Туганайлар

Зәйлеләр тарих белән кызыксына

17 ноябрь көнне Зәй шәһәрендә беренче Укытучыбыз, просветитель-агартучыбыз Василий Тимофеевич Тимофеевның олы юбилеена багышланган фәнни-практик конференция узды.

"Социальнокультурное развитие кряшен Восточного Закамья. Прошлое и настоящее" дигән темага күптөрле кызыклы чыгышлар тыңланды. Конференцияне оештыручылар - республиканың Культура министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Зәй муниципаль районы Советы, Мәрҗани исемендәге тарих институты, Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы. Өч йөз кешегә исәпләнгән зал халык белән шыгрым тулы булды.

Бу - Зәй керәшеннәренең үзаңы үсү, киләчәкләренә карата битараф булмаулары турында сөйли торган факт. Тыңлаучыда кызыксыну уята торган чыгышлардан соң күп кенә сораулар бирелү дә зәйлеләрнең үз тамырлары белән ныклап кызыксына башлауларын күрсәтә. Конференцияне Зәй керәшеннәре җәмгыяте җитәкчесе Иван Яковлев алып барды. Чыгышларда яңгыраган кайбер фикерләр белән укучыларыбызны да таныштырабыз.

Геннадий Макаров - Казан дәүләт консерваториясе доценты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе:

Балалар иҗат үзәгендә керәшен компонентын ныгыту кирәк

"Мин үзем тумышым белән Зәй төбәге кешесе. Пидәр авылына кайтып йөргәндә, керәшеннәрнең искиткеч бай культурасы, фольклоры, зирәк акыллылыгын күреп, халкыбыз өчен горурлык хисләре кичерә идем. Еллар үткән саен, шушы байлыкның әкренләп-әкренләп югала баруын күзәтү - күңелгә тирән җәрәхәт сала. Рухи байлыкларыбызны яшь буынга тапшыру механизмын җимердек. Бергәләп, җиң сызганып тотынганда гына, ул механизмны яңадан көйләп була. Зәйдә дә, башка урыннардагы кебек, Балалар иҗат үзәкләре бар. Бик матур чыгышлар ясыйлар, уңышларга ирешәләр. Белүебезчә, Үзәктә керәшен укытучылары да эшли. Шәһәрдә бик күп керәшеннәр яшәгәнен исәпкә алып, әлеге үзәкләрдә керәшен региональ компонентын кертеп була бит. Җитмешенче еллар ахырында Зәй төбәге керәшен авылларында думбрачылар да, гөсләчеләр дә очрый иде, ә хәзер аларның берсе дә юк. Нугай-курай дигән музыкаль уен коралыбыз да булган. Сәвәләй авылында Иван Черкасов (кушаматы - Печник Иван) уйнап та, кураен ясап та күрсәткән иде үземә. Шушындый музыкаль коралларыбыз, аларда уйный белүчеләребез кайда? Курайның үзен дә хәзер башкорттан кергән, дип йөриләр, ә бит ул безнеке булган".

Радик Исхаков - Тарих институтының Керәшеннәрне һәм нагайбакларны өйрәнү үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты:

Иртәгә соң булуы бар

"Керәшен тарихын фәнни яктан өйрәнү, кызганычка каршы, күп еллар дәвамында кирәк дип саналмаган. 2010 елда Тарих институты составында Керәшеннәрне өйрәнү үзәге ачылгач кына, әлеге мәсьәлә кабыргасы белән куелды һәм узып киткән алты ел эчендә шактый эшләр башкарылды. Күп санлы конференция, түгәрәк өстәл утырышлары, фәнни "яклаулар"дан тыш, матбугатта да шактый хезмәтләр басылды. "Кряшенское историческое обозрение" альманахы даими чыга башлады. XVI-XX гасырларда керәшеннәр тарихы һәм мәдәнияте буенча беренче коллектив монография бастыруга әзер, киләсе елга дөнья күрер, дип торабыз. Аның күләме - 1022 бит. Институтның 20 еллык юбилее тантанасына килгәч, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та керәшен тарихын ныклап өйрәнергә кирәклеккә басым ясады.

Галимнәр килеп өйрәнеп китәрләр әле, дип көтеп ятмыйча, һәр төбәк үз тарихын өйрәнү буенча эш башласын иде. Ә без, үз чиратыбызда, хезмәттәшлеккә әзер. Кирәк икән, белемнәребез белән дә, киңәшләребез белән дә, материалларыгызны бастыруда да ярдәм итә алабыз. Авылларыбыз кечерәеп, анда яшәүчеләр саны һаман әзәеп бара. Димәк, ашыгырга кирәк. Бу эшне иртәгәгә калдырсак, бөтенләйгә соңармагаек".

Лилия Мөхәмәдиева - Тарих институты Керәшеннәрне һәм нагайбакларны өйрәнү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты:

Керәшен тамырына кайчан балта чабыла?

"1917 елгы революциядән башлап 20 елларга кадәр керәшеннәрдә уяну-күтәрелеш чоры була. Халык санын алу мәгълүматлары буенча РСФСРда 300 меңләп керәшен яши. Күпчелеге хәзерге Татарстан җирендә торса (100 меңләп), калганнары Минзәлә, Бәләбәй өязләрендә, Себердә, Иркутск, Красноярск якларында гомер кичерә. Керәшеннәр 1920-1926 елларда үзләрен аерым халык итеп теркәүне, РСФСР составында автономик республика булып яшәүне сорый. 1921 елда хәзерге Тукай районы Борды авылында үткән керәшен съездында автономия төзү мәсьәләсе кабыргасы белән куела. Мәсьәлә уңай хәл ителгән очракта, хәзерге Башкортстан республикасының Бакалы авылы Керәшен башкаласы итеп күрсәтелә.

Шул чакта "Сәнәкчеләр күтәрелеше" дигән халык бунты чыгып, алга куелган планнар җимерелә. Халыкның соңгы икмәген җыюга каршы крестьяннар сәнәк-балта күтәреп чыга. Елань авылы янында фетнәчеләр азык-төлек җыючы төркемгә һөҗүм итә, аларга башка авыллардан да крестьяннар килеп кушыла. Фетнәчеләр саны 50-60 мең кешегә җитә. Крестьяннар бунтын большевиклар зур сандагы гаскәр җибәреп кенә бастыра ала. Авыл агаеның соңгы бөртек икмәге дә тартып алынгач, 1921 елда коточкыч ачлык башлана. Ул елларда ачлыктан 600 меңләп кеше кырыла. Керәшеннәргә автономия бирү мәсьәләсен кабаттан күтәртмиләр. Татарстан автономияле республикасы төзелгәч, аларны автоматик рәвештә татарлар белән кушалар. "Халык саны әз, үз телләре юк" дигән сәбәп күрсәтелә. Ул чорларда керәшеннәрдә дистәдән артык исемдәге газета, журнал чыга, үз издательстволары була. Керәшен укытучылар әзерләү мәктәбе педтехникум итеп үзгәртелә. Керәшен театры яшәүдән туктый. Керәшен тамырына нәкъ менә шушы елларда балта чабыла".

Юбилей елы дәвам итә

Югарыда санап кителгәннәрдән тыш, Тарих институтының өлкән фәнни белгече, тарих фәннәре кандидаты Алмаз Мөхәмәдиевнең, Әлмәт епархиясеннән протоиерей Иоанн Антиповның, Федоровка авылы тарихчы-эзләнүчеләре Василий Васильев, Валентин Атласовларның кызыклы чыгышлары булды. Һәр докладчы керәшен халкының киләчәге өчен борчылып, ялгышларны төзәтү өчен ниләр эшләргә кирәклеген күрсәтергә тырышты. Сәвәләй авылы культура йорты директоры Ольга Бутяева, Сарсаз-Баграж мәктәбе директоры Валентин Мартемьянов керәшен культурасын саклап калу өстендә эшләү тәҗрибәләре белән бүлештеләр. Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова просветитель-агартучы Василий Тимофеевның 180 еллыгына багышланган чаралар барышы, башкарылганнары һәм алда торганнары турында сөйләде, зәйлеләрне әлеге чараларда активрак катнашырга чакырды.

Тагын укыгыз:

Зәйлеләр керәшен тарихы белән кызыксына

На конференции в Заинске обсудили социокультурное развитие кряшен

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: