Туганайлар

Усы өлкәннәре ничек яши?

1 октябрь - өлкәннәребезне аеруча кадерләп, аларга рәхмәт сүзләре җиткерә торган көн. Соңгы елларда бу дата киңрәк итеп, декада буларак уздырыла. Олыларның берсен дә онытмыйча, һәркайсын кайгырту, аларга котлау сүзләре ирештерү өчен менә дигән җай бу. Өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтү бер яки ун көн генә түгел, ел әйләнәсе, гомер буе дәвам...

Кайгырту

Бүгенге көндә Татарстанда 1 миллионнан артык пенсионер исәпләнә. Димәк, республикада яшәүче һәр дүртенче кеше олы яшьтә дигән сүз. Республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сүзләренчә, министрлык тарафыннан өлкән яшьтәге кешеләрнең, бигрәк тә ялгызы гомер итүче картларның тормыш шартлары өйрәнелә. Мондыйларның саны республикада 22 меңнән артып китә икән. Мониторинг үткәреп, медицина, социаль яки башка төрле ярдәм кирәк булган кешеләрне ачыклаганнар. Кайбер картларга туганнары белән элемтәләрен җайга салырга булышканнар. Йөздән артык кешегә, өйгә килеп хезмәт күрсәтү өчен, социаль хезмәткәр билгеләнгән. Ялгызы гомер итүче, үзен карый алмаган әби-бабайларны картлар йортына урнаштыру күздә тотыла.

Усыда кечкенәләр өлкәннәрне котлый

Бушлай мунчага бару, социаль такси хезмәте, бушлай чәч кистерү, аяк киеме ремонтлау, ташламалы бәядән авыл хуҗалыгы товарлары сату кебек чараларны үткәрү шушы декада көннәрендә инде һәр районда күркәм гадәткә әверелгән.

Яңа Усы өлкәннәре зарланмый

Өлкәннәр декадасы барган бу көннәрдә "Туганайлар" газетасы журналистларына Мөслим якларыннан әйләнергә туры килде. Төгәлрәк итеп әйтсәк, Мөслим районы Яңа Усы авылында өлкәннәр хөрмәтенә оештырылган бәйрәм чарасында булып кайттык. Иң беренче сөендергән әйбер шул булды - Яңа Усы - урамнары такыр, юллары әйбәт, йортлары, каралты-куралары ялт итеп торган бай авыл икән. Икенчедән, чәй өстәле янына җыелган йөздән артык кешенең йөзләрендә ниндидер яктылык уйный, тормышларыннан канәгать икәнлекләре күренә. Безгә төрле якларда булырга, төрле кешеләр белән аралашырга туры килә. Ягы-ягы белән, тормыштан гел зарланып, кемнәргәдер үпкә белдереп яшәүчеләр дә очрый. Ә монда ник берәүнең авызыннан үпкә, рәнҗү сүзе ишетелсен, өйрәтеп куйганнар, диярсең. Хәер, нигә зарлансыннар. Хуҗалыкларының бөтенлеге, тормышларының түгәрәклегеннән үк аларның зарланышып утырырга вакытлары калмаганлыгы аңлашыла.

"Бу тормышка мең шөкер",- ди ветеран

Яңа Усы авылында бүгенге көндә 106 пенсионер яши икән. Аларның 24е - инвалид. Сугышта катнашкан ветераннар үлеп беткән, тыл ветераннарының егермесе әлегә исән-сау. Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Вәсилә Игошева һәм ветераннар советы җитәкчесе Прокофий Романов чыгышларына таянып, бу авылда өлкәннәр турында даими кайгырталар, дигән нәтиҗәне ясарга була. Хәер, әби-бабайлар үзләре дә, ике сүзнең берендә, тормышларына шөкер итеп торалар. "Нур" крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рафил Нуретдинов, пай җирләре өчен, бер пайга 3 центнер исәбеннән, халыкка ашлык өләшә. Мал асрарга - бу олы ярдәм, диләр.

Авылда клуб, почта, библиотека, полиция участогы бар. Узган ел гына модульле фельдшерлык-акушерлык пункты төзелгән. Анда медицина өлкәсендә үткәрелгән төрле конкурслар җиңүчесе, югары категорияле фельдшер Альберт Николаевич Тимашов эшли. Укол кадаучы, дару бирүче генә түгел, чирле кешедә алга таба яшәргә өмет уятучы әүлия ул, диләр аның турында авылдашлары.

Авыл йөзен, авыл тарихын анда яшәүче кешеләр, аларның эш-гамәлләре билгели. Өлкәннәрнең хатирәләре белән танышып, Яңа Усы авылы кешеләренең үткәнен, бүгенгесен күзалларга була.

Китап итеп язарлык

Агниса Тазова - тыл һәм хезмәт ветераны:

(Агниса түти гомер буе шушы җирлектә яшәгән. Колхозда ферма мөдире дә, бригадир да, авыл советы председателе дә булып эшләгән)

"Сугыш башланганда, миңа 11 яшь иде. Әтине фронтка алдылар, без әнигә биш бала калдык. Иң олысы - мин, кечебезгә - 1 яшь. Җәй көне колхозда утау утадык, ашлык урдык, көлтә бәйләдек. Моның өчен көнгә ике стакан он эләгә иде. Кыш чыгулар авыр булды. Төнлә сыртка салып салам ташыйбыз, 3-4 чакрым ераклыктагы урманнан бәләкәй арба, чана белән утын алып кайтабыз. Бер көнне шулай энем белән урманга киттек. Утын төяп, кайтыр юлга чыктык. Карасак, каршыдагы тау башында өч бүре утыра. Без барсак - баралар, туктасак - алар да туктый. Яктыра башлагач, авылга таба киттеләр (безне җәлләделәр, ахры). Без дә, исән-сау калуыбызга куанып, йөгерә-йөгерә, өйгә кайттык. Анда безне күңелсез хәл көтеп тора иде: теге бүреләр күрше Анна түтинең ике сарыгын, безнең ике кәҗәне буганнар булып чыкты. Шулай итеп, сөтсез, итсез калдык.

Сугыш беткән елны, кәнсәләргә чакыртып, ерак урманга агач кисәргә барырга билгеләделәр. Өскә-башка кияргә бернәрсәм юк, бармыйм, анда катып үлгәнче, монда үләм, дим. "Кушкан җиргә барасың, комсомол бит син," - диделәр дә, акылга килгәнче, дип, авыл советының бер бүлмәсенә ябып, өч көн, өч төн чыгармыйча тоттылар. Дүртенче көнне уполномоченный килгәч кенә җибәрделәр. Бу юлысында Микулайга, Кәтри түтигә, Рәйсә белән миңа Бакалы районындагы сүс заводына киндер ташырга куштылар. Туганнар җыелып сөйләштеләр дә, түти - тунын, җиңги - олы шәлен биреп, эшкә җибәрделәр. Шулай итеп, мине катып үлүдән саклап калдылар.

Яз җиткәч, симәнә ташу башланды. План буенча - һәр кешегә 150 кило симәнә туры килә. Аякта - чабата, салкын су җырып кайтасы. Метрәй тавын менгәндә, хәлләребез бетеп, Пидуч белән икәүләп егылганбыз. Метрәй колхозы председателе Хөснетдинов абыйның безне селкетүеннән айнып киттек. "Кызлар, шунда гына ятып торыгыз, хәзер килеп җитәм," - дип, каядыр чапты ул. Бераздан кире килде. Куенына бер бөтен ипи кыстырган. Бер кыерчык ашагач, тәннәребезгә җегәр керде дә, рәхмәт әйтеп, кайтыр юлыбызны дәвам иттердек.

Сугыш чорында, аннан соңгы елларда күргәннәрне китап итеп язарлык. Хәзер инде бик рәхәт заманнар килде, кадерен генә белеп яшәргә кирәк."

Усы керәшен мәктәбе

Валерий Кондратьев - төзелеп ятучы чиркәү старостасы:

(Валерийның әтисе Виктор дәдәй Яңа Усы авылының бөтен тирә-якка данлы чиркәве җимерек хәлдә булуына нык борчыла. Нәрсәдер эшләргә өлгерә алмый - үлеп китә. Улы Валера, авылдашлары ярдәме белән, әлеге эшкә алына. Бүгенге көндә яңа чиркәү бинасы төзелеп бетеп килә.)

Чиркәү тиздән әзер буласы, ә менә свяәенник табып булырмы - шул турыда кайгыра Валерий

"1876 елда, Миссионерлык җәмгыяте хисабына, Николай Ильминский ярдәме белән, Усы авылында дини-тәрбияви юнәлештәге мәктәп ачыла. Укытучы итеп, Казан керәшен мәктәбен бетергән Борис Васильев дигән егет җибәрелә. Ул чорда Усыда 80 йортта - керәшеннәр, 16 йортта - марилар, 40лап йортта руслар яши. Борис Васильев белән күрше Кадрәк авылы укытучысы Касьян Михайлов, өйдән-өйгә йөреп, аңлату эшләре алып баралар, мәктәп өчен бина эзлиләр. 1 октябрь - Покрау көнне келәү үткәрелә, ә 2 октябрьдә укулар башлана. Беренче көнне мәктәпкә 7 малай килә, аннан соң һәр көнне аларның саны арта бара. Рождество бәйрәменә 46 малай һәм 5 кыз, мартта - 59 малай һәм 8 кыз укый.

Изге Пасха көнне Усы мәктәбе укучылары чиркәүдә туган телдә келәү үткәрәләр. Күрше Нагайбак священнигы авыл буйлап, Изге Кач белән йөри, керәшенчә стихлар җырлап, аны авыл мәктәбе укучылары озатып бара.

1877 елда, Бәләбәй Дворянлык башлыгы Иван Бунин, Усы мәктәбендә булганнан соң, түбәндәге отчетны төзи. "Укытучы үзенең тышкы кыяфәте, ягымлы йөзе белән беренче караштан ук ышаныч тудыра. Мәктәптә тәртип. Укучылар чиста, үзләрен иркен тоталар. Минем сорауларга ашыкмыйча, уйлап җавап бирәләр. Укытучының кызларны да җыя алуы аеруча хөрмәткә лаек, чөнки әти-әниләр кыз балаларны укытырга теләп тормыйлар. Әгәр дә Усыда часовня төзеп, атнага бер тапкыр булса да, келәүләр башкарылса, монда яшәүче халык өчен бик әйбәт булыр иде," - дип яза. Безнең мәктәбебез тарихы әнә шул еллардан бирле исәпләнә."

Югарыда - ике кешенең истәлеген бирдек. Кемне генә сөйләтсәң дә, мондагы кешеләр авыллары турында әллә никадәр информация бирә алалар. Туган җиреңне яратканда, аның үткәненә, киләчәгенә битараф булмаганда - бу табигый күренеш. Усылыларга карата, алар үткәннәренә битараф, дип әйтеп булмый, һәрхәлдә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: