Туганайлар

Мәктәп яшәсә – авыл яши

Быел республикабызда 1нче сыйныфка 50 меңгә якын укучы барды. Барлыгы 7 яңа мәктәп ачылды. Ә без быелгы Белем көненә Мамадыш районына, тугыз укучысы, сигез укытучысы булган Албай авылы мәктәбенә юл тоттык.

“Камаз юлыннан” борылып, унбиш километр асфальт юлдан кереп, без Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга куелган яңа мемориал һәйкәл янына килеп туктадык. Илгә биш герой биргән легендар авыл бит бу! Монда безне мәктәп директоры Климент Кирушин каршы алды.

Бәйрәмгә Мамадыш муниципаль районы башкарма комитетының бүлек мөдире Инзил Сәләхетдинов, Албай авыл җирлеге башлыгы Иван Крешков, авыл жирлеге депутаты, милли көрәш буенча тренер Григорий Абрамовлар да килгән иде.
Албай мәктәбе авылның нәкъ уртасында, бик матур җирдә урнашкан икән – бер ягында мемориал, икенче ягында – янгыннан соң торгызылган яңа чиркәү тора. Тирә-якта, көз башлануга карамастан, әле ямь-яшел булып агачлар үсеп утыра. Мәктәп ишегалды әлегә бик тыныч, монда барысы да яшеллеккә күмелгән, төрледән-төрле чәчәкләр үсә. 


– Сезнең әле мондый иске мәктәп күргәнегез дә юктыр, – дип, албайлылар безне авылның белем учагы булып торган, чыннан да, шактый иске булган бинага уздырдылар. Монда инде бәйрәмгә барысы дә әзер. Балалар өр-яңа формадан, чәчәк бәйләмнәрен тотып, линейкага тезелешеп басканнар. Бәйрәм булса да, йөзләрендә бераз моңсулык чагыла. Аңлашыла да – каникуллар тәмамлануына кем генә шатланыр инде? Ә алда күпме яңалык көтә! Шуңа да, бу көн аеруча дулкынландыра.
Бәйрәмне директор Климент Кирушин башлап җибәрде.

– Бу составта соңгы звонокка җыелуыбыз әле кичә генә кебек, кай арада бу өч ай вакыт үтеп тә киткән!? Бүген безнең укучыларыбызны танып та булмый – җәй эчендә әллә ничә сантиметрга үскәннәр! Бүгеннән безнең белем алу гына түгел, бер рәттән төрле чараларда да катнашу чоры башлана. Спорт ярышларында, төрле сәнгать өлкәләрендә, культура-масса чараларында актив катнашырга әзербез. Бүгенге көндә белемнең әһәмияте бик зур, чөнки җәмгыять тиз үсә, шушы үсешкә ирешү өчен бик күп көч куярга, белем алырга кирәк. Моның өчен безнең мәктәптә тәҗрибәле, озак еллар эшләгән укытучылар бар. Укучылар саны аз булса да, аларның уку, спорт, иҗат өлкәләрендә уңышлары зур. Мәктәбебезне тәмамлап, бүгенге көндә Усали мәктәбендә укучы Оксана Сидорова җиңел атлетика буенча быел җәй көне Татарстан чемпионы булды, Идел буе округында икенче-өченче урыннарны алса, Россиядә беренче унлыкка керде. Бу бик яхшы күрсәткеч. Быел мәктәбебезне тәмамлап, шулай ук Усалидә укуын давам итүче Виталий Кирушин былтыр республикада узган фәнни-практик конференцияләрдә катнашып беренче һәм икенче урыннарга иреште, чаңгы ярышларында да яхшы нәтиҗәләр күрсәтте – җәй көне Татарстан чемпионатында өченче урын алды. Хәзерге укучылар арасында Марина Биктяшева математика буенча район олимпиадаларында яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Өстәмә белем бирү педагогы Раиса Кибякова җитәкчелегендәге «Көмеш тәңкәләр» балалар фольклор ансамбле эшләп килә. Алар төрле конкурсларда, фестивальләрдә катнашып, лауреат исемнәрен яулыйлар. Без һәрбер укучының әти-әнисенә бик рәхмәтле. Без бөтен нәрсәне киңәшләшеп, бергә-бергә хәл итәбез. Алдагы уку елында да укучыларыбыз уңышлы гына белем алырлар, төрле чараларда катнашырлар, уңышларга ирешерләр, дип ышанып калам.

Бәйрәмне дәвам итеп, сүз район башкарма комитетының бүлек мөдире Инзил Сәләхетдиновка бирелде. Ул Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Ивановның котлау хатын җиткерде:

“Һәр ел саен яңа уку елы белемгә омтылыш һәм кызыклы вакыйгалар белән башланып китә. 2018-2019 уку елы уңышларга бай булыр. Моның өчен районыбызда барлык шартлар да булдырылган: барлык белем бирү оешмалары да Интернетка тоташтырылган, компьютерлаштырылган. Менә дигән спорт базалары, күп профильле өстәмә белем бирү оешмалары эшли. Балалар туклыклы һәм кайнар аш белән тәэмин ителә. Мәктәп яны кишәрлекләре һәм кече фермалар эшләп килә. Район Советы һәм башкарма комитеты белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә шулай ук актив катнаша, зур игътибар бирә, матди-икътисади мәсьәләләрне чишүдә ярдәм итә. Һәр укучыга зур уңышлар, куйган максатларга ирешеп, биек үрләр яуларга, сезгә тирән белем бирүче укытучыларыгызны хөрмәтләвегезне һәм аларга рәхмәтле булуыгызны телим. Яңа уку елы сезгә бары шатлык һәм иминлек алып килсен”, – диелгән котлау хатында.

 

“Соңгы елларда һәр яңа уку елын “бу инде мәктәбебезнең соңгы елы” дип башлыйбыз”, – диләр укытучылар. Чыннан да, мондый иске биналы, укучылар саны уннан да артмаган мәктәпләр республикабызның тагын кайсы районында бар икән? Мәсәлән, күрше Балык Бистәсе районының бер генә керәшен авылында да бүгенге көндә башлангыч мәктәп тә юк, балаларны күрше татар авылларына автобус белән йөртеп укыталар. Бәлки, Албайдан унике чакрым ераклыкта урнашкан Усали мәктәбенең бөтен таләпләргә туры килгән мәктәп автобусы булмаганлыктандыр, бәлки бүтән сәбәпләр аркасындадыр, әлегә Албай, Владимир авылы балалары үз мәктәпләрендә укырга мөмкинлекләре булу белән бәхетле. Үз авылыңда уку – чыннан да, бәхеттер ул! Шулай ук, авыл кешеләренә эш урыны да бит әле ул мәктәп. Ә Албай укытучылары – үзе бер хәзинә! 


“Бүгенге көндә монда сигез укытучы эшли. Күбесенең стажы 25 елдан артык. Рус теле укытучысы Гөлсинә Гарипованың стажы 40 ел. Ул безгә күрше авылдан килеп эшли. География һәм биология укытучысы Лилиана Назарова, математика укытучысы Нина Кирушина, башлангыч сыйныф укытучысы Клара Шалдымова, технология һәм физика укытучысы Николай Шалдымовларның стажлары 30 елдан артык, Елена Сидорова 28 ел инглиз телен укытса, Елизавета Кирушина 24 ел буена мәктәбебездә татар теле укыта, – дип сөйләде безгә Климент Михайлович. ¬– Бездә барлык төр предметлар да укытыла, укытучылар җитәрлек, барысы да үзебезнең кадрлар. Укучыларның күрсәткечләре дә югары. Квалификацияләренә килгәндә, барысы да диярлек югары белемле, яртысы – беренче, калганнары икенче категорияле”. Директор үзе белеме буенча химия һәм биология укытучысы икән, тарих фәнен дә укыткан, ләкин соңгы елларда физкультура дәресләрен алып бара. Укучыларның спорт белән аеруча кызыксынулары һәм бу өлкәдә лаеклы нәтиҗәләргә дә ирешүе – Климент Михайловичның үзенең дә спорт белән янып йөрүеннән торадыр. 
Авылда балалар саны кимү аркасында, мәктәп 2013 елдан унъеллыктан төп мәктәпкә әйләндерелгән. Авылда яшьләр калмауның сәбәбен мәктәп директоры беренче чиратта хезмәт хакы белән бәйли: “Колхозлар бетү нәтиҗәсендә яшьләр эшсез калды, алар эш эзләп авылдан чыгып китәргә мәҗбүр булды. Инвесторның “конверт системасы” белән хезмәт хакын түләве берсен дә канәгатьләндерми. Безнең иң зур теләгебез – авыл яшәсен иде. Авылга игътибарны күбрәк бирсеннәр иде. Авыл җиренә яшьләрне җәлеп итәргә кирәк. Авыл, гомумән, җәмгыятьтә алыштыргысыз урынны алып торучы бер механизм бит ул”, – дип ассызыклады Климент Михайлович. 

Мәктәп иске булса да, укытучылар монда тәртип һәм матурлык урнаштырган. Стеналарда төрле темаларга ясалган стендлар, мәгълүмат почмаклары бар. Мәктәпнең горурлыгы – отличниклар, ударниклар, медалистлар фотолары урнаштырылган Почет тактасы үзенә аерым игътибар ала.  Класс бүлмәләре зур түгел, монда такталар да, парталар да, җиһазлар да иске, совет заманыннан ук калган. Шәһәр баласы өчен бу бик тә сәер тоелыр иде, минемчә. Мин дә үземне ничектер музейда шикелле хис иттем.

Һәр класста бер яки ике укучы. Без моны репетитор белән шөгыльләнүгә тиңләштердек. “Бер яктан карасаң, бу әйбәтрәк тә. Һәр балага игътибар күбрәк бирелә, укучы дәресне яхшырак үзләштерә. Укытучыга да җайлырак – шәһәрдәге кебек 25-30 балага аңлатканчы, бер-ике балага аңлатуы җиңелрәк. Балаларның үзләренә генә күңелсез шул. Ләкин белем алу ягыннан бу күпкә уңышлы”, – ди татар теле һәм әдәбияты укытучысы Елизавета Кирушина.

Балалар бергә культура-масса чараларына әзерләнгәндә генә җыела икән. Шулай ук укучылар җәйге практиканы бергә-бергә мәктәп бакчасында үтәләр икән: монда алар укытучылар белән беррәттән яшелчә, җиләк-җимешләр үстерәләр. Үзләренә уку елы буена мәктәп ашханәсендә туклану өчен уңыш алалар. Алай гына да түгел, былтыр көзге уңышның бер өлешен сатып, мәктәптә төрле чаралар уздырыр өчен бераз акча да эшләгәннәр. Мәктәп ашханәсе аерым бер бинада урнашкан. Балаларны көненә ике тапкыр ашаталар. Һәр бала өчен әти-әниләр көненә 15 сум түли, ә калганына бюджет акчасы өстәлә. Әгәр дә укучы күпбалалы яки азкеремле гаиләдән икән, ул бушка туклана.
Куанычлы хәл – Албайда балалар бакчасы да эшләп килә икән. Аны Геннадий Мишурин җитәкли, ә аның тормыш иптәше Любовь Михайловна 30 елдан артык тәрбияче булып эшләп, ун елдан артык мәктәптә татар теле һәм җыр дәресе дә укыткан. Бүген ул китапханәче эшен дә алып бара. Балалар бакчасына бишләп бала йөри. Димәк, быел беренче сыйныфка керүче булмаса да, әле якын киләчәктә мәктәпкә керүчеләр булыр, дигән ышаныч бар.
“Белем көненә” багышланган сәяхәтебез ахырына якынлашты, без кайтыр юлга кузгалдык.

Боек, болытлы һава торышы, авылда күргәннәр уйланырга сәбәп булды. Авылның бердәнбер белем, тәрбия һәм культура учагы – мәктәп. Киләчәгебез өмете – балаларда. Нигә соң хөкүмәтебез авыл мәктәпләрен шундый актык хәлгә калдыра икән? Нигә авыл балалары шундый искитмәле яраксыз шартларда укырга тиеш? Нишләп “менә-менә ябылабыз” дигән мәктәпләргә аз булса да ремонтка, яңа җиһазларга акча бирелми микән? Мәктәп эшли икән, ул замана таләпләренә туры килергә тиеш. Авыл балалары да шәһәр балалары кебек заманча классларда белем алырга тиеш, минемчә. Әйе, укытучылар көчләреннән килгәнен барысын да эшли һәм эшләячәк, тик аларның энтузиазмы гына җитми бит. Проблеманы яңа мәктәп автобусы алып бирү белән генә дә чишеп булмый. Монда авылның тормышын бар яктан да күтәрү буенча аерым бер дәүләт программасы кирәк.

Албай авылында үткән белем көненнән фоторепортаж

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: