Туганайлар

Авыл белән бер яшьтә ул

Табигатьнең гүзәл җиренә урнашкан Поповка авылы берничә ел элек бер гасырлык юбилеен билгеләп узды. Әлеге авылның иң өлкән кешесе Иван Глуховка - 93 яшь. Авыл белән яшьтәш бабай Поповканың үткәнен әле дә хәтерли, зиһене яхшы, кызыклы әңгәмәдәш. Репрессия, сугыш елларын, үзгәртеп кору чорын күргән буын вәкиле ул. Иван Глухов -...

Табигатьнең гүзәл җиренә урнашкан Поповка авылы берничә ел элек бер гасырлык юбилеен билгеләп узды.
Әлеге авылның иң өлкән кешесе Иван Глуховка - 93 яшь. Авыл белән яшьтәш бабай Поповканың үткәнен әле дә хәтерли, зиһене яхшы, кызыклы әңгәмәдәш. Репрессия, сугыш елларын, үзгәртеп кору чорын күргән буын вәкиле ул. Иван Глухов - тумышы белән Урта Баграждан, кечкенәдән әти-әнисе белән бирегә яшәргә дип күчеп килгән булалар. Репрессия җилләре Глуховларны да читләп узмый. Бу 1931 елның көзе була. Ул шомлы көзне Иван ага яшьле күзләрен сөртеп искә ала. Глуховларны, кулак ярлыгы тагып, Краснокамский шәһәренә кәгазь комбинатына эшкә озаталар.
- Хуҗалыкта ат һәм сыер, кош-корт кына иде, юкса. Глуховлар, дистәдән артык аты, мөгезле эре терлеге, 40 дисәтинә җире, эшчеләре бар дигән яла белән нахакка рәнҗетелде. Әле дә хәтеремдә, әтине төнлә уятып, ә иртән әнине без - өч баласы - мин, Егор һәм Федосияне алып киттеләр. Ул вакытта тутабыз Марфа тиф авыруыннан аңын югалтып ята иде, аңа тимәделәр. Безне башта Алабугага алып киттеләр, бер чиркәүдә безнең кебек кулак гаиләләре күп иде инде. Төнлә барыбызны да Краснокамский шәһәренә озаталар. Андагы күргәннәрне сөйләп бетерерлек түгел. Ике елдан әтиебез дизентериядән үлде, - ди Иван бабай.
Шулай итеп, Глуховлар сөргендә әтисез кала. Әниләре, йөри торгач, кире Поповкага кайту бәхетенә ирешә. Ана шул рәвешле газизләрен ачлыктан йолып кала. Тик Глуховларны авылда да ачлык һәм ялангачлык көтеп тора. Алар яшәгән йорт чит кулларга күчкән, терлекләр таратылган була. Анага балалары белән хәер сорашырга
гына кала.
Шул рәвешле алар биредә төпләнә. Инде семья аякка басканда сугыш башлана. Иванга ул вакытта 20 яшь тулган була. Балачакта күзенә салам кадалган булганга күрә, аны сугышка алмыйлар. Ул вакытта табиблар аның карточкасына "хәрби хезмәткә яраксыз" дип язып куя.
Фронтка китәргә язмагач, Иван Свердловскийдагы "Уралмаш" заводына эшкә урнаша. Анда дистә елдан артык эшли, танкларга мотор җыя. Шул рәвешле, тылда Җиңү таңын якынайту өчен тырыш хезмәт куя. Биредә ул тормыш иптәше Матрена Ельцина белән танышып, кавыша. Матрена Киров өлкәсеннән була. Свердловскийда кранчы булып эшли. Глуховлар семьясында бер-бер артлы балалар дөньяга килә. Иван гаиләсе белән Поповкага күчеп кайта. Авылда өч кыз һәм ул үстерәләр. Бүгенге көндә Иван дәдәйнең хатыны Матрена Васильевна һәм кызы исән түгелләр инде. Ул улы Сергей тәрбиясендә яши. Сергей һәм килене Любовь күп итеп мал-туар асрап көн күрә. Иван дәдәй аеруча атлар ярата. Ул үзе дә кул кушырып утырмый, ат җигү өчен кирәк-яраклар ясый. Балта эшенә дә оста булган. Хәзер әлеге шөгыль белән мавыгу өчен дәрт бар, ә менә дәрман юк, дип көлә ул. Эш кораллары өчен менә дигән итеп саплар ясый әле. Иван Семенович беркайчан тәмәке тартмаган, исерткеч эчемлекләрне бары бәйрәмнәрдә генә кулланган. Җитди авырганын да хәтерләми, бик борчыгач, сукыр эчәгесенә операция ясаткан булган. Бик диндар, яшьләрне дә динле, иманлы булырга чакыра ул. Иван дәдәй Питрау көнне туган. Питрау - аның өчен икеләтә бәйрәм.
Рәзимә КАШАПОВА,
"Зәй офыклары"

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: