Туганайлар

Матур эшләребез бар

Мәшәкатьле авыл тормышында үз урынын тапкан, шул ук вакытта, хатын-кыз буларак үзен карарга да вакыт таба алган гүзәл затлар, көзнең соңгы көннәрендә Елантау авылы мәдәният йортына "Авылым хуҗабикәсе" бәйгесенең йомгаклау тантанасына җыелдылар. "Түбән Кама шәһәре һәм районы хатын-кызлары","Ак калфак" җәмәгать оешмалары белән муниципаль район башкарма комитеты белән берлектә уздырылган бу...

Мәшәкатьле авыл тормышында үз урынын тапкан, шул ук вакытта, хатын-кыз буларак үзен карарга да вакыт таба алган гүзәл затлар, көзнең соңгы көннәрендә Елантау авылы мәдәният йортына "Авылым хуҗабикәсе" бәйгесенең йомгаклау тантанасына җыелдылар. "Түбән Кама шәһәре һәм районы хатын-кызлары","Ак калфак" җәмәгать оешмалары белән муниципаль район башкарма комитеты белән берлектә уздырылган бу бәйгенең максаты-төбәгебез авылларының уңышка ирешкән хатын-кызларын барлап киң җәмәгатьчелеккә күрсәтү. БМО ның 1995 елда Пекинда үткән 4-нче хатын-кызлар конференциясе тәкъдиме белән башланган бу башлангычны муниципаль район башлыгы урынбасары,"Түбән Кама хатын-кызлар" җәмәгать оешмасы җитәкчесе Эльвира Долотказина күтәреп алып инде менә өченче тапкыр уздырыла, һәм һәръелны аерым бер бәйрәм-гореф-гадәтне пропагандалый. Узган елда халкыбызның милли бәйрәме "Каз өмәсе" төп тема итеп алынса, быел көзге муллык бәйрәме "Сөмбеләгә" зур урын бирелде. Мәдәният йортының фойесында катнашучыларның үз куллары белән ясаган, чиккән, бәйләгән әйберләре, бакчаларында үзләре үстергән җиләк-җимеш, яшелчәләрдән ясалган кайнатма-тәгамнәрдән искиткеч бай күргәзмә үзенең матурлыгы, фантазиягә бай булуы белән сокландырды, авыл ханымнарының уңганлыгын чагылдырды. Ниләр генә юк иде бу күргәзмәдә: эшләп утыручы җил тегермәне дисеңме, балга җыенып, көз уңышы төялгән- кабактан ясалган карета, дисеңме, көзнең бөтен байлыгы тутырылган кабак-кәрҗиннәрме - һәркайсы мактауга лаек. Мөхтәрәм жюри "Визит карточкасы" дип аталган бу бәйгедә беренчелекне Сухрау авылыннан килгән Татьяна Фроловага бирде.
"Бар күңелемне балаларга бирәм" номинациясендә чыгыш ясаучы ханымнар балалар тарафыннан экран аша бирелгән сорау-табышмакларга җавап эзләделәр һәм бәйрәмгә кунакка килгән Кузьма картның биремнәрендә көч сынаштылар. Бу номинациядә Югары Уратма мәктәбе укытучысы Ирина Волкова җиңүгә иреште.
Өлкәнрәк яшьтәге хатын-кызлар онытылып баручы һөнәр-җеп эрләүдә борынгы көйләрне көйләп көч сынаштылар. Әйтергә кирәк, бу ханымнар кул эшләренең чын осталары да: Елантау авылы ханымы Наталья Корнева авылның ветераннар хорына йөрүчеләрнең сәхнә киемен тегүче булса, бу номинациядә җиңү яулаган Ширәмәт авылыннан килгән Раиса Янковская кәнфит кәгазьләреннән үзенә бик матур итеп кофта-итәк һәм модалы эшләпә үреп киеп тамашачыларны сокландырды, һәм җегәрләүдә дә аңа тиңнәр булмады.
"Күңелемнең нечкә кыллары" номинациясендә чыгыш ясаган ханымнарның осталыкларын хөкемдарлар чара барышында башкарылган концерт номерлары: бию,җыр,нәфис сүз аша билгеләделәр. (Бу нәфис затлар һәрберсе районыбыз мәдәният йортларында хезмәт куюларын әйтеп үтү кирәк). Бу номинациядә чыгыш ясаган, Благодатное авылыннан килгән Анна Васильевна Федюшина аерым игътибарга лаек: ул икенче һәм өченче дәрәҗә Хезмәт даны ордены кавалеры, КПСС ның 25 съезды делегаты булган, генераль секретарь Брежневны, Куба җитәкчесе Фидель Кастро белән очрашкан,безнең ил вәкилн буларак,"Юнеско" штаб-квартирасына бару бәхетенә лаек булган хөрмәтле һәм гаят кызыклы кеше. Чараның бүләкләү өлешенә ул бөтен бүләкләре тагылган костюнан чыгып,тамашачыларның көчле алкышларына лаек булды.
"Авырлыкларны җиңеп алга" номинациясендә чыгыш ясаган Иске Чишмә авылыннан килгән Любовь Попова,Тоба авылы мәдәният йорты хезмәткәре Гүзәл Маликова,Сухрау авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Татьяна Федорова, Шәңгәлче авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе, махсус эш киемнәре киеп,кузлаларга салынган каен агачларын кул пычкысы ярдәмендә кисүдә ярыштылар һәм бу онытылып баручы шөгыльдә аларга ирләре булышты..И рәхәтләнде дә соң тамашачы конкурсантларга көч биреп!
"Алтын куллар" номинациясендә Түбән Афанас авылыннан килгән фермер ханым Галина Мурзинага тиңнәр булмады.Бу ханым тозлаган кәбестә иң тәмлесе дип табылды,һәм эшне сытып эшләргә өйрәнгән бу ханымга тизлектә дә тиңнәр табылмады.
Бүләкләү тантанасында, сәхнәгә чыккан һәр хатын-кызга җылы сүз әйтеп,авыл кешесенә генә хас булган тыйнаклыкны,оялу хисләрен җиңә алуларын зур батырлыкка тиңләп,бәйгене башыннан азагына тиклем карап,сокланып утырган район башлыгы Айдар Метшин аларга чәчәк бәйләмнәре,дипломнар һәм көнкүрештә бик тә кирәкле булган яшелчә турау җайланмасы да булган электр иттурагычлары бүләк итте. Бу чараның дәвамлы булырга тиешлеген ассызыклады, чараның төп оештыручысы булган урынбасары Эльвира Долотказинага һәм аның булышчыларына рәхмәтләрен ирештерде.
Чарага килгән һәркем зур канәгатьләнү,күтәренке күңел белән өйләренә таралышты.
Гүзәлия Гыйбадуллина-
Түбән Кама шәһәренең
Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: