Туганайлар

Шатлык белән кайгы янәшә...

Софья әби Ермакованың яшен бутарлык түгел. Ул Беренче Бөтендөнья сугышы башланган елны - 1914 нче елның 15 нче сентябрендә туган. Бөтен- дөнья сугышының 100 еллыгын быел ил күләмендә билгеләп үттеләр. Софья әбинең туган көнен, ил күләмендә үк булмаса да, бөтен Зәй билгеләп үтте, дисәк, дөрес булыр. Хәер, Россия Президентының котлау...

Софья әби Ермакованың яшен бутарлык түгел. Ул Беренче Бөтендөнья сугышы башланган елны - 1914 нче елның 15 нче сентябрендә туган. Бөтен- дөнья сугышының 100 еллыгын быел ил күләмендә билгеләп үттеләр. Софья әбинең туган көнен, ил күләмендә үк булмаса да, бөтен Зәй билгеләп үтте, дисәк, дөрес булыр. Хәер, Россия Президентының котлау телеграммасын искә алсак, аныкы да илкүләм килеп чыга. Ничек алай йөз ел яши алган? Тормышында әллә бер дә кайгы-хәсрәт күрмәгәнме? Моны ачыклау өчен, юбилярның үзе белән очраштык.
Җан дуслар
- Шатлык белән кайгы гел янәшәмдә йөрде. Аларның янәшәлегенә шулхәтле күнегелде, кайчак, үзем дә сизмәстән, шатлык артыннан кайгы буласын шомланып көтә башлый идем. Ятимнәрне күп карадым, озак яшәвемнең сере аларның рәхмәтенә дә бәйледер, бәлкем, - ди Софья әби. - Ничек үләсең, ди, хәзерге хәстәр бик әйбәт бит. Ни теләсәң, шуны ашыйсың, кайчан кирәк, шул вакытта ятып йоклыйсың. Җанга тынычлык кирәк, шулай булганда, яшәлә икән ул, - дип өстәп куя тагын. Һәр туган таңын рәхмәт хисе белән каршыларга, үткән көнен рәхмәт хисе белән йомгакларга өйрәнгән Софья әби. Кечкенә генә йокы бүлмәсен оныгы Куприян белән бүлешә ул. Бүлмәләре зур булмаса да, икесенең дә күңелләре киң. Берсендә - олы тормыш тәҗрибәсе, икенчесендә - яшьлек ярсулыгы - шуның белән бер-берсен тутыралар да. Куприян күп вакытын компьютер артында үткәрә. Әби моңа шулхәтле ияләшкән: оныгының клавиша төймәләренә басуы ишетелмәсә, борчыла ук башлый. "Тартмаң ватылдымыни, балам?" - дип, хәленә керергә тырыша. Оныгын бик ярата Софья түти. Куприянга унике яшь булганда, әнисе - Люба үлеп киткәч, ятим калган улы белән оныгы янына Зәйгә яшәргә килә. Ул чакта ук үзенә 94 яшь булса да, яшьләр күк, бөтен эшне сыдырып эшләп йөри. Хатын-кыз сыз йорттан ямь китә, диләр. Шулай булмасын өчен, җан-фәрманга тырыша. Туган авылы - Кабан-Бастрыкта яшәүче улы Җәгүрнең үлемен бик авыр кичерә. Нихәтле хәсрәтләр күргән әбине бу юлысында язмыш тагын бер кат сыный - аның күзләре сукырая. Алай да, үз хаҗәтләренә үзе йөри, кухняга чыгып ашый, кергән кешеләр белән матур итеп сөйләшеп утыра ул.
Сөйләр сүзләр бик күп алар
Ә сөйләр сүзләре, әйтеп калдырасы уйлары, чыннан да, бик күп җыелган. Иң элек, хөкүмәт башлыкларына ишеттерәсе сүзләре бар аның. Алар - сугышларны булдырмау турында.
-Сугыш башланганда, Зәй районы Урта Пәнәче авылында кияүдә идем. Дөресрәге, иремне, запастагы офицер буларак, хезмәткә алдылар, мин аның гаиләсендә яшәп калдым. Аннары, сугыш башлану хәбәре, бераздан, аның үлү хәбәре килде. Биемем үзе чирле, балалары яшь иде, аларны карадым. Хәрби заводка эшчеләр җитми, дип, ба- лалардан аерып, Казанга җибәрделәр. Ул балаларның итәгемне җибәрмичә җылашып калулары бүгенгедәй күз алдымда тора. Нигә жәллисең, синеке түгел бит алар, диделәр. Ничек жәлләмисең, ди?! Мин аларга әниләре урынында идем бит...
Казанда яшәгәндә, ике тапкыр икмәк карточкасын урладылар. Унике сәгать буена ач килеш эшләп кара әле?! Иптәш кызым белән авылга качып кайтырга уйладык. Ике тапкырында да кире бордылар. Ничек әле төрмәгә утыртмадылар, заводка эшчеләр кирәк иде, шуңа калдырганнардыр инде, - ди ул үзе, ул заманның кырыс законнарын искә төшереп.
Аннары, икенче ире - фронтовик Куприян белән кушылуларын искә ала. "Чыкмаган да булыр идем. Кызларын жәлләдем. Сугыштан нык гарипләнеп кайткан әтиләрен юындырырга, киендерергә, күтәреп йөртергә кирәк. Кыз балаларга бу эшләрне башкару бик читен. Шуларны уйлап, аңа бардым", - ди ул. Тәрбия әйбәт булгангадыр инде, тиздән Куприян аякка баса, бер-бер артлы, биш малайлары туа (шуларның икесе кечкенә килеш үлә). Чирле ирне, кызларны, малайларны аякка бастыру җиңел булмагандыр. Урамга чыгып, миңа авыр, дип кычкырып йөрми ул. Андый нәселдән түгел. Бары ат урынына эшләвен белә.
Төрле яктан терәүләр белән генә торган өйне яңартасы, абзар-кура төзисе бар. Кызларны кияүгә бирәсе, малайларны үстерәсе... Гомер шулай ага тора.
Бер өйдән - өч үле
Шулай гына агып торса ярар иде дә, сынауларын өеп бирә шул. Дүртенче баласын тапканда, төп йортта яшәүче килене Галина үлеп китә. Яңа туган сабыйны больницада калдырырга киңәш итәләр. Ничек калдыра алсын - ул бит килененә хыянәт булып чыга... Софья түти баланы үзе үстерә. Җәгүрнең өлкән кызы - Лариса да сабыйны карарга нык булыша.
Софья әби өлешенә җибәрелгән язмыш сынаулары бетмәгән була әле.
1991 нче елның 8 нче январь көне Ермаковлар гаиләсенә тагын адәм күтәрә алмаслык хәсрәт китерә. Бер өйдән өч кыз баланы җирләргә туры килә үзләренә...
Бу фаҗига булганчы, 15 көн элек кенә Егор Ермаков гаиләсе Дүрт Мунча авылына яңа йортка яшәргә күчә. Кызлар клубка чыккач, яннарына "К-700" тракторында эшләүче бер егет килеп, авылыгызны сагындыгызмы, әйдәгез, Кабан Бастрыкка алып барам", - ди. Әфганда хезмәт иткән бу егет үз өеннән чыкканда, әнисе белән хушлашып, мин бүген үләм, гәүдәмне әти янына куярсыз, дип саубуллашкан була.
Кызлар, аны-моны уйламый, трактор кабинасына менеп утыралар. Председатель малае да аларга иярә. Бер кабинада биш кеше, очып барган тизлектә, туптуры, карьер чокырына очалар. Трактор, әллә ничә тапкыр әйләнеп, көпчәкләре белән өскә карап туктап кала. Лариса, Марина, тракторист егет шунда ук изелеп үләләр. Светлана исемлесе белән председатель малае кысылып калалар. Яралары авыр булмаса да, кысылып калгач, чыга алмыйча катып үләләр. Тирә-якта беркем дә булмый шул... Фаҗигага юлыгучыларны икенче көнне генә табалар.
Бу коточкыч хәл буласыга каршы төнне Җәгүр дәдәйнең Ларисасы, күрше әбисенә кереп, күргән төшен сөйләп чыга. "Әни кайткан иде, сезне алырга кайттым, диде. Нәрсәгә булыр икән мондый төш? Сиңа гына сөйлим, әбигә әйтә күрмә, борчылыр", - дип кисәтә ул аннары.
Бу вакыйгаларны тыңлаганда, йөрәк кысылып, атылып чыгардай булды. Софья әби, балаларның әтисе Җәгүр дәдәй ничек күтәрә алдылар икән адәм күтәрә алмаслык мондый кайгыны?!
Әллә, Софья әби үзе әйткәндәй, бу шатлык артыннан хәсрәт киләсе, дип көтеп, үзләре ул хәсрәтләрне тартып китерделәр микән? Уйлар, күп чакта, материальләшә, диләр бит.
Бу көннәрдә йөз яшен тутырган әбинең башыннан менә шулар үткән. Болар - тормыш юлында ул күргәннәрнең бик әз өлеше генә әле. Ходай яратканымны сынармын, дигән, ди бит. Чыннан да, Софья түти шул яратканнарның берседер. Мәңгелеккә күчкәч, сыналасы калмагандыр. Шулай уйлыйк.
Әз генә җайсызлык туса да, зарлана башлыйбыз, хәсрәт килсә, нигә мин шундый бәхетсез, дип, чәүчәләкләнәбез. Тормышларыннан гыйбрәт алырлык, түземлекләренә хәйран калырлык кешеләр янәшәбездә генә, югыйсә.
Софья түти! Ходай биргән гомереңне яңа кайгы-хәсрәт күрмичә, саулыкта үткәрергә язсын сиңа. Җаның борчылмасын, тәнең сызламасын.
Мария МАРТЫНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: