Туганайлар

Керәшен оешмасы активистлары Муллиннар гаиләсенә журналистлар килгән - фото

Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге Республика керәшен иҗтимагый оешмасының активистлары Ирина һәм Анатолий Муллиннарга кунакка барып, матур гына мәкалә әзерләгән. Әлеге язманы сезгә дә тәкъдим итәбез.

Бу айда без Татарстан керәшеннәре иҗтимагый оешмасы активистлары Анатолий һәм Ирина Муллиннар гаиләсендә кунакта булдык. Яшь керәшен гаиләсе белән очрашу бик күңелле үтте. Без үзебезнең керәшеннәр турындагы белем капчыгына тагын бик күп мәгълүмат салып куйдык.

Гаиләгез турында сөйләп китегез әле.

Ирина: Бүген өстәл артында безнең тату гаилә җыелды: әнием Ольга Яковлевна, ирем Анатолий, шулай ук балаларым Василиса һәм Роман. Улыбыз Романга 9 ай гына әле, йоклап китү сәбәпле өстәл артында була алмады. Без шулай көн саен диярлек җыелабыз, чөнки әни белән күрше йортларда гына яшибез. Әмма бүген үзенчәлекле сәбәп бар – без Казан Изге Ана иконасының көзге бәйрәмен билгеләп үтәбез, ул Халыклар бердәмлеге көненә туры килә.

Әти-әниегез турында сөйләгез әле. Алар нәрсә белән шөгыльләнәләр? Алар биргән тәрбиядән нәрсә истә калды?

Ирина: Минем әнием Мамадыш районының Владимир авылында туып үскән. Дүрт баладан иң олысы, шуңа күрә ул гомере буе якыннары өчен зур җаваплылык хисен тоеп яши. Ул апалары һәм абыйлары өчен гел үрнәк булган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан университетының химия факультетына укырга кергән. Югары белем алгач, үсеп килә торган Түбән Кама шәһәренә китеп, 30 елдан артык эшләгән. Әнием «Ел хатын-кызы» республикакүләм конкурсы һәм «Россия инженеры» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе, шулай ук хезмәт ветераны исеменә лаеклы кеше.  Хәзерге вакытта ул лаеклы ялда, әдәбият белән мавыга, театрларга йөрергә ярата, шулай ук миңа балаларны тәрбияләргә булыша. Тәрбиягә килгәндә, әни һәрвакыт ышаныч, гаделлек принципларына таянып яшәде. 

Теләсә нинди хәлне чишү, анализлау мәсьәләләрен без өйдә генә үзара сөйләшеп хәл итә идек. Әни тормышымда иң яхшы дустым булды һәм булып кала да. Шәхси сыйфатлар тәрбияләүдән тыш, әти белән әни безгә хезмәтне ярату тәрбиясен бирделәр – башлангыч мәктәптә үк без аш-су әзерләдек, өйләрне җыештырдык, җәен әби бакчасында печән чабуда зур ярдәмчеләр булдык.

Сезнең тормышыгызда милли гореф-гадәтләр нинди урын алып тора?

Ольга Яковлевна: Без Совет чорында үстек. Совет идеологиясе вакытында милли үзенчәлекләр беренче планга куелмадылар. Шуңа да карамастан, авылларда өлкән буын гореф-гадәтләрне саклап дәвам иткән. Рождество, Оло көн, Покрау бәйрәмнәре һәрчак безнең белән булды. Бүгенге көндә дә без заманча тормыш алып баруыбызга карамастан әбиләребез саклаган гореф-гадәтләренең барысын да балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшырырга тырышабыз. 

Нинди милли бәйрәм яисә гореф-гадәт сезгә гаиләгез, туганнарыгыз белән бергә җыелырга мөмкинлек бирә?

Ольга Яковлевна: Соңгы елларда без Мамадыш районының Җөри авылында уза торган республикакүләм «Питрау» бәйрәменә бөтен зур гаиләбез белән киләбез. Бәйрәмнән соң шунда яшәүче тутам Нина йортына җыелып табын артында милли керәшен җырлары җырлап бәйрәмне дәвам итәбез.

Үзегезнең гореф-гадәтләрегезне саклау өчен сез ниләр эшлисез? 

Ирина: Милли гореф-гадәтләрне гаилә эчендэ саклаудан тыш без бик еш керәшеннәр тарафыннан үткәрелгән күп кенә чараларга, концертларга йөрергә яратабыз. 

Өегездә нинди телдә сөйләшәсез? Балаларны ана теленә ничек өйрәтәсез?

Ирина: Без өйдә татар һәм рус телләрендә сөйләшәбез. Балалар ишеткәнне истә калдыралар. Кечкенә бала белән күбрәк туган телдә сөйләшергә тырышабыз.

Гаиләгездә музыкага караш нинди? Милли музыка коралларында уйныйсызмы?

Ирина: Гомер-гомергә музыка керәшеннәрнең тормыш юлында гел юлдаш булды. Керәшен гаиләләренең бер генә табыны да җырсыз узмаган. Керәшеннәр бер-берсе белән гади сүзләр ярдәмендә түгел, ә җыр белән аралашканнар. Кайберәүләр әйтүе буенча керәшен туе – ул тулы бер опера! Музыка уен коралларына килгәндә, минем бабам – Яков Иванович бик яхшы гармунчы иде. Ул балачакта ук гармунда уйнарга өйрәнгән. Ә 12 яшендә, «Герман көе»н уйнап, үз әтисен Бөек Ватан сугышына озаткан. Улы, минем абыем Николай да, баянда бик яхшы уйный, үзе дә музыка иҗат итә. Ә кызыбызның борынгы керәшен гөсләсендә уйнарга теләге зур. Озакламый дәресләргә йөри башлыйбыз. 

Нинди очракларда сез милли кием киясез? Аның турында нәрсә сөйли аласыз?

Ирина: Без милли киемнәрне бәйрәмнәрдә киябез. Керәшен костюмының кызыклы үзенчәлеге – ул хатын-кыз баш киеме. Аның буенча хатын-кызның гаилә хәлен белеп була. Әгәр кызда ак калфак яисә «чачак-калфак» киелгән – димәк ул кияүгә чыкмаган кыз. «Сүрәкә» кигән икән – хатын-кыз кияүдә, ә «түгәрәк җаулык» – хатын-кызның кияүдә беренче генә елы икәнлеген күрсәтә. Шулай ук керәшен костюмы тәңкәләр – «тамак», «муенҗака», «хәситә», «муйтомар», «чәчкап», көмеш беләзекләр, алкалар һәм балдаклар белән бизәлә. Хатын-кызның традицион костюмы күлмәк, алъяпкыч һәм камзолдан торган. Ир-ат киеме чигелгән билбаулы бәйләнгән күлмәкләрдән, ыштан, камзол һәм эшләпәдән тора. Гомумән, керәшен костюмы бертөрле булмаган, һәр районда аның үз үзенчәлекләре сакланган.

Иҗтимагый оешмагыз турында сөйләп китегез әле. 

Ирина: Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы 2007 елның маенда оештырыла. Безнең оешманы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Ак Барс» Холдинг компаниясе генераль директоры – Иван Михайлович Егоров җитәкли. Бүгенге көндә Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында безнең 20гә якын бүлек бар, шулай ук быел керәшеннәрнең «Бәрәкәт» яшьләр бүлегенә 10 ел тула. Бездә күп кенә кызыклы чаралар үткәрелә. Шуларның иң зурысы – «Питрау» керәшен мәдәни республикакүләм фестивале. Быел ул 20нче тапкыр уздырылды. Ел саен «Питрау» бәйрәменә Татарстан, Башкортстан, Чиләбе өлкәсенең Нагайбак районы һәм башка төбәкләрдән 30дан артык керәшен фольклор коллективлары җыела. «Питрау» фестивале кысаларында «Керәшен чибәре» конкурсы уза, аның җиңүчесе көмеш таҗ һәм акчалата бүләккә лаек була, ә аннары республикада үткәрелә торган этномәдәни чараларда безнең оешма исемен яклап чыгыш ясый.
Быел 11нче тапкыр «Туым Җондозы» керәшен этник сәнгате фестивале Бөтенроссия яшьләр конкурс узачак.Балалар белән эшләүгә без аерым игътибар бирәбез. Алар өчен инде 8 ел «Айбагыр» этник сменасы оештырыла, сменаның бурычы – яшь буынга керәшеннәрнең этник мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында белем бирү.
Без дүрт тапкыр керәшен яшьләре форумы, шулай ук керәшен яшьләре активистлары слеты уздырдык, ел саен беренче курс студенты көне уздырабыз, халык һәм православ бәйрәмнәрен билгеләп үтәбез, танылган вәкилләрнең концертларын, иҗади кичәләрен, фәнни-гамәли конференцияләрен оештырабыз.

Якын киләчәккә нинди планнар корасыз?

Ирина:  Казанның үзәгендә Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк ачылды. Яков Емельянов – Җырчы Җәкәү, керәшеннәр арасындагы беренче шагыйрь, мәгърифәтче, ике шигъри җыентык авторы. Ул керәшен мәдәниятенә зур өлеш кертүче. Аның әдәби мирасы безнең халык өчен зур кыйммәт. Мәдәни үзәк барлык керәшеннәрнең берләшү урыны булачак. Бинада тантаналы чаралар үткәрү өчен кирәкле конференц-зал, биюләргә өйрәтү өчен хореография залы, тавыш яздыру студиясе, халык костюмнарын тегү студиясе, халык уен кораллары әзерләү студиясе, түгәрәк дәресләр өчен сыйныф, китапханә һәм музей бүлмәсе бар. Планнар бик күп. Хәзер төп бурыч – керәшен мәдәнияте өлкәсендә иҗади һәм белемле хезмәткәрләрне туплау.

Милли ашлар турында сөйләгез әле (үзегез әзерләгән милли ризык турында).

Ольга Яковлевна: Керәшеннәрнең мили кухнясы Идел буе халыклары ашлары белән охшаш. Популяр керәшен ризыгы – пирмәнкә (зур пилмәнгә охшаш ризык). Аны ит, бәрәңге һәм суганнан ясалган эчлек белән әзерлиләр. Шулай ук керәшеннәр камыр ризыкларын, ярма ашларын да бик яраталар. Ит ризыларыннан сарык, сыер, дуңгыз, каз, үрдәк, тавык ашыйлар. Кышка таба, мал суйганнан соң койка әзерлибез. Шул ук вакытта иң гадәти булмаган ризыкларның берсе – кан тәбәсе. Яңа сөттән каймак, эремчек (тугарук), май, катык ясыйлар. Керәшен өстәлендә гөмбә, тозлы кәбестә, яшелчәләр булу мәҗбүри булып тора. Ашлардан – камыр кисәкләре салынган шулпа – умач ашы киң таралган. Эчемлекләрдән: чәй, сулы катык (әйрән), куас катнашмасы. Ә бүген без яраткан ризыкларыбызны – пирмәнкә, бәрәңге дурычмагы (бәрәңге боламыгы белән ачык пирог), балан дурычмагы (балан белән ачык пирог), чәй төше (койрык), көлчә (чүпрәле камырдан көлчә) әзерләдек.
Балан дурычмагын пешерү:
Җәй азагы – көз башында шикәр чөгендеренең яңа уңышыннан он пешерәбез: мичтә чөгендер кисәкләрен киптереп, аннары аларны ваклыйбыз. Әзер чөгендер онын баллы пироглар әзерләү өчен кулланабыз. Балан пирогы әзерләү өчен аңа ике көн алдан эчлек ясый башлыйбыз. Баланның җимешен шикәр өстәп чөгендер һәм арыш оны белән болгаталар. Катнашма ботка шикелле булырга тиеш. Бу эчлекне чуен чүлмәккә салып, җиләкләрнең әчкелтем тәме бетсен өчен, ике көнгә мичкә озаталар. 
Әзерлисе көнне чүпрәдән гадәти камыр куялар. Камыр кабаруга, аны таба үлчәме буенча басып, берничә минут кайнар мичтә пешереп алырга, камыр кабарып һәм күпереп пешкән булырга тиеш. Әзерлекне алабыз, бераз суынуын һәм утыруын көтәбез, өстенә тигез итеп эчлек салабыз һәм янә берничә минутка кайнар мичкә озатабыз. Әзер пирогны, матур итеп ялтырасын өчен, шикәр сиробы белән майлыйбыз.


Кичә азагында әлеге гаилә безгә истәлек итеп керәшен кызлары образын күрсәткән матур курчакларлар бүләк итте. Монда һәр курчак – уникаль, ә иң мөһиме – бу курчаклар төрле төбәктә яшәүче керәшеннәр костюмнарының һәм баш киемнәренең төгәл күчермәләре булуын эйтеп үтте. Без дә үз чиратыбызда әлеге гаиләгә, матур кичә өчен зур рәхмәт әйтеп, алдагы тормышларында зур уңышлар теләп саубуллаштык.


Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге һәм Халыклар ассамблеясе белән берлектә әзерләнде. 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: