Туганайлар

Кеше хәлен кеше белми...

Халык телендә: "Кеше хәлен кеше белми, үз башы­на төшмәсә", - дигән әйтем бар. Бу очракта Украинада барган вакыйгаларны күз алдында тотып язам. Телевизордан да шуны күрсәтәләр, радиодан да шул турыда гына сөйлиләр. "Бер җүнле әйбер күрсәтмиләр, тәмам туйдырып бетерде бу Украина темасы", - дип зарланучы танышларым күп. Безгә хәзер шоу,...

Халык телендә: "Кеше хәлен кеше белми, үз башы­на төшмәсә", - дигән әйтем бар. Бу очракта Украинада барган вакыйгаларны күз алдында тотып язам.
Телевизордан да шуны күрсәтәләр, радиодан да шул турыда гына сөйлиләр. "Бер җүнле әйбер күрсәтмиләр, тәмам туйдырып бетерде бу Украина темасы", - дип зарланучы танышларым күп. Безгә хәзер шоу, юмор бир, чынбарлыктан ерак торган тузга язмаган нәрсәләр күрсәт - аңыбыз томалансын - шуңа канәгать булабыз... Җәмәгать, ә бит сугыш - еракта түгел. Ут эчендә булып, ул мәхшәрдән көчкә котыла алган кешеләр янәшәбездә генә. Аларның җан авазларын ишетү, хәлләренә керә белү өчен, безгә Украина темасын көн-төн күрсәтсәләр дә әле таманга туры килер. Кызганычка каршы, кеше кайгысын үз кайгыбыз итеп кабул итә белү сыйфатын һаман саен югалта барабыз. Мамадыш районы Дүсмәт авылында яшәүче Анна түти Иванованың сөйләгәннәрен ишеткәч, югарыда искә алынган әйтемнең никадәр дөрес икәненә ышандым.
Украинада яшәүче дүсмәтлеләр
Сүзне ерактан башлыйм әле. Анна түти - сугыш чоры баласы. Әниләре, берсеннән-берсе кечкенә 4 баласын кочаклап, 24 яшендә тол кала. Ул чордагы тормыш авырлыгын сөйләп торасы түгел - балаларны күтәрү ялгыз анага искиткеч авыр була. Улы Игнат, солдат хезмәтен тутырганнан соң, хезмәт иткән урынында - Украинада калам, дигәч, әниләре каршы килми. Анна авылдашы Иван Ивановка кияүгә чыга. Яшь гаилә дә, дәдәләре янында тормыш әйбәтрәк булыр дип, шул якларга юл тота. Бераздан, Дүсмәт егете Петр Исаковка кияүгә чыккан сеңелләре Мария дә семьясы белән шунда барып төпләнә. Алардан туган балаларны да исәпкә алсаң, Дүсмәт авылының бер өлеше Украинага күчкән күк була. Ирләр - шахтада, хатын-кызлар обслуживание өлкәсендә эшлиләр. Бер-бер артлы, үз йортларын торгызалар. Авылда калган әниләренә дә булышып торалар. Анна түтинең өлкән улы Николай ялга кайткан җиреннән Илсөяр исемле кызга өйләнеп килә. Озак та үтми, Советлар Союзы таркала. Илсөярнең туганнары ераккарак карап эш итүчеләр була, күрәсең. Кызларына: "Илләр аерылу башланды, Татарстанга кайтып калмыйсызмы соң?" - дигән сорау-тәкъдимне бирәләр. Бергәләп киңәшкәннән соң, кайтырга кирәк, дигән карарга киләләр. Берничә елдан, балаларны сагыну сылтавы белән, кызлары Еленаның семьясын да ияртеп, Анна түтиләр үзләре дә Дүсмәткә кайта. "Рәхмәтләр яусын Илсөяр киленгә, ул ныклап кыстамаган булса, хәзерге көндә шул ут эчендә кала идек бит", - ди Анна түти. Тик аның күңеле сөенә алмый, чөнки якыннары, туганнары, аларның балалары Луганск өлкәсенең Краснодон районында - сугыш барган җирләрдә калган.
Моннан ай ярым элек Мария исемле сеңлесенең кызлары Мамадыш җиренә кайтып төшкәннәр. Алар турында Анна түти тыныч кына сөйли алмый. Светлана Маргетаның үзе белән элемтәгә кердек.
Балалар хакына
"Ул чакта безнең поселокны әле бомбага тотмыйлар иде. Шулай да сугышның янәшәдә генә икәне сизелеп торды. Таможняга барып, миграцион виза алып куярга булдык. Үзеңнең исәнлегең бер хәл, балалар бар бит, аларны исән-имин саклап калырга кирәк. Тиз генә әйләнеп кайтабыз дип, үзебез белән бернинди артык әйбер дә, документ та алмадык. Автомобильләр колоннасы белән таможняга таба якынлашканда, кисәк, снарядлар шартлый башлады. Кемнәрнеңдер машиналары әйләнде, үлем ачысы белән кычкырган авазлар ишетелде. Тирә-як төтенгә күмелде... Без таможня пунктына керергә өлгердек. Ишекләр ябылды. Монда инде берәүне дә кертмәделәр дә, чыгармадылар да. Артка таба безнең өчен юл ябылды.
Татарстанның Мамадыш ягында туганнарыбыз яши дип, шунда җибәрүләрен сорадык. Өстебездә бер кат футболка белән кыска шортылар, аякларыбызда пляж тапочкалары. Үзебез шок хәлендә. Шул рәвешле, җиде кеше (мин, ирем, 13 яшьлек улым, ире, ике баласы белән олы кызым) Мамадышка килеп төштек. Ярый әле, олы җанлы туганнарыбыз сыендырды. Яшәр өчен почмак та арттырдылар, ризыклар да китерделәр, киемнәре белән дә бүлештеләр. Илсөяр җиңгиебез, безгә өч бүлмәле квартирын биреп, үзе кызлары янында тора. Бер бүлмәледә берничә кеше яшиләр. Туганнарыбыз булмаса, белмим, нәрсә эшләп бетәр идек. Эшкә урнашу өчен, вакытлыча регистрациягә керү кирәк. Регистрация алырга ниндидер документлар җитми. Квартир снимать итәр идең, эшләмәгәч, акча каян аласың? Җитмәсә, мондагы квартир бәяләре дә якын килерлек түгел.
Телевизордан безнең сыман "качаклар"ны күрсәткәндә, барысы да ансат кына хәл ителә кебек: эш урыны да, торагы да, компенсациясе дә була сыман. Бу проблемалар алдында берүзең калгач, хәлеңнең күпкә авыр икәнен төшенәсең.
Без үзебезгә әллә нәрсә сорамыйбыз: эшкә генә урнашырга кирәк. Балаларыбызны ут эченнән исән-сау алып чыктык, инде исән һәм "достойный" кеше итеп үстерергә мөмкинлек тудыра алсак иде. Бары шуны телибез. Тирә-юнебездә яхшы кешеләр бик күп, тик безнең ишеләрне рәнҗетергә торучылары да очрап тора. Имеш, монда кайтып, нәрсәдер сорап йөрибез. Кабатлап әйтәм, без нидер сорамыйбыз, эшләп, балаларыбызны аякка бастырырга гына телибез.
Торган җирләребез дә, яраткан эшләребез дә бар иде, югыйсә. Дүрт бүлмәле йортыбызны, сад бакчабызны, ишегалды тулы кош-кортыбызны калдырырга туры килде. Болары кызганыч түгел, әти-әниләребезне ут эчендә калдырдык, шунысы өчен йөрәгебез телгәләнә... Ризыкка, суга интегеп, бүгенге көндә подвалларда җан асрыйлар. Әле телефоннан элемтәгә чыгып була иде, соңгы вакытта телефон элемтәсе дә, Интернет челтәре дә өзелде. Сагынганда карау өчен, фотолары да юк, ичмасам.
Балаларны мәктәпкә озатырга санаулы көннәр калып бара. Шунысына шатланабыз: аларны исән-имин алып кайта алдык. Алла боерса, тыныч шартларда укырга йөрерләр. Мамадыш администрациясе мәктәпкә баручы балаларыбыз өчен бишәр мең сум акча бирде. Бу да зур ярдәм. Безнең хәлебезгә кереп, ярдәм кулы сузучыларның барысына да олы рәхмәтләребезне җиткерәбез".
Кыскача гына сурәтләгәндә, Украина "качаклары"ның хәле менә шундый. Меңнәр эченнән берсе - Светлана Маргета сөйләгәннәр бу. Инде Мамадыш җиренә аяк басуларына ике ай булып килә. Әле регистрация кәгазьләре әзер түгел, анысы булмагач, эш урыннары да, торыр җирләре дә юк. Светлананың үз сүзләре белән әйтсәк, "бомжлар инде - бернәрсәсезләр". Шул килеш тә әле күңелләрен төшермиләр, иртәгәгә өмет белән карыйлар, чөнки алар ут эченнән исән чыкканнар. Тыныч тормышны бәяләргә өйрәнгәннәр.
Кеше хәлен кеше белми, дибез. Әйдәгез, шуны белергә өйрәник. Кемнеңдер ярдәм итәргә җае, теләге бардыр. Редакциягә шалтыратып, Светлананың координаталарын белергә мөмкин.
Мария МАРТЫНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: