Туганайлар

Алырга буй җитмәде

Бөтен гомерен сәхнәгә, җыр сәнгатенә багышлаган ветеран җырчы-карендәшебез Раиса Тимофееваның истәлекләрен бирүне дәвам итәбез.

Хәзер төрле конкурсларны күп үткәрәләр, исемнәрен дә санап бетерерлек түгел. Җиңүчеләргә бирелә торган бүләкләре дә саллы гына. Җөри Питрауының чибәрләрен генә алыйк: беренче урынга - 50 мең, икенчегә - 25, өченчегә - 15 мең. Күпсенеп әйтүем түгел, бирсеннәр дә, алсыннар да. Мөмкинлекләре бар икән, нигә бирмәскә? Үзебезнең чорда ничек шундый бәйгеләргә катнашуым искә төшеп, күзләрем яшьләнә. 23 яшемә хәтле Борды авылында яшәдем. 13-14 яшьтә, инде басу-кырлардан кайтып та керми идек: кул белән чәчү чәчәбез, урак белән иген урабыз. Орлыклык симәнәне кырга алып барулар бик авыр була торган иде. Ни чана, ни арба юлы түгел. Шул вакытта чәнәшкәңә 50 кг симәнә салып, 7-8 километрдагы басуга китәсең. Туп-туры юл булса, бер хәл, 2-3 чакрым үр менәргә кирәк. Безнең Борды кешеләре юкка гына:

- "Үрләр биек менәргә", дип җырламаган, үзәкләренә үткәнгә, җырга салгандыр инде. Сугыштан соңгы авыр еллар. Энем чирләп үлде, сеңлем авыр хәлдә ята, әни аны карый. Ә мин икебез өчен эшлим. Әни йөгемне Куады тавына хәтле менгерешә дә, авылга йөгерә. Мин төнлә генә кайтам. Ул елны бик күп "трудадин" эшләдем (таякка эшләү инде ул). Район гәҗите - "Коммунизм байрагы"нда минем хакта язып та чыктылар, әле тагын 4 кило он белән бүләкләнүем турында да хәбәр иткәннәр. Моны укып шулхәтле сөендек инде, ничек сөенмисең, бурада бер җилпучлык та ашлык юк чак, дүрт күз белән әлеге бүләк онны көтәбез (Ул бит әле колхоз амбарында да юк, районнан кайтасы!) Икенче көнне районнан вәкил килде. Кәгазь-каләм тоттырдылар да: "Үземә премия итеп бирелгән 4 кило онымны сугыш ятимнәренә бүләк итәм," - дигән язу яздырып, документлаштырып киттеләр. Тырышып эшләгәнгә тиясе премиянең язмышы әнә шулай хәл ителде.

50нче елларда тагын шундыйрак бүләкләүгә туры килдем. Казанда үзешчәннәрнең смотр-конкурсы бара. Мин җырладым да, биедем дә, шигырь дә сөйләдем. Жюри составында утыручы Рубаненко дигән кеше урыныннан сикереп торды да:

- Менә нинди булырга тиеш ул клуб работнигы! - дип, минем адреска мактау сүзләре тезеп китте. Авылдан без өчәү генә Рәисә Ильясова (Зеленодольск районы), Һава Харисова (Нурлат) һәм мин идек. Сәхнәгә бастырып өчебезгә дә конвертлар тоттырдылар, җиңүебез белән котладылар. Ул да түгел, сәхнә артына чыксак, андагы канцелярия кешеләре кулларыбыздан әлеге конвертларны алдылар да, үзебездән "Үземә тигән акчаны сугыш вакытындагы җимереклекләрне бетерү фондына бирәм" дигән язу яздырдылар. Конвертны ачып карарга да өлгермәдек хәтта, ничә сум булганын да белмәдек. Менә шулай, безнең заманда. Иң күренә торган урынга: "Халык хуҗалыгын күтәрү өчен бүген үзеңнән нинди өлеш керттең", дигән плакат эленеп тора иде, "бирмим, өемдәгеләр дә ач", дип әйтеп кара, бар, хәзер үзеңнән "халык дошманы" ясап, мәңге кайтмаслык җиргә җибәрәләр... Шулай гомер буе бушка эшләргә, пенсиягә дә бик әз акча белән китәргә туры килде. Акчасы түгел, мактаулы исемнәре дә бездән ерак йөрде, алырга буй җитмәде...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим