән ике дәдәсе Бөек Ватан сугышында кан койганда, әнисе ялган бәла тагылып, төрмәдә утырганда, ундүрт яшендә йорт хуҗасы булып калган, әтисе каты яраланып кайтканчы - ике ел дәвамында ике сеңлесен тәрбияләп торган, семья туйдыручы сыерны да саклап калган Олы тутам - Нина Куприяновнаның якты истәлегенә багышлыйм (Автор).

Башка юлдан киткән булсак...

1942 ел. Август аеның соңгы көннәре. Кабан-Бастрык авылының Үгәпи исемле хатын белән (Агафия) аның уналты яшьлек улы Александр урман кырыйларыннан чапкан печән төяп, ат арбасында авылга кайтырга чыгалар.

Илдә канкойгыч сугыш бара. Көн саен дип әйтерлек авыл йортларына "кара кәгазь" килеп тора. Үгәпинең ире Күприян белән олы улы Порфирий сугышның беренче көненнән үк фронтның алгы сызыгында фашистлар белән сугыша. Сирәк кенә булса да, исәнлекләрен белдереп, алардан өч почмаклы солдат хатлары килә. Үгәпи белән улы Александр, ирләр сугышка киткәннән бирле, колхозның беренче бригадасында ат караучы булып эшлиләр.

Сугыш чорында ат караучы булып эшләүнең авырлыгын һәм никадәр җаваплы икәнлеген хәзерге буын кешесе күз алдына да китерә алмый. Эшкә ярарлык таза атлар сугышка озатыла. Бригадада карт атлар, буаз яки яңа колынлаган бияләр, аксак-туксак алашалар гына. Аларның аз-маз эшкә ярарлыклары көн-төн колхоз эшендә, фураж да аларга гына бирелә. Ә аякта гына басып тора алганнары салам белән туклана, яки басуда үлән чыкса, алар үз-үзләрен туйдыра. Азык юклыктан күтәрәмгә калган атлар, колынларга вакыты җиткән бияләр, яшь колыннар абзарда яши, алар өчен тәүлек буена ат караучы җаваплы. Аларны туйдыру да тулысы белән ат караучы өстендә. Әгәр берәр ат белән нәрсәдер килеп чыкса: аягын сындырса яки үлсә, Алла сакласын, - бу - сугышчының коралын бозуга яки югалтуына тиңләшә. Моның өчен ат караучы йә суд скәмиясенә утыра яки аңа түләп чыга алмаслык штраф салына. Үгәпи белән улы Александр ат абзарында бер караңгыдан икенчесенә кадәр эшлиләр. Буаз бия колынлый башласа яки кайсыдыр бер ат чирләп китсә, алар абзарда кунып та калалар.

Өй эшләре тулысы белән Үгәпинең олы кызы - Нинага йөкләнә. Ундүрттә генә булса да, бөтен эшкә дә өлгерә. Малларны да карый, ике сеңлесен тәрбияләү дә аның өстендә, мәктәпкә дә йөри. Быел көзен җиденче класска укырга барырга тиеш.

Александр печән өстенә утыруга йокыга китте. Әтисе белән дәдәсе сугышка киткәннән бирле, туйганчы йокы күргәне юк. Ул - өйдә бердәнбер ир заты, бөтен авыр эшне башкаручы. Соңгы айларда гәүдәгә дә үсеп китте, үз-үзен тотышы, тавыш-сөйләшүе дә ирләрчәгә үзгәрде. Әтисенең саубуллашкан чакта әйткән сүзләрен Александр бер дә исеннән чыгармый. "Улым, бу сугыш бер елда гына бетмәс, декабрьдә дәдәңә унсигез яшь тула, аны сугышка алырлар, өйдә иң җаваплы кеше булып син каласың. Анаңның да, сеңелләреңнең дә терәге, яклаучысы, ышанычлы кешеләре бер син генә", - дигән иде ул.

Александр өч көннән соң ФЗОга китәргә тиеш. Аңынчы әнисенә, сеңелләренә чабата ясап калдырырга кирәк. Бүген дә ул көн буе урманда юкә кайрысы салдырды, кайрыларны түгәрәкләп төреп бәйләде, капчыкка урнаштырды. Әнисе килгәч, алар бергә печән чаптылар, капчыкны арбага салып өстенә печән төяделәр. Шулай яшермәсәң, урманчыга эләгүең бар. Эләгә калсаң - түләп чыгармын димә...

Шундый авыр уйларга бирелеп кайтканда, Үгәпи кинәт ят тавыштан сискәнеп китте. Юньләбрәк караса, юл читендә янына капчык, тубал куйган, бер өй аркылы гына торучы күршесе Синапун (Ксенофонт) утыра икән - аның туктарга соравы булган.

Синапун, тазалыгы булмау сәбәпле, сугышка алынмыйча кала. Колхозда җигүле ат урынына эшли. Чәчү, кыр эшләрендә аңа тиңләшерлек кеше табылмый. Чәчкәндә ул орлыкны җиргә тигез төшерә: кайсы басуга күпме орлык кертәсен алдан белә. Шуңа күрә, аны иң җаваплы урыннарга куялар. Көтмәгәндә, хатыны чирләп, өч баласын калдырып үлеп тә китә. Бер ел хатынсыз интеккәч, Синапунны Җәйләү авылының бер тол хатынына өйләндерәләр. Хатын уңган булып чыга, балаларын да ярата. Шулай аның тормышы яңадан җайга салына, тик озакка түгел - сугыш башлана. Тиздән Синапун олы малаен фронтка озата.

Үгәпи белән Синапунның шулай кинәт очрашуы аларның икесенең дә киләчәк тормышын чәлпәрәмә китерә. Бу очрашуның нинди олы бәлагә китерәсен әлегә белмиләр шул. Их, белгән булсалар... Үгәпи башка, икенче юлдан әйләнеп узар, ә Синапун орлыгын чәчеп бетергән булыр иде. Синапунның тубалында артып калган орлыгын капчыкка салып, колхоз келәтенә алып кайтуы икән. Көне буе ат урынына эшләгән ир көчкә аягына күтәрелә:

- Күрше, очравыгыз әйбәт булды әле, көн буе арыш чәчтем, бик арыдым. Пот ярымлап орлык артып калды, шуны ничек күтәреп кайтырмын дип аптырап тора идем, колхоз келәтенә кертеп кенә тапшырсагыз иде, - дип, капчыгын арбага сала, үзе тубалын муенына асып, авылга таба атлый. Үгәпи:

- Ярар, ярар тапшырырмын, - дип, аты белән ат абзарына юнәлә.

Үгәпи белән Александр, ат абзарындагы көндәлек эшләрне бетереп, орлыкны тапшырырга дип килгәндә, келәт бикле була. "Иртәгә иртән Синапун үзе китереп тапшырыр әле" дигән уй белән, орлыкны өйләренә алып кайталар. Ат яки башка мал тимәсен дип, Александр капчыкны тактадан эшләнгән өйалдындагы иске сандык өстенә куя, ә курс (чабата өчен юкә кайрысы) тутырылган капчыгын келәткә кертә.

Улын ФЗОга озатасы булгач, Үгәпи бу төнне бөтенләй йокламый: киемнәрен барлый, сүтелгән, тишелгән урыннарын ямый. Олы улын ничек сугышка озатасы турында уйлый. Порфирие декабрьнең күзачмаслык салкын буранлы көнендә сугышка чыгып китте. Фронт-ка китүчеләр утырган олау ун метрдан күздән югалды, әйтерсең, аларны буран капты да йотты. Порфирий Сталинград өчен барган сугышларга эләгеп, шуннан исән чыга алмады.

Үгәпи, иртәгә кич эштән кайткач ипи пешерермен дип, ипи башы ясап, җилпучка он или. Әнә офыкта таң беленеп килә. Ул Александрны эшкә барырга уята. Ат җиккән арада, Нинасын уятып, "Синапун дәдәңә кереп әйт, арышын үзе илтеп тапшырсын", ди дә, улы белән эшкә китеп бара.

Нина чишмәгә суга барышлый, Синапуннарга керә. Тик Синапун дәдәсе эшкә китеп барган була. Хатыны: "Кайту белән әйтермен, кереп алыр", дип ышандырып кала.

Ләкин Синапун өенә кайтып җитәргә өлгерә алмый...

Нина суга киткәнне күреп калган күрше хатын, Үгәпиләргә кереп, өйалдындагы арышлы капчыкны тикшереп чыга. Аннары бригадир Җәкәүне эзләп табып, аңа Үгәпиләрнең өйалдында сандык өстендә арышлы капчык торганлыгын, тулы капчыкны келәтләренә керткәннәрен сөйли.

Тычканга үлем - мәчегә көлке

Җәкәүнең шатлыгы эченә сыймый. Менә Күприяннан үч алыр чак җитте, дип уйлый. Эш болай була... 1921 елда, халык ачлыктан интеккәндә, Җәкәүне бәрәңге урлаганда тоталар. Ул Күприян янына килеп үзен коткаруын сорый. Күприян аңа: "Җәкәү, син ятим балаларның соңгы ризыкларына кул сузгансың, мин сине яклый алмыйм", - ди. Авыл халкы, Җәкәүне шәп-шәрә чишендереп, муенына бәрәңге салынган котелок асып, урам әйләндерә. Гомеремдә бер әйбер дә урламас идем", - дип халык алдында ант бирә Җәкәү. Шул көннән башлап, аның кушаматы "Бәрәңге Җәкәү" булып кала. Күприянга карата күңеле катуы егерме ел буена аңа тынгылык бирми.

Җәкәү, сулышы кабып, авыл Советына йөгерә. Анда районнан урып-җыю һәм кыр эшләре буенча җибәрелгән уполномоченный да була. Җәкәү аңа колхозда бурлар булуын, аларның чәчүлек орлык урлауларын сөйләп бирә. Уполномоченный җитәкчелегендә бригадир һәм тагын берничә кеше Үгәпиләрнең өенә йөгерәләр. Сандык өстендәге капчыкны ишек алдына алып чыгалар. Келәт бикле. Җәкәү Нинадан ачкыч сорый, тегесе белми. Шунда ишек алдына кергән кешеләрнең берсе - Кылый Мәкчем каяндыр лом табып, келәт ишеген каерып ача.

Иң элек Мәкчем ипи башы ясап куелган күәшнәне ишек алдына чыгарып ата. Аннары барлык икмәкне, җилпучка иләнгән онны ат арбасына урнаштыра. Курс тутырылган капчыкны да арбага сала. Келәтнең астын-өскә китерсәләр дә, алып китәрлек бүтән әйбер табылмый. Тентүчеләр чыгып киткәндә, өй эчендә, ишек алдында бары туздырып ташланган иске-москы әйберләр, җимерек ишекле буш келәт, куркудан үксеп елаган өч сабый гына кала.

Үгәпи белән Синапунны эштән кайтуларына кулга алалар. Бүлмәгә бикләп куйсалар да, авыл Советы председателе Ильин, җавапчылыкны үз өстенә алып, суд булганчы өйләренә кайтарып җибәрә. Моңа упалнамуч та ризалаша: Үгәпигә малаен ФЗОга озатырга, ә Синапунга чәчүне төгәлләргә кирәк - алмаштырырга кеше юк.

Шул китүдән - бөтенләй кайтмаска

Бер атнадан аларны районга чакыралар. Таң беленгәнче юлга чыгалар, Үгәпигә кызы Нина да иярә. Егерме биш чакрым араны җәяүләп узалар. Туган-тумачалар "Орлыкны Александр алып кайтты дип әйт, ул бит хәзер ФЗОда, аңа берни дә булмый, ә сине төрмәгә ябачаклар, өч сабыең ятим кала", - дип никадәр үгетләсәләр дә, Үгәпи риза булмый. Нигә мин үз балама үзем яла ягыйм? Мин бит бернәрсә дә урламадым. Ирем белән бер улым сугышта кан коялар, берсе ФЗОда. Өч сабыем бар. Ни дип мине төрмәгә япсыннар? - ди.

Үгәпи белән Синапунны милиция идарәсенә алып кереп китәләр. Төш вакыты җитә, узып китә, көн кичкә авыша, Нина һаман көтә. Өзелеп ашыйсы килсә дә, төенчектәге кыярга, Кирҗә тутасы биреп җибәргән ипи кисәгенә кагылмый. Әнисе чыккач, бергә ашарлар. Кереп-чыгып йөрүче кешеләрдән дә сорап карый, тик юньләп җавап бирүче булмый. Кич җитеп килгәндә, идарәдән милиция формасы кигән олы яшьтәге бер кеше чыга. Кечкенә гәүдәле, ябык кызның елап торуын күреп, моның янына килә: "Иртәдән бирле нигә монда торасың, әллә берәрсен көтәсеңме, кызым?"- дип сорый.

Иртә таңнан торып беренче мәртәбә җылы сүз ишетүгә, кыз тыела алмыйча, үксеп елап җибәрә. Күз яшьләренә буыла- буыла, кемне көтүен аңлата. "Кызым, син өеңә кайт, әниеңне бүген барыбер күрә алмассың. Аларга суд булды, анаңа ике ел ярым, иптәшенә биш ел бирделәр, аларны иртәгә Казанга озатачаклар. Син өстенә, аягына җылы киемнәр алып кил. Булса, бер-ике көнлек ашарына да китер"- дип, китеп бара.

Егерме биш чакрым араны җәяү узып, арып-талып өйгә кайтканын Нина бик күп еллар үткәннән соң да оныта алмый. Кайтып кергәндә, өйдә бар туган-тумача җыелган. Бер-ике сәгать эчендә кем нәрсә тапса, шуны алып килеп, Нинаны иртән яңадан районга әзерлиләр. Нина бу төнне черем дә итми. Таң беленгәнче, аркаларына зур төенчекләр асып, Нина белән Синапун хатыны Зәйгә чыгып китәләр. Юл буе йөгереп диярлек барсалар да, җитешә алмыйлар, тоткыннарны инде алып киткәннәр...

Шушы китүдән Үгәпи белән Синапун өйләренә кире әйләнеп кайтмыйлар. Каберләренең кайдалыгы да билгесез.

Синапунның малае сугыш кырында ятып кала. Александр ФЗОдан үзе теләп сугышка китә. Ул - унсигез яше тулган көнне - 1943 елның 14 октябрендә Смоленск өлкәсе, Краснинский районы, Арвязино авылы янында барган каты сугышта һәлак була һәм шул авылда туганнар каберлегенә җирләнә. Нинаның атасы Күприян, каты яраланып, алты ай төрле госпитальләрдә дәвалана, беренче группа инвалид булып, 1944 елда өенә кайта. 1960 елның 18 ноябрендә, яраларыннан мантый алмыйча, мәңгелек йортына күчә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: