Туганайлар

Бүген исеңә төшмәсә...

Бөтен табигать "әбиләр чуагының" рәхәт мизгелләрен кичергәндә, Россия сәнгать тарихы институты өлкән хезмәткәре, фольклорчы-галимә Наилә Альмеева Мамадыш ягы керәшен авылларында булып китте.

Мамадыш төбәге җырулары тупланган китапны дөньяга чыгарганчы, тагын бер кат җырчы-башкаручылар белән очрашып, кайбер урыннарга ачыклык, төгәллекләр кертергә уйлаган галимә. Колышчы авылында яшәүче Райка белән Борис Усачевлар башкаруындагы җырларны яздырганда, эш процессын безгә - "Туганайлар" хезмәткәрләренә дә күзәтергә туры килде. Беренче карашка, әллә ни кыен булып тоелмаган әлеге хезмәткә шулкадәр күп көч, вакыт, түземлелек киткәнен үз күзләребез белән күрдек. Материалга кирәкле бер фотоны сайлап алу өчен, башта йөзләгән кадр төшерелә. Әбиләрне дә көйләргә, яктылыкка да җайлашырга, кояш нурларын да дөрес эләктерергә кирәк... Мамадышлылардан мең риза галимә. Җыруларны башкаруларыннан да, экспедиция вакытында транспорт белән булышуларыннан да, гомумән, аны туганнары кебек якын итүләреннән дә.

Мини-конференция

Галимәнең төп тукталу урыны бу юлысында Василий Максимовлар йортында булды. Аны авылларга озатып йөрүче Мамадыш керәшеннәре җитәкчесе Степан Спиридоновны һәм аның хатыны, "Нократ" газетасы журналисты Алсу Спиридонованы, Республика Керәшен оешмасының идарә башлыгы Людмила Белоусованы, Колышчы үзешчән башкаручылары Райка белән Борис Усачевларны, "Туганайлар" журналистларын бергә җыйган бу очрашуны керәшен темасына багышланган мини конференция дип атап булыр иде. Түгәрәк өстәл тирәли утыручылар тарих төпкелләренә дә төштеләр, бүгенге яшәешебезгә дә тукталдылар, чишелешен көткән мәсьәләләр турында да искә алдылар. Һәм, билгеле инде, очрашу вакытының күбрәк өлешен керәшен көйләренә багышладылар.

Алсу Спиридонова, Наилә Альмеева, Раиса Усачева

Башкалар рәхәтләнеп җырлаганда да, Наилә Юнысовна үз эшеннән бушый алмады: һаман саен диктофоны белән булышты, фотоаппаратыннан аерылмады. Санкт-Петербургтагы квартирасыннан кайчан чыгып киткән кеше бит инде ул, үз ятагының җылысын да сагынгандыр. Кыз чаклары түгел, җиденче дистәне ваклый башлаганда, сәламәтлеге дә ташып тормыйдыр...

Аның кыенлыклар белән тулы шушы юлда йөрүе, йокысыз төннәр узгаруы, бер чак акланырмы? Әллә үзен-үзе азаплап йөрү генә булып калырмы? Керәшеннәр аның хезмәтләрен бәяли белерме? Җырлары онытылган, культуралары бөтенләй югалган халыклар да яшиләр бит. Һәм ничек кенә яшиләр әле! Тормышлары бөтен, акчалары җитә. Безгә дә, бәлки, беренче чиратта, әнә шулай, материаль хәлебезне ныгытырга кирәктер. Аннары гына, рухи байлыкларыбыз турында уйларга?

Оныкларга кирәк булыр

Кунакларны озаткач, күңелне борчыган әлеге сорауларны йорт хуҗасы - этнограф-эзләнүче Валентина Максимовага бирдек.

Кем күзлегеннән карыйсың бит. Чит ил кешеләре менталитеты белән безнең ил менталитеты нык аерыла. Бөтен халыклар да бәйрәмнәре вакытында җырлаганнар да, биегәннәр дә. Электән үк, тиктомалга гына җырлап утыру булмаган. Каныбыз бөтенләй үк "сыекланып" бетмәсә, "керәшенлеге" калган булса, моңа әле әйләнеп кайтылыр. "Миңа бу кирәк түгел," - дип әйткән кешеләр, аларның балалары, балаларының балалары бер заман моны эзләячәк. Ул, ниндидер, "зов предков", "генетический код". "Бу миңа кирәк түгел", - дип ташланганәйберләр белән дә шулай бит: күпмедер вакыт үткәннән соң, нәкъ шул әйбер кирәк булып чыга. Наилә Юнысовнага рәхмәттән башка сүз юк. Йөрсен генә, җыйсын гына берүк. Бүген инде сиксәннең өстенә чыккан әбиләребез китеп бетсә, алардан яздырып калырга өлгермәсәк, тамырлар өзелә, дигән сүз. Безнең буын, ул җырларны белсә дә, борынгылар кебек башкармый, үзгәртеп бетерә. Колышчыныкы гына булган рәт көйләренең, уен җыруларының Мамадыш керәшеннәре җыентыгына кертелүе - безнең өчен әйтеп бетермәслек сөенечле хәл.

Керәшеннәрне французлар белән дә, немецлар белән дә, инглизләр белән дә чагыштырып булмый. Без - җиргә якынрак, табигатькә бәйле булып, гомер буенча аңа табынган халык. Җырларыбыз да шуңа бәйле рәвештә туган. Әйткәнемчә, ул безнең "генетический код"ыбызда. Бездән аны аерып алсаң, үзебез булудан туктыйбыз, беркем дә булмыйбыз. Татар кешесе булып та, керәшеннәр өчен шундый зур эшләр башкарып йөргән Наилә Альмееваны Ходай безгә үзе җибәргәндер. Заманында, Николай Ильминскийны җибәргән күк.

Җырчы Усачевларның урыны һәрвакыт түрдә

Дөресен генә әйткәндә, Наилә Юнысовнага менә шушылай азапланып йөрүләр нәрсә бирә инде? "Керәшен җырулары" китабын чыгаргансың бит әле син," - дип, аңа пенсия дә өстәмәячәкләр. "Керәшеннәргә хезмәт иткәнсең", - дип, эшләгән институтында орден да бирмәячәкләр. Андагы хезмәткәрләргә безнең керәшен бармы да юкмы ул...

Европа илләрендәге цивилизациягә килгәндә исә, кызыгырлыкмы соң ул? Телевизорны ачып җибәрсәң, нәрсә генә күрмисең анда? Наркоманнар да, гейлар да, однополый браклар да... Күңелләре буш булганлыктан, шул бушлыкны теләсә нәрсә белән тутырырга тырышу - шул бит инде. Аларда дин бер чакта да тыелмады. Шуңа карамастан, бүгенге көндә дингә ышанучылары бик әз, храмнарга йөрүчеләре дә әз, диләр. Бу да - күңел бушлыгыннан килә, тамырлар корудан.

Тамырыннан аерылган гөлгә генә карыйк: башта, матур булып, чәчәктә утыра. Аннары, сыгылып төшә дә яраксызга әйләнә. Борынгы тамырларыбыз өзелсә, без дә шулай бетәчәкбез.

Революциядән соң керәшеннәр бер күтәрелеп алганнар, аннары, сүрелгәннәр. Туксанынчы елларда тагын күтәрелеп чыктылар, хәзер кабат сүрелеп киләләр. Оныклар заманында да шундый күтәрелеш булыр, дип өметләнәм мин. Алар уянганда, менә шундый китапларга, җыелган материалларга таянырлар.

Бүгенге татар җырчыларын күзәтсәң, нәрсә җырларга белмиләр. Кабаттан ретро- җырларга күчеп баралар. Борынгы җырлар - просто көйгә салынган сүзләр генә түгел. Аларда тирән мәгънә, тарих ята. Аларда безнең яшәешебез чагыла. Бүгенге җырларда ул әйберләр юк.

Теләк

Әби белән кыз турындагы притчаны искә төшерик. Әби - мин үләсе, дип, кызы - мин кияүгә чыгасы, дип, яз көне ашлык чәчмәгәннәр. Ул елны әби дә үлмәгән, кыз да кияүгә чыкмаган. Нәтиҗәдә - ач калганнар. Без дә: "Болар безгә нигә кирәк инде?" - дип утырсак, булган байлыгыбыздан колак кагачакбыз. 60 яшендә дә, авыр сумкаларын өстерәп, керәшеннәр, дип йөрүче шундый белгечебез барлыгына мең шөкер.

Күңелне борчыган тагын бер уем бар. Җырлар китапларын кулларына алып, авторын укыгач, оныкларыбыз: "Кем икән соң ул Альмеева? Ни өчен керәшен җыруларын җыеп йөргән?" - диячәкләр. Кызганычка каршы, андый информация юк дәрәҗәсендә. Җыентыкларының керешөлешендә автор турында тулырак биографик белешмә дә бирелсен иде. Һәм җыйган хезмәтләре барысы да китап булып басылып чыксын иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: