Туганайлар

“Никитина апа“ бәхете

Туксанны тутырганда да, кызлар кебек яшь калган кешене күргәнегез бармы сезнең? Күргәнегез булмаса, Чаллы шәһәренең Сидоровка поселогында яшәп ятучы Санук түти янына килегез. Мин, үз итеп кенә, аңа Санук түти, дип дәшәм. Ә янәшәсендәгеләр, авылдашлары - Сарман районы Ләке авылы кешеләре, күпсанлы укучылары өчен ул - "Никитина апа". Авыл җирендә...

Туксанны тутырганда да, кызлар кебек яшь калган кешене күргәнегез бармы сезнең? Күргәнегез булмаса, Чаллы шәһәренең Сидоровка поселогында яшәп ятучы Санук түти янына килегез. Мин, үз итеп кенә, аңа Санук түти, дип дәшәм. Ә янәшәсендәгеләр, авылдашлары - Сарман районы Ләке авылы кешеләре, күпсанлы укучылары өчен ул - "Никитина апа". Авыл җирендә укытучыга "апа" дип дәшү гадәти күренеш инде ул. Ә менә кайберләренә, әнә шулай, фамилиясен дә өстәп әйтү - әлеге укытучының аеруча хөрмәтле икәнен күрсәтә.
Медицина өлкәсендә эшләүче бер төркем белгечләр (Санук түтинең укучылары): Григорий Малов, Нина Константинова, Феликс Кузьминнар да, Ләке авылыннан чыккан мактаулы кешеләр: Валерий Долгунов, Александра Чернова, Алексей Андриановлар да "Никитина апа"лары турында шул фикердә. Санук түти белән күрешергә җай чыккач, билгеле инде, беренче чиратта, аннан шулай яшь, матур кала алуының серен сорадык. Ә ул, сере менә шул инде аның, дип, турыдан-туры җавап бирмичә, 90 яшьлек гомеренең кайбер мизгелләре белән таныштырды, нәтиҗә ясауны - үзебезгә калдырды.
Сарман - минем университетым
"1941 елның язында җиденче классны бетердем. Алга таба 8-10 классларны тәмамлап, югары уку йортына керү иде хыялым. Әти-әнием дә минем алга таба укуымны теләделәр. Сарманга документлар әзерләп йөргәндә, сугыш башлануын хәбәр иттеләр. Нинди уку булсын инде хәзер, өйдә миннән кала тагын өч бала, аларны күтәрү өчен, эшкә чыгарга кирәк, дип уйлыйм. Әни үз сүзендә каты торды: без ничек тә яшәрбез, ә син укырга барасың, диде. Әти әле сугышка китмәгән иде - ул да әнинең сүзен хуплады. Сарманда сигезенче класста укый башладым. Мәктәп программасы белән рәттән, тракторист-машинист, почта эшчесе һөнәренә өйрәтәләр, медицинаның башлангыч нигезләрен бирәләр. Атнаның биш көненә бүленеп, шулар буенча практикага йөрибез. Бу өстәмә һөнәрләребезнең һәркайсы сугыш чоры өчен кирәкле. Эчтән генә, может әле фронтка да җибәрерләр, дип өметләнәм. Сугыш бетеп куяр да, үз өлешемне кертми калырмын, дип куркам. Госпитальгә тиф белән чирләүче солдатларны кайтарып тутырдылар. Шундый ябыклар: сөякләре сөяккә ябышкан. Үзебез дә бала гына бит: күтәрә дә, йөртә дә алмыйбыз. Төннәрен бигрәк куркыныч. Туалетка бару юлында бердәнбер сукыр лампа менә сүнәм, менә сүнәм дип, янып тора. Сүнеп китсә, яндырырга шырпы юк. Госпиталь эче шундый салкын, аяктагы итек иртәнгә кадәр шакыраеп ката.
Җәйләрен лесник янына урманга йөрибез. Зелпе тамырларын казып алып, аларны суда пешерергә кирәк. Аннары, кабыкларын кубарып, калган өлешен лесникка тапшырасың. Шуннан каучук ясыйлар. (Кызык, әнә шундый юл белән каучук алып булганын хәзерге галимнәр беләме икән?)
Безнең белән укыган малайларны, берәм-берәм, сугышка ала торалар, кызларны җибәрмиләр әле. Беркөнне, дәрес барганда, директор белән берәү кереп: "Арагызда укытучы булып эшләргә теләүчеләр юкмы?" - дип сорады. Мин кул күтәрдем. Андыйлар - өчәү булдык. Ир-атлар сугышка алынганлыктан, мәктәпләрдә укытучылар җитми иде.
"Никитина апа" булдым
Ләке мәктәбенә билгеләндем. "Бер казанда пешкән ризык барыбызга да җитәр, башка җиргә китсәң, мин сиңа булыша алмыйм", - диде әни. Чыннан да, ул хаклы, аерым казан асарга бер җай да юк иде.
Беренче тапкыр мәктәпкә җыенам. Укытучы сыйфатында - беренче тапкыр. Өскә нәрсә кияргә, аякка ни элергә?
Әни үзенең кешелеккә генә кия торган күлмәген бирде. Шуны бозып, үземә ярашлы сарафан тектем. Күрше Никитин Максим дәдәйдән өр-яңа чабата ясатып алдым. Аягыма ап-ак җон носки белән шул чабаталарны кидем. Төс-кыяфәтемнән канәгать булып, мәктәпкә киттем. Атлаган саен, чабаталарым шыгыр-шыгыр килә, шуңа уңайсызланам. Башкасы әйбәт кенә бара: балалар яхшы кабул итте үземне. Тәнәфестә укучылар җыелып торган урыннан үтәм. Алар мине күрмиләр. "Күрдегезме, "Никитина апа"ның чабаталары нинди килешле иде", - ди берсе. "Ничек кызык итеп сөйләде, зерә звонок булды, тыңларга да тыңларга иде әле," - дип куйды икенчесе. Бу сүзләр минем күңелемә сары май булып ятты. Шул чакта ике нәрсәне ачык аңладым: бүгеннән мин Санук түгел - "Никитина апа". Икенчедән, мин дәресләремне һәрвакыт кызыклы итеп үткәрергә тиеш. Укучылар миннән шуны көтә, моның өчен укырга һәм укырга кирәк булачак. Утыз ел укытучы булып эшләү дәверендә, беркайчан да, беренче хезмәт көнендә ясаган әлеге кагыйдәмне бозмадым.
Оя кору
Көндезләрен мәктәптә укытам, кичен авыл Советында чиратлап дежур торабыз. Авылның бердәнбер радиосы да, телефоны да шунда куелган. Безгә - укытучыларга, сугыш турындагы яңалыкларны тыңлап, халыкка аңлатырга кирәк. Аларны каядыр җыеп түгел, ә өйборынча йөреп... Фронт өчен ярдәм оештыру да - безнең өстә. Инде соңгы ризыгын казанына салган бичара семьяның үзеннән арттырырлык нәрсәсе булсын?! Шуны белсәң дә, өенә керәсең, фронттагы солдатларның хәлен тагын бер кат аңлатасың. Иртәгә базар көн икәнен, нәрсә дә булса сатып, акча юнәтергә булганын да искәртәсең...
Үз авылыңда гына түгел, күрше авылларда да аңлатып йөрисе. Берчакны шушындый агитация эшенә Василий Аксаков дигән егет белән туры килдек. Әле яшь булса да, бүтәннәр фронтка китеп беткәч, аны бригадир итеп куйганнар иде. Соңыннан белдем: ул кичне бөтенләй башка кеше барырга тиеш булган. Василийның минем белән сөйләшәсе килеп йөргән икән, шуңа чиратын алмашкан. "Фронтка киткәнче, минем сиңа өйләнәсем килә", - ди. "Фронтка барып кайт башта, соңыннан күз күрер", - дим. "Син бит мин кайтканчы башка берәүгә чыгасың аннары", - ди бу, нәүмизләнеп. Бронь биреп, сугышка алмый калдырдылар үзен. 1946 елда өйләнешеп яши башлаган идек, армия хезмәтенә чакырдылар. 5 ел хезмәт итеп кайтты. Владимир исемле улыбыз инде үсеп беткән иде.
Үзем укытам, үзем ел саен белем күтәрергә Казанга барам. Шул арада бала табарга да өлгерәм. Аллага шөкер, Василием белән бергә, биш балага гомер биреп, аларны олы тормыш юлына чыгардык. Аталарының гына гомере кыска булды, балаларның, оныкларның уңышларына сөенеп, озак яши алмады. Фаҗигале үлем белән китеп барды. Бу югалту - семьябызга килгән кайгының соңгысы булмаган икән.
Беренче улыбыз - Владимир хәрби юлны сайлады - армиядә калды. Ун ел хезмәт иткәннән соң, хәлсезләнеп таякка калган улыбызны, менә сезгә сөяге, дигәндәй, өебезгә китереп бирделәр. Көчле облучение алган, балакаем. Чәчләре коелган, йөзләре кәгазь төсендә иде. "Ярдәм итеп булмый, әкренләп таркалачак. Карау әйбәт булса, ун елны тартыр", - диделәр. Ун ел яшәде, бәгырькәем. Балаңның ничек интеккәнен күрү - үлемгә тиң, ничек тә ярдәм итә алмавыңны белү - тагын да авыррак. "Караганың өчен рәхмәт, әни, интектергәннәрем өчен, кичерәкүр", - дип, күзләрен йомды...
Ул чакта Чаллыда яши идек инде. Володяның үлемен бик авыр кичердем. Үзем дә каты авырдым. Шуның белән китеп тә барам, ахрысы, дип уйлаган идем. Язмыш миңа көтелмәгән борылыш әзерләп куйган икән.
45 елдан соң кавышу
Сугыш елларына кире кайтыйк әле. 43 елның салкын кышында мин укыткан класс бүлмәсенә, үзе белән бер өер суык ияртеп, милиция киемендәге берәү килеп керде. Пичләрне карап йөрүе икән. Күрәм: бер күзе белән пичне караса, икенчесе белән мине күзәтә бу. Сүз дә каткан булды, шаяртып та алды.
Шушы хәлдән соң 45 ел үткәч, әлеге кеше белән очраштык. Теге чакта кичергәннәрен дә бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
"Бер күрүдә сиңа гашыйк булдым. Иртә дә сине уйлыйм, төннәрен дә синең белән саташам. Әнигә: "Бер керәшен кызын яратам. Онытырга тырышып карадым - оныта алмыйм - өйләнергә ризалыгыңны бир", - дим. "Үзебезнең кешегә өйләнмәсәң, үлгәндә дә бәхиллегем юк", - диде әни. Башкага өйләндем. Улыбыз туды. Синең дә кияүгә чыкканыңны ишеттем. Күрәсем килгән чакларым күп булды, үземне тыеп калдым, шулай гомер үтте. Хатыным да, бердәнбер улыбыз да исән түгел инде. Мин - япа-ялгыз. Соңгы сулышларымны алганда, син янымда булсаң иде", - диде Әнвәр (исеме шулай иде).
Нишләргә? Ирем Василийның якты истәлегенә дә хыянәт итәсем килми, тилмереп, үтенеп торган ятим кешене дә ярдәмсез калдыруы читен. Балалар белән киңәштем. "Әнвәр абыйга чык, әле син үзең өчен бөтенләй дә яшәмәдең", - диделәр.
Загста язылышып, туй балдаклары киеп өйләнештек. Аның белән уналты ел тордык. Балаларыма - әти, оныкларыма - бабай булды. Бик тәртипле кеше иде. Күңелендә - җыр, кулында - гармун булды. Иң матур җырларын миңа багышлады. Гомернең көзендә шундый яхшы кеше белән очраштырган өчен Ходаема мин бик рәхмәтле. Бүтәннәргә дә: "Алда әле мине бәхет көтә", - дигән уй белән яшәргә киңәш итәм".
Санук түти, үз тормышын сөйләп бетергәндәй итте дә, тукта әле, бер шигырь дә укып бирим, дип, күңел дәфтәрендәге юлларны тезде:
"Пыскып янган көлле күмер кебек,
Килми әле минем сүнәсем.
Оныкларның учак тергезгәнен
Килә әле минем күрәсем".
Амин, шулай булсын, дип җөплисе килә аның сүзләрен. Һәр яңа туган көн сөенеч алып килсен, "Никитина апа!"
Мария МАРТЫНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: