Туганайлар

Чаллыда Питрау озаттылар

20 июль көнне Чаллы шәһәрендә, олылап, Питрау озатуы уздырдылар. Чакырып кунагың килмәсә, күңелгә бик авыр була. Көне буе яуган яңгыр аркасында, халык җыелмас, оештыручыларның күңеле төшәр, дигән идек. Аллага шөкер, бәйрәм гөрләп узды. Питраусыз кала яздык Питрауны, гадәттә, печәнле, җиләкле, кояшлы бәйрәм итеп күз алдына китерергә күнеккәнбез. Халык телендә, Питрау...

 

20 июль көнне Чаллы шәһәрендә, олылап, Питрау озатуы уздырдылар. Чакырып кунагың килмәсә, күңелгә бик авыр була. Көне буе яуган яңгыр аркасында, халык җыелмас, оештыручыларның күңеле төшәр, дигән идек. Аллага шөкер, бәйрәм гөрләп узды.

Питраусыз кала яздык

Питрауны, гадәттә, печәнле, җиләкле, кояшлы бәйрәм итеп күз алдына китерергә күнеккәнбез. Халык телендә, Питрау үтте - җәй үтте, дигән әйтем яшәсә дә, соңгы еллардагы һава торышы моны расламый. Питраудан соң да әллә никадәр ямьле, кояшлы көннәр тезелеп китә. Быелгысына гына әллә нәрсә булды - Питрау атнасы тулысы белән яңгырлы, салкын көннәрдән торды. Инде Питрауны озату көннәрендә һава торышы рәтләнер, дип көтсәк тә, 20 июль - бәйрәм үткәреләсе көнне Чаллы өстендәге күк йөзе ачылмады да диярлек. Иртәнге сәгатьтә яңгыр ничек койса, кичкә чаклы шулай дәвам итте. Быел Чаллы һәм тирә-юнь халкы бәйрәмсез кала икән, дигән уйлар килде башка.

Күңел түзмәде, яңгыр явып торса да, Җиңү паркы тирәсеннән урап кайтырга булдык (Питрау бәйрәме шунда үтә). Вакыт кичке бишләргә якынлашып килә. Ходайның рәхмәте - шул чакта күк йөзе ачылып китмәсенме? Ул да түгел, ялтырап кояш чыкты. Парктагы эскәмияләргә берән-сәрән килеп утыручылар күренде. Ә инде Чаллы керәшен җәмгыяте җитәкчесе Виталий Агаповның: "Җәмәгать, яңгыр түгел таш яуса да, Питрауны озатып җибәрергә кирәк", - дигән җор сүзләре яңгыраганда, эскәмияләр халык белән яртылаш тулган иде. Без дә, юри генә килгән җирдән, чып-чын Питрау озатуга эләктек. Яңадан да явып киткән яңгыр халыкны куркыта да, тарата да алмады. Бөтен мәйданны бәйрәм атмосферасы, күңел күтәренкелеге биләп алган иде инде. Команда гына көтеп торганнар, диярсең, ун
минут үттеме-юкмы, бәйрәм түгәрәге эченә йөзләгән кеше җыелды. Эскәмияләрнең юешлеге, бер яктан, файдага булды - бөтен кеше бәйрәмгә катнашты.

Шәп булды

Чаллы керәшеннәре җитәкчесенең чакыруын алгач, салкын, димәгәннәр, яңгыр, димәгәннәр, мондый көнне бәйрәм булмастыр, димәгәннәр, төрле җирләрдән фольклор ансамбльләре дә килеп җиткән. Әнә, Әлмәт районыннан "Кәләем" ансамбле җыручылары. "Мондый яңгырда бәйрәм булырына ышандыгызмы?" - дигән соравыма: "Виталий Агапов бәйрәм үткәрергә әзерләнсен дә, бәйрәмен өзсен, имеш. Шундый хәл була диме? Ходайның үзе белән дә килешә ала бит ул. Әнә көн ничек рәтләнеп китте", - диде алар, шаяртып. Кәләйлеләргә генә хас чаялык, осталык белән, сәхнә тоттылар.

Тукай районы Мәләкәс авылының "Питрау" ансамбле җыручыларын гына күр әле. Олылар коллективын гына түгел, кече яшьтәге мәктәп балаларыннан торган "Питрау" бәләкәчләрен дә алып килгәннәр. Керәшен көйләрен җиренә җиткереп башкарып чыгу оста җырчыларга да бик авыр, ә болар өздерделәр генә. Мәйдандагы халык шаккатып тыңлады.

Алабуганың "Ак каз" ансамбле җыручылары соңгы вакытта Чаллы керәшеннәре оештырган бер чарадан да читтә калмыйлар. Тамашачы да бик ярата үзләрен. "Питрау озату"да да матур чыгышлары белән куандырдылар. Түбән Кама шәһәреннән Галина Сабирова, Казаннан Газинур Фәйрушин да бәйрәм бизәге булдылар. Аларның җырларын да бәйрәмгә килүчеләр бик яратып тыңлады. Ә бәйрәмнең хуҗалары - Чаллының "Карендәшләр" ансамбле турында әйтеп тә торасы юк - бәйрәмнең башыннан алып ахырына кадәр мәйдан тоттылар, тамашачыны "зажигать" иттеләр.

Чаллыдагы Питрау бәйрәме театральләштерелгән күренешләрдән, спорт ярышларыннан башка гына оештырылуы белән аерылып тора. Театральләштерелгән булмау - әле ул композицион яктан уйланмаган, дигән сүз түгел. Бәйрәм гади халыкка якынлаштырылган, халыкчанлаштырылган. Шул ягы белән отышлы килеп чыга да.

Питрау булгач - себеркесез,себеркесе булгач - мунчасыз булмый. Мунчага ягар өчен утыны кирәк. Инде мунчага бару һәм кайту рәвеше дә булырга тиеш. Бу бәйгеләр шулай бер-берсенә бәйләнеп бара, ирексездән, үзең дә шул тамашада катнашасың кебек килеп чыга.

Сүз уңаеннан, керәшен җегетләренең җумартлыгын да әйтеп узасы килә. Зәй ягы җегете Юрий Герасимов бәйрәм барышында бәйләнгән себеркене аукционда 250 сумга сатып алды, тагын әле шул себерке өчен Виталий Агаповка өр-яңа биш меңлек акча чыгарып
тоттырды. Матур гамәл! "Моңлы Чаллы" җыр театры артистларының җырлары да, Виталий Агаповның визит карточкасына әйләнгән "Исле гөл" җырының башкарылуы да бәйрәмнең ахырына якынлашуын, ә мәйдандагы халыкның иң кызган чагы икәнен күрсәтә торган мизгел иде. Берәүнең дә бу күңеллелекне ташлап китәсе килмәде. Ничек тараласың, ди, икенче Питрауга хәтле 365 көн бар бит әле...

Бәйрәм үпкәсез булмый

Туй үпкәсез булмый, дигәндәй, бәйрәм белән бәйле рәвештә күңелдә туган кайбер уйлар турында да әйтеп китәсе килә. Чаллы керәшеннәре елына ике тапкыр күпләп җыелалар. Аның берсе - Нардуган, икенчесе - Питрау. Нардуган бәйрәме концертлар залында үтә, зур зал халык белән шыгрым тулы була. Питрау инде, белгәнебезчә, Җиңү паркы мәйданында оештырыла. Гадәттә, конкурста катнашучыларның исем-фамилияләре, каян килүләре яңгыратыла. Гаҗәп нәтиҗә килеп чыга бит, җәмәгать. Керәшеннәр үз бәйрәмнәренә әз йөри икән бит. Башка милләт халыклары күпләп килә, күпләп катнаша. Ә без шул вакытта өйләребездә телевизор каршында утырабыз... Үзебезнең барлыгыбызны, күплегебезне, халык икәнлегебезне шунда да күрсәтмәгәч, күрешеп бер аралашмагач, ул бәйрәмнәрне оештыруның кирәклеге бар микән соң?

Дөрес, безнең бәйрәмнәребезгә башкалар йөри, алар безнең барлыкны белә. Халыклар арасында әнә шулай дуслык күперләре салына икән - бу бик әйбәт, билгеле. Ләкин безнең үзебезгә үсәргә, шушындый чаралар ярдәмендә яшь буынны тәрбияләргә кирәк. Балаларыңны, оныкларыңны җитәкләп килеп, мәйдан уртасында кайнаган тормыш белән аларны таныштырырга тиешбез, югыйсә.
Ә без диваннарыбыздан аерыла алмыйбыз.

Чаллыда Питрау бәйрәме быел егерме өченче тапкыр үткәрелде. Авыл җирлегендә мондый бәйрәмне оештыру бер хәл, Җөридә уздырыла торганына да республика күләмендә бергәләп әзерләнәләр. Ә менә шәһәр җирендә мондый бәйрәмне оештыру бер керәшен җәмгыяте өстендә генә булу дөресме икән ул? Рәхмәт шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Хәлимовка, шәһәр башлыгы, шәһәр башкарма комитеты исеменнән керәшеннәрне бәйрәмнәре белән котлады. Бер мәртәбә булса да, халык оештырган мондый бәйрәмгә
Чаллы башлыгы Вәсил Шәйхразиев, вакыт табып, үзе дә килеп чыксын, Питрау түгәрәгендә әйләнсен иде. Халык арасына чыгу дәрәҗәне төшерми, киресенчә, күтәрә генә бит ул. Киләсе елга хәтле, сау бул, Питрау. Аңарчы, үпкәләр дә таралыр, бәлки.

Мария МАРТЫНОВА

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: