Туганайлар

Баграж һәм аның кешеләре

Урта Баграж якларына килеп чыксагыз, Нина түти янына керми китмәгез, дип, байтактан әйтеп киләләр иде. Бу юлысында, төбәп, Нина түтиләргә киттек. Нәрсә белән шаккаттырыр - әлегә табышмак. Бәйли, чигә, диделәр - калганы - күрешкәч беленер. Баграж урамнары киң икән Баграж авылы җирлеге башлыгы Григорий Минеев безне Нина түтиләргә үзе озата...

Урта Баграж якларына килеп чыксагыз, Нина түти янына керми китмәгез, дип, байтактан әйтеп киләләр иде. Бу юлысында, төбәп, Нина түтиләргә киттек. Нәрсә белән шаккаттырыр - әлегә табышмак. Бәйли, чигә, диделәр - калганы - күрешкәч беленер.

Баграж урамнары киң икән

Баграж авылы җирлеге башлыгы Григорий Минеев безне Нина түтиләргә үзе озата барды. Матур гына авыл урамы. Башка керәшен авылларындагы кебек, заманча, шәп итеп төзелгән йортлар арасында, бер якка кыегаеп, хуҗасыз калганлыкларын искәртеп утыручылары да, ныклы каралты-кура янәшәсендә, менә җимереләм, менә җимереләм, дип торганнары да очрый. Төзекләре, каралганнары - күбрәк - шунысы сөендерә.

Урта Багражлылар юл юк, ут юк, су юк, дип зарлана алмыйлар - боларның барысы да - тәртиптә. Григорий Минеевны авыл җирлеге җитәкчесе итеп, моннан өч ел элек сайлаганнар. Бу камытны киюенә өч кенә ел узса да, ул тормышын гомере буе авыл белән бәйләгән егет. Инженер-механик та булган. Газлаштыру проектлары чыккач, яңа һөнәр - газ кертүче һөнәрен үзләштереп, йортларны газлы итүдә эшләгән. Озак еллар бригадир хезмәтен башкарган. Менә инде соңгы елларда авыл җирлеген җитәкли икән. Зарланучылар нәселеннән түгел Григорий: тегеләй итеп сорасак та, болай итеп карасак та, авызыннан бер генә зарлану сүзе дә чыкмады. Югыйсә, авыл җирлегендә чишеләсе мәсьәләләр баштан ашкан була.

Эшләргә теләгән кешегә монда эш җитәрлек. 3 авылны - Югары һәм Урта Багражны, Сарсаз-Баграж авылларын берләштергән "Үрнәк" подразделениесе ("Восток" җәмгыятенә карый) эшләп килә. Фермаларда тана, үгез асрыйлар. Баш саны - мең тирәсе икән. Аена ике тапкыр хезмәт хакы түлиләр, бер көнгә дә соңартканнары юк, ди. Шәһәр кешеләренә бу турыда хыялланырга гына кала. Хәер, авылга кайтучылар да бар икән анысы. Тик андыйларның күбесе - пенсия яшендәгеләр. Мал асрыйм, дисәң, билдән печәне үсә, чабып-җыеп, тюгы белән китереп бирәләр. Тик күпләрнең инде терлек асрап азапланасылары килми, шәһәрчә яшәргә өйрәнгәннәр. Магазиннан сатып алу очсызгарак төшә, диләр. Шуңа, авылда савым сыерлар биш кенә хуҗалыкта калган.

Менә кем икән ул Нина түти

Нина түтиләр өенә җиттек. Ире ягыннан фамилиясе - Гыйззәтуллина, кыз чагыныкы - Архипова икән. Өйгә узганчы ук, борынга яңа пешкән икмәк исе килеп бәрелде. Ул исне язып кына аңлатып бирерлек түгел. Ишектә, балкып, йортның хуҗасы үзе дә күренде. 87 яшьлек дип әйткәннәр иде, кая ди ул - кызлар сыман әле. Ипине дә көн саен үзе сала икән. Ипи янына бер-ике дурычмагын да тыга. Пешкән ризыклары - ашап туйгысыз.

Стеналарга рамка эченә урнаштырылган чигү үрнәкләре эленгән. Рәсемнәрнең ниндиләре генә юк монда! Парлы аккошлар да, парлы күгәрченнәр, торналар да, роза гөлләре, анюткины глазки кебек чәчәкләр дә, икона итеп куярга төрле изгеләрнең төсләре дә... Үрнәкләрен кайчандыр художник булып эшләгән ире - Авзал абый ясап калдырган. Биеменнән күчергәннәре дә бар, үзе уйлаганнары да байтак. Кечкенә чагыннан ук чигәргә әвәс була ул. Әнисе - Сарсаз авылы кызы - Сатый Кәтернәсе җон җепләрен манып бирә. Сүтелгән капчыкларга рәсемнәр төшереп, Нина түти алардан чып-чын сәнгать әсәрләре чыгара. Ул чиккән әйберләр Зәй районында оештырылган күп күргәзмәләрдә катнаша. Без килгәндә дә, байтак эшләре өйдә түгел - алып кителгән иде.

Нина түти, шактый гомерен Ташкент якларында үткәреп, киредән туган авылына кайткан кеше. Җир тетрәүне дә үз күзләре белән күрә, авырлыкларны бергә күтәрешә. Инде тормышлар рәтләнде, әйбәт кенә яшибез, дигәндә, ирен югалта. Ул хәсрәттән айнып килгәндә, перестройка шаукымы чыгып, тормышлар бөтенләй бутала. Анда яшәргә җай калмый. Тиз генә төянеп, яраткан иренең гәүдәсен мәңгегә Үзбәкстан җирендә калдырып, Урта Багражга кайтып төшәләр. Язмыш алдан белгертеп куйган, диярсең. Авылга бер кайтуында, Нина түти ерак кардәшләренең йортын ала. Кардәшләр дигәне - язучы Гурий Тавлиновлар була. Бертуган энеләре Иван дәдәй Тавлинов үлгәч, нигез хуҗалы булсын, дип, өйне Нина түтигә бирәләр (Гурий Иванович белән Нина түтинең әбиләре бертуган). Балалар, оныклар бергә җыйнаулашып, менә шул нигезгә кайтып төпләнәләр. Монда кайтуларына да егерме ел узган инде. Әле ул хәлләр кичә генә булган кебек, дип искә ала Нина түти.

Тавлиновлар

Инде бу сөйләшүләр кайчандыр Гурий Тавлинов яшәгән йортта баргач, Нина түтидән язучы турында да сөйләттерәсе килә.

Архиповлар семьясында бер малай (Питер исемле), биш кыз үсә. Гурий Тавлинов Нина түтинең Питер дәдәсе белән дус була. Ике дусның арасын суыткан бер истәлекне дә сөйләп алды ул.

Ул чорларда авылларга уполномоченный җибәрәләр. Җитәкчеләрнең дә, колхозчыларның да һәр адымын тикшереп торырга. Бер чакны Нина түтинең дәдәсенә өйдәгеләр постау пәлтә тегеп бирәләр. Алдан килгән уполномоченныйның өстендә дә нәкъ шундый постау пәлтә була. Яңа пәлтә куанычы белән бүлешергә кергәч, Гурий, Питергә карап: " Бәрәч, син тач "бәла" уполномоченный булгансың бит", - ди ( кешегә гел бәла китергәч, "түрә"не авылда шулай атыйлар). Шуннан Питергә әлеге кушамат бөтенләйгә ябышып кала - "Бәла Питере" диләр үзен.

Тавлиновлар авылда иң укымышлы семья була. Әтиләре - Иван дәдәйне, нәхак бәла ягып, кулга алалар. Бераздан суд булып, атып үтерәләр. Гаебе юк икәне соңыннан беленә беленүен, тик инде ул хатаны берничек тә төзәтеп булмый. Тормышлары бик авыр булса да, Марҗый түти балаларын белемле итәргә тырыша. Үзе дә үзлегеннән күп укый, киңәш сорап килүчеләрне беркайчан да кире бормый. Иренә бәла ягучылар авылдашлары булса да, беркайчан да аларга ачу сакламый. Үлеләр өстендә укырга да аны чакыралар. Гомумән, Тавлиновларның барысы да әйбәт кешеләр булды, дип, хәтерендәге истәлекләрен барлады Нина түти.

Нигез саклау

Архиповларда бер малай, биш кыз үскәнен алда әйтеп узган идек. Питер дәдәләренең генә гомере кыска була - пенсиягә дә чыгарга өлгермичә, китеп бара. Ә менә "кызларның" барысы да исән әле. Өлкәннәре - Начтук түти 92 сен тутырган. Калганнары - аның артыннан куа. Аларның өчесе туган авылларында яши. Барысы да тәртиплеләр, бер-берләренә терәк, таяныч булып гомер кичерәләр. Хезмәтләрен шушы авылга багышлаганнар.

Нина түти безне капка төбенә чыгып озатып калды. Гурий Тавлинның туган нигезеннән. Балалары белән бергә иске йортны сүтеп, яңасын күтәрергә дә исәпләре булган. Тик әллә нәрсә итәктән тартты, ди Нина түти. Өйнең бер ягына пристрой ясап, җәйгелеккә зурайтканнар, ә төп өлешен шул килеш калдырганнар. Хәтер бит ул, күпме истәлекләрне саклый, язмыш мине юкка гына бу йортка китереп утыртмагандыр, ди нигез хуҗасы. Их менә шушы өйнең бер почмагына: "Бу йортта язучы Гурий Иванович Тавлинов яшәде", - дигән истәлек язуы кадакларга иде, дип тә хыяллана үзе. Килгән-киткән белсен, исенә төшерсен иде. Әле бит ул йорт Гурийның әтисе - нәхакка рәнҗетелеп, гомере өзелгән Иван дәдәй турында да күпме хәтирә саклый. Бу турыда да онытмаска тиеш кешеләр. Хаталар турында онытырга ярамый - яңадан аларны кабатламас өчен. Менә шулай уйлый Урта Баграж авылының иң хөрмәтле кешеләреннән берсе - Нина Львовна Гыйззәтуллина.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: