Туганайлар

Ялгыз картлык түгел шатлык...

Редакциягә килүчеләр арасында йомыш белән йөрүчеләр дә, шатлык-куанычлары белән уртаклашучылар да, болай гына, бер күрешеп-сөйләшү, рәхәтләнеп эчен бушату ниятеннән кагылучылар да байтак. Ишектән ипләп кенә кереп килүче дәдәйне күрүгә, никтер ерактан ук килгән, ахрысы, дип уйлап куйдым. Юрий Петров дип таныштырды ул үзен. Чыннан да, Башкортстаннан ук килгән икән. Бәлки...

Редакциягә килүчеләр арасында йомыш белән йөрүчеләр дә, шатлык-куанычлары белән уртаклашучылар да, болай гына, бер күрешеп-сөйләшү, рәхәтләнеп эчен бушату ниятеннән кагылучылар да байтак. Ишектән ипләп кенә кереп килүче дәдәйне күрүгә, никтер ерактан ук килгән, ахрысы, дип уйлап куйдым. Юрий Петров дип таныштырды ул үзен. Чыннан да, Башкортстаннан ук килгән икән. Бәлки "кайткан" дип әйтү дөресрәк тә булыр. Ник дигәндә, гомеренең иң матур еллары, тимер өзәрдәй нык чаклары Чаллы шәһәрендә узган аның. Юрий дәдәйнең бүгенге көндә Бакалы районы Иске Корыч авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар йортында яшәп ятуын ишеткәч, йөзенә күз салдым: күзләре моңсу, сагышлы иде аның. - Тамырларым Бакалы төбәгеннән булса да, үзем Яңа Куйбышев өлкәсендә туганмын. Әнием Серафима Яңа Илек авылыныкы. Кыз чагында, бәхет эзләп, шул якларга чыгып киткән. Шунда кияүгә чыккан. Әтине бөтенләй дә хәтерләмим. Миңа бер-ике яшьләр чамасы булганда, әни аннан аерылып, кабат авылга кайткан һәм мине әби белән бабайга калдырып, Уфага китеп барган. Шунда кабат тормышка чыкты. Икенче иреннән дә балалары туды. Энем Рөстәм төзелештә эшләгәндә егылып төшеп үлде. Салават шәһәрендә яшәүче сеңлем Лилияләргә баргалап йөрим, телефоннан да сөйләшкәләп торабыз, - дип башлады ул сүзен.
- Бабайны Питрәй Микулае дип йөртәләр иде, әби Анна исемле. Мин аларга картлык көннәрендә артык йөк түгел, киресенчә, юаныч булдым, шикелле. Какмадылар, сүкмәделәр, кеше булсын, дип үстерделәр, мәктәпкә укырга бирделәр. Мин сигезенче классны тәмамлаган елны бабай авырый башлады. Шул сәбәпле, миңа укуны ташлап, төрле эшләрдә йөрергә, тормыш йөген тартырга туры килде. Шул вакытта военкомат аша шоферлыкка укыдым, аннары армиягә киттем. Грузиядә, авиация өлкәсендә хезмәт иттем. Шунда калмаганыма бик үкенәм, югыйсә, командирларым калырга бик тә кыстаганнар иде үземне. Анда алга таба үсәргә, карьера ясарга мөмкинлек бар иде...
Әңгәмәдәшем армиядән кайткач, Туймазының "Межколхозстрой" оешмасына эшкә урнашуын да, ике елдан соң комсомол путевкасы белән КамАЗ төзелешенә килүен дә, шул системадагы "РИЗ" заводында слесарь, аннары погрузчик йөртүче булып дистә елга якын хезмәт куюын да, шуннан малосемейка бирүләрен дә, ГЭС төзелешенә күчеп, "Камгэсэнергострой" оешмасында байтак еллар ташчы булып эшләгән вакытларын да сөйләде. Бригада белән СССРның төрле почмакларына командировкаларга йөргән күңелле вакытларны аерата яратып искә алды. Күрәсең, шулай бер төзелештән икенчесенә, командировкадан-командировкага йөреп, семья кору, балалар үстерү турында уйлап та карамаган. СССР таркалган авыр еллар, оешмада эш туктала. Эшсез калган төзүчеләр кайсы кая таралыша. Юрий Александрович та башка эшкә урнаша. Анда да хәлләр мактанырлык булмаганлыктан, күңеле үсми, өйдә дә күңелсез... Соңгы арада гүр иясе булган әбисе белән бабасы, чирәмле ындыр артлары төшләренә кереп йөдәтә. Алга таба нишләргә, дип керфек тә какмый уйланып чыккан төннәре дә аз булмый. Шуннан ныклы бер карарга килеп, "малосемейка"сын сатып җибәрә дә, чемоданын тотып, Башкортстанга юл ала. Инде кайда төпләнергә? Күңеле авылны тансыклый, әби-бабай нигезе буш түгел, анда туганнары яши. Кайда йорт сатыла икән, дип йөргәндә, Бакалы базарыннан кайтып килүче бер мари карчыгын очрата. Тукбирде авылында гомер кичерүче бу әбинең биш ел элек карты үлгән икән. Балалары юк. Ялгызыма яшәве авыр да, куркыныч та дип, зарлана ул. Иптәш эзләвен әйтеп, ирне үзенә өйдәш итеп чакыра. Гомер буе бер башың яшәгәнче кырыңда сөйләшер, күз-колак булыр кешең булу начар булмас, дип ир дә ризалыгын бирә. Шулай ике ялгыз бер түбә астында тату көн итә башлыйлар. Йортта мәшәкать җитәрлек, бакча зур. Нәрсәгә генә барып тотынсаң да, ир-ат кулы кирәк. Ялгызлыктан туйган Юрий дәдәй яңа дәрт белән тормыш көтә башлый. Ихатадагысына өлгерергә дә, үз һөнәре буенча эшләргә дә вакыт таба. Әле Уфага, әле Казанга китеп, акча эшләп кайта. Исән йөрдеңме, дип каршы алучы, кайнар ризык белән сыйлаучы булганда - җан рәхәте икән ләбаса! Бер яктан шулай дип куанса, икенче яктан күкрәгенең сызып-сызып сызлавы борчый башлый аны. Больницага барып каралгач, күкрәгендә шеш барлыгы, тиз арада операция кирәклеге ачыклана. Көнозын кояшта, ультрафиолет нурлар астында эшләүнең нәтиҗәсе, дип аңлаталар врачлар, сузмаска, тиз арада операция ясатырга кирәклеген әйтәләр. Уфа хирурглары "зәхмәт"нең яман шешкә әверелүенә юл куймыйлар. Вакытында килгәнсең, диләр. Алга таба бик нык сакланырга, эшләмәскә кушалар.
- Онкологта исәптә торам. Ай саен каралам. Ходайга шөкер, анализларым яхшы, I группадан, IIIкә калдырдылар, - ди ул, балаларча куанып.
- Ничек картлар йортына килеп эләктегез? - дип кызыксынам.
- Өйдәш әбием кисәк үлеп китте. Сәламәтлек булмагач, авыл җирендә ялгыз көн итүләре бик яман. Шуңа күрә туганнарының балалары файдасына йорттан баш тарттым да, шуннан да яхшысы булмас, дип картлар йортына барып урнаштым.
- Ничек соң, сез андагы тормыштан канәгатьме?
- Кая телим, шунда бара алам, кайчан телим, шунда чыгып китә алам, анысы. Менә Чаллыга да килдем әле. Монда күрәсе кешеләрем, бергә эшләгән дус-ишләрем бар. Төзүче кешенең эшләгән эше тарих булып калка. Кайчандыр биредә үз кулым белән төзегән биналарга карыйм да, юкка яшәлмәгән, дип сөенеп куям. "Яшь, җегәрле чакта бар авырлыкны җиңәсең ул, картлыгым бәхетле булсын" дип теләгез, - ди торган иде безнең күршедә яшәүче бер әби. Балалары бар килеш тә, Юрий дәдәй язмышына калып яшәүче өлкәннәр дә исәпсез-сансыз. Картлык барыбызга да килеп җитәр, кеше кулларына калмыйча, балалар кадерендә яшәргә язсын иде. Бу турыда барыбызга да алдан уйланырга кирәктер. Юрий дәдәйне озатканнан соң, бу сүзләрнең хаклыгына тагын бер кат ышандым.
Гөлфия ЕГОРОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: