Туганайлар

...Ишек алдым тулы алмагач...

Сәхнә түрендә икәү бии. Керәшен көенә очына-очына бииләр. Йөзләренә, кул хәрәкәтләренә карасаң, талпыныр-талпынырлар да, бөтен кеше күз алдында күккә очып китәрләр кебек. Ике күбәләк, ике керәшен кызы. Чыннан да, күтәрелеп, очып та китәрләр иде дә... Аяклары коляскаларына береккән шул... Түбән Кама төбәгендә бу ике кызны белмәгән, аларның ярдәмен тоймаган кеше...

Сәхнә түрендә икәү бии. Керәшен көенә очына-очына бииләр. Йөзләренә, кул хәрәкәтләренә карасаң, талпыныр-талпынырлар да, бөтен кеше күз алдында күккә очып китәрләр кебек. Ике күбәләк, ике керәшен кызы. Чыннан да, күтәрелеп, очып та китәрләр иде дә... Аяклары коляскаларына береккән шул...

Түбән Кама төбәгендә бу ике кызны белмәгән, аларның ярдәмен тоймаган кеше сирәктер. Әйе, әйе, ярдәмен тоймаган. Ялгышмыйм, дөрес әйтәм. Гадәттә, сәламәтлекләрендә проблема булганнар үзләре ярдәм сорый, башкаларның аларга булышуларын көтә. Ә менә Мария белән Раиса (кызларның исемнәре шундый) үзләре ярдәм күрсәтә. Авыруларга, инвалидларга гына түгел, тормыш авырлыкларыннан куркып калган сау-сәламәт кешеләргә дә аларның ярдәме тия.

Сүзем - Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Мария Логинова һәм Раиса Мищихиналар турында. Мария Логинова гәҗит укучыларыбызга яхшы ук таныш. Аның матур-матур хикәяләрен дә, җылы эчтәлектәге шигырьләрен дә укучыларыбыз яратып өлгерде инде. Гыйбрәтле язмышы турында берничә язма да басылды. Ә менә аның янәшәсендә биеп-җырлаучы, гел елмаеп торучы "коляскалы" дусты турында аз беләбез. Бу хатаны төзәтергә булдык. Сүзне Раисаның үзенә бирик.

Мәхәббәте артык зур булу яшәргә комачаулады

Алабуга шәһәрендә туып-үскән гап-гади кыз мин. Семьябыз бик тәртипле иде. Биш бала, бер-беребезгә терәк, әти-әниләребезгә таяныч булып үстек.

Яңа уку елы башы иде. Унынчы класста укып йөрим. Түбән Кама шәһәреннән дус кызым кайтты. Шәһәрен үтереп мактый, сине үземнән калдырмыйм, әйдә, җыен, дип чат ябышты бу. Үземнең дә күңел " иләс-миләсләнергә" өлгерде, җибәрүен сорап, әнинең бәгыренә төштем. Ризалашмый җайлары калмады.

Укулар инде башланганлыктан, үзем теләгән уку йортына эләгә алмадым. 57 нче училище әле ачылып кына килә, укучылар кабул итәләр иде. Шулай итеп, штукатур-буяучы һөнәрен сайладым. Ул заманда шәһәр әле төзелеп кенә килә. Бердәнбер кинотеатр - "Восход" бар иде. "Культура учаклары" уку йортларының үз эчләрендә дөрли. Әдәби-тематик кичәләр дисеңме, үзешчәннәр фестивальләре дисеңме... Яшьтән җыр тыңлап, артист, конферансье булам, дип үскән кешегә моннан да артыгы кирәк тә түгел. Баш-аягым белән шушындый кайнап торган "казанга" чумдым.

Икенче курста укыганда, беренче мәхәббәтемне очраттым. Монда да, яратыйммы-юкмы, тиңме-тиң түгелме, дип тормадым - бөтен барлыгым белән яраттым. "Семья корыйк", - дигәч, шатланып риза булдым. Бик яшь идек шул әле без, тормышны бөтенләй белмичә өйләнештек. Үз почмагыбыз булмагач, бианай йортында яшәргә туры килде. Ә аның улына булган мәхәббәте артык зур иде һәм улын башка берәү, бу очракта, минем белән бүлешергә теләмәде. Ул мәхәббәт шулхәтле көчле иде - минем өчен ир, балалар өчен әти була алмады, ул бары тик "маменькин сыночек" кына булып калды.

Язмыш миңа зур сынау әзерләп куйган икән... Умыртка сөягем имгәнеп, урын өстенә егылдым. Шул чакта ирем, мине, ничектер, тынычландырыр, юатыр урынга, киресенчә, мыскыл итү, рәнҗетү сүзләре тезде, хәтта кул күтәрүгә хәтле барып җитте. Миңа ул чакта 23 кенә яшь иде әле. Башыма начар уйлар да керде, тик аларны тизрәк куарга тырыштым - берсе -3, икенчесе - яшь ярымлык булган ике нарасыем өчен миңа яшәргә, көрәшергә кирәк иде. Ирем белән аерылыштык.

Аякка басу

"Перестройка" дип аталасы чорның башы гына иде бу. Урын өстендә ятучыга түгел, җир җимертеп эшләп йөргән кешегә дә тормыш көтү бик авыр булган еллар. Әле ярый, әнием, туганнарым ташламады. Җылы сүз белән дә, ризык китереп тә, акчалата да ярдәм иттеләр. Балаларымны мәктәпкә озатып, берүзем калгач, авыртуга үкерә-үкерә, идәндә үрмәли идем. "Сынавын бирдең, яшәргә юлын да күрсәт," - дип, Ходайга ялвардым.

Ул мине ишеткәндер дип уйлыйм. Түбән Кама шәһәрендә инвалидлар өчен клуб ачтылар. Аның исеме - "Радуга" - "Салават күпере" иде. Аңа хәтле әле инвалидлар тормышы, аларның проблемалары белән берәү дә шөгыльләнмәгән, аларны юк дип исәпләгәннәр. Ә менә "Радуга" эшли башлагач, аларның да тулы хокуклы кешеләр булуы, бу тормышта алар да үз урыннарын табарга тиешлеге турында сүз күтәрелде. Бу клубка башка шәһәрләрдән дә физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр килә башлады. "Колясочниклар" дип аталган төркем барлыкка килде. Спортның аерым төрләре буенча шөгыльләнә башладык. Студент чакта баскетбол буенча шәһәрнең җыелма командасында чыгыш ясый идем. "Спортивный дух" яңадан кайтты. Үземә дарц дип аталган спорт төрен сайладым. Ярышларда катнашып, Татарстан, аннары Россия буенча чемпион булдым. Соңгы ике елда илкүләм ярышлар Сочи җирлегендә узды. Анда баргач, ярышта катнашып кына калмыйсың, спортсменнар белән аралашасың, танышасың. Хәлләре синекенә караганда күпкә кыенрак булган кешеләрдәге ихтыяр көчен, үҗәтлекне күреп, үзең дә сизмәстән, эчке ныгу, күтәрелеш кичерәсең. Әле урын өстендә тилмереп яткан, киләчәген тоташ караңгылык итеп кенә күз алдына китергән кешеләргә тизрәк өметләндерә торган җылы сүз әйтәсе, яннарында буласы килә башлый. Шундый уйлар белән дәртләнеп, шәһәреңә кайтасың.

Сердәшләр

Минем бик якын, үзем сыман "колясочник" дустым бар иде ( хәзер инде ул исән түгел). Бер очрашканда, кулыма телефон номеры тоттырды. "Бу яшь хатын бәлагә очраган, "моральная поддержка" кирәк үзенә. Керәшен кешесе дә икән әле," - диде ул.

Шалтыраттым, сөйләштек. Безнең кебекләр катнаша торган ярышка чакырдым үзен. Күптәнге танышлардай, дөресрәге, туганнардай күрештек. Шул көннән бирле аерылышмас ахыйриләр булып киттек. Мариянең сабыр, акыллы холкына, кыен чакларда да шат күңелле булып кала алуына сокланам мин. Җаныңа урын тапмый йөргәндә, Мариянең шигырьләрен укып чыгу да җитә, хәзер тынычланып каласың. Ул эшләгән кул эшләрен карагыз сез. Көлеп, бар дөньяга җылы таратып торалар бит алар. Йөрәк түреннән чыккан җырларын тыңлагыз тагын. Никадәр моң, шул ук вакытта, ныклык чагыла үзләрендә.

Аның белән, иң элек, "колясочник"лардан торган ансамбль төзедек. Аңа "Таң" дигән исем бирдек. Йөрүчеләр саны башта алтау булса да, тора-бара, кимедек. Безнең хәлебез сәламәтлеккә бәйләнгән бит. Әле ярты сәгать элек кенә синең белән көлә-көлә сөйләшеп торган дустыңның чире кисәк кенә көчәеп китә дә, бераздан инде аның бөтенләй китеп барганын хәбәр итәләр. Шуңа күрә безгә "ашыгыбрак" яшәргә туры килә.

Концертларга күп чакыралар. Түбән Кама шәһәре Керәшен җәмгыяте оештырган чараларда да еш булабыз. "Җәмгыять" җитәкчесе Тамара Баһаветдинова керәшен күлмәкләре дә тектерде үзебезгә. Концертлардан соң яныбызга килеп рәхмәт әйтәләр. "Иртән аякларым сызлаганга зарланган идем, хәзер үземә үк оят булып калды", - диючеләр дә бар.

Без тагын "Союз мастеров" дигән оешмада торабыз. Кул эшләренә өйрәтү буенча түгәрәкләр алып барабыз. " Поделка"ларыбызны сатудан кергән акчаны клуб фондына күчерәбез. Безнең янга физик мөмкинлекләре чикле кешеләр генә түгел, сау-сәламәт булып та, тормышта үз урынын таба алмыйча бәргәләнүчеләр дә килә. Һәрберсенең йөрәгенә ачкыч табып, кулдан килгәнчә булышырга тырышабыз.

Еллар, гомерне кыскарту белән бергә, сәламәтлегебезне дә кимерә бара. "Яшең ничәдә?" дип сораучыларга, элеккечә, шаяртып: "Унсигездә", - дисәм дә, алай түгел икәнен үз организмым яхшы белә. Тик әле бирешергә җыенмыйм.

Улым да, кызым да, үз семьяларын төзеп, үз дөньяларын көтеп яталар. Килен, киявем бик әйбәтләр. Бианам белән яшәгән чордан әйбәт "урок" алып калдым - нәрсә генә булса да, аларның тормышларына кысылмыйм. Кайткан чакта кунак итәм. Кызым семьясында да, улымныкында да өчәр бала. Мин менә шундый "бай" әби. Балаларыма бик иртә "олы кеше" булырга туры килде. Шул чакта тупланган "тормыш багажы" әле дә дөнья көтәргә булыша торгандыр.

Берүзем генә калганда, кычкырып җырларга яратам. Күп вакытта - үзебезнең керәшен көйләрен. Сезгә әйтәсе сүзләрем дә, җыр булып, күңелемдә эленеп тора:

Ишек алкайларым - алмагач,

Кисеп алдым алма калмагач.

Йөрәккәйгә тынгы тапмагач.

Язып алды: Мария Мартынова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: