Туганайлар

Алар бәхетләрен тапканмы?

Безнең керәшен халкы бәхет эзләп кая гына барып чыкмаган. Хәер, бәхет эзләп дип әйтү дөреслеккә бик үк туры килеп бетмидер. Булганына шөкер итеп, туган җирләрендә генә яшәп ятарлар иде дә бит, җан башына бүлеп бирелгән җир семьяны туйдырырга җитмәгән. Мамадыш районы Кумырык авылында яшәүче карендәшләребезнең туган авылларыннан чыгып китүләре дә...

Безнең керәшен халкы бәхет эзләп кая гына барып чыкмаган. Хәер, бәхет эзләп дип әйтү дөреслеккә бик үк туры килеп бетмидер. Булганына шөкер итеп, туган җирләрендә генә яшәп ятарлар иде дә бит, җан башына бүлеп бирелгән җир семьяны туйдырырга җитмәгән. Мамадыш районы Кумырык авылында яшәүче карендәшләребезнең туган авылларыннан чыгып китүләре дә җир җитмәүдән була. 1911 елда авылдан 100 капка белән кузгалып, ерак Красноярск урманнарына килеп төп­ ләнәләр. Җитәкчеләре - авылдашлары - Тимофей Тарасов дигән кеше була. Шулай итеп, Тарасовлар- ның яртысы - Кумырыкта кала, яртысы чит җирләрдә йорт торгыза.
Моннан ике ел элек җырчы Виталий Агапов ул якларга барып чыгып, анда яшәүче карендәшләребез белән элемтә урнаштырып кайткан иде. Со- ңыннан ул аларны "Керәшеннәр җыру әйтә" дигән фестивальгә дә чакырды. Шул фестивальгә килешли, алар ата-бабаларының туган җиренә - Мамадышка, Кумырык авылына туктап, туганнары белән аралашты, кунак булдылар. Шуннан бирле ике арадагы дуслык, туганлык җепләре һаман саен ныгый бара. Инде менә ерак Красноярск җирләрендә яшәп ятучы бик үзенчәлекле халык турында башкалар да кызыксынган. Красноярск крае Пиров районы Комаровка (халык телендә - Кумырык) авылы керәшеннәре турында документаль фильм төшерелгән. Аның исеме "Непотерянный рай. Кряшены" дип атала. Фильмның авторлары - Сергей Герасимов белән Денис Штепа. Алар фикеренчә, бүгенге көндә бик үзенчәлекле, бай культурага ия булган керәшеннәр, аларның проблемалары турында башка халыклар да белергә тиеш. Бу халыкларның ана теле булган - керәшен теленең югала, онытыла баруына фильм авторлары да борчылуларын күрсәтәләр. Әгәр дөньялар шулай "үз көенә" генә барса, 20-30 елдан шундый бай культурасы булган халыкның, башкалар эчендә эреп, юкка чыгасын кисәтәләр.
Керәшеннәрнең бу җирләргә килеп утыруы, үз гореф-гадәтләрен, йолаларын саклаулары, борынгы җырларын онытмаулары турында фильм барышында Лидия Тарасова (1911 елда шушы күчешне оештырган Тимофей Тарасовның правнугының хатыны) сөйләп таныштыра. Яңгырлар яумаганда, күмәкләшеп үткәрелә торган "Чүк боткасы" йоласын мәктәп балалары белән берлектә күрсәтеп киттеләр. Тик алар күрсәткән "Чүк" белән Татарстанда яшәүче керәшен әбиләре хәзер дә үткәрә торган "Чүк боткасы" арасында уртаклык әллә ни калмаган инде.
Фильм барышында авыл энтузиастлары оештырган музейга да "кереп чыгасың". Монда да иң кадерле әйберләр юкка чыккач, кирәкмәс дип чыгарып ташлангач кына тотынганнар. Шулай да туку станогы, җөй машинасы кебек кыйммәтен югалт маган әйберләр калган әле.
Моңа кадәр сакланган әйберләрнең иң кадерлеләре - әбиләре сандыкларыннан тартып чыгарылган керәшен күлмәкләре, билгеле. Тормышлары чиксез авыр елларда да аларны кумырыклылар чыгарып сатмаган, ризыкка алыштырмаган. "Кагылырга ярамый торган" әйберләр булып торганнар. Җыручы түтиләр, 1974 елда фольклор ансамбле төзеп, сәхнәгә менәргә уйлагач, кадерле күлмәкләр "үз урыннарын" тапкан. Алар бүген дә "Чишмә" ансамбле җыручылары өстендә.
Фильмда Анна Алексеева дигән түтинең керәшенчә иман әйтүе дә күрсәтелде. Бусы инде нәкъ безнеңчә: күңеленә килгән теләкләрен иман кебек итеп тезде дә тезде. Балалары исәнлеген дә, илләр тынычлыгын да, үзенә тазалыкны да Тәрегә башырып сорады.
Фильм барышында авторлар үзалларына: "Туган җирләрен мәңгегә калдырып, бу якларга күчеп килүчеләр бәхетле булдылар микән соң?" - дигән сорауны куялар. Тик "әйе" дип тә, "юк" дип тә әйтә алмыйлар... Кумырык керәшеннәре ул чакта үзләрендә җир булмаганлыктан шушы ерак урыннарга килеп урнашканнар. Ә хәзергеләр туган нигезләрен ни дип ташлап китә? Барган җирендә аны бәхет көтеп торамы? Бу сорауга җавапны берәү дә әйтә алмый торгандыр...
Мария МАРТЫНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: