Зәй районыннан чыккан күренекле карендәшләребез
Җырчы Җәкәү йортында Зәй керәшеннәре айлыгы башланды
Зәй төбәге — керәшеннәр тарихында зур урын алып торган төбәк. Зәй керәшеннәре этнографик төркемен, традицион көнкүрешкә һәм мәдәнияткә тугры булганнары өчен, еш кына «чи керәшеннәр» дип, яисә, табигый керәшеннәр дип атыйлар. Сан ягыннан, Казан арты керәшеннәре төркеменнән соң, бу төркем икенче урында тора.
Керәшеннәр Зәй районына караган 25 авылда һәм Зәй шәһәрендә гомер итә:
Алексеевка,Әхмәт,Югары Баграж, Дмитровка, Дурт-Мунча,Зичәбаш,Ирнә, Кабан-Бастрык, Кәдер, Налим, Түбән Биш, Яңа Тәкмәк,Поповка,Бишсубаш, Сәвәләй, Сәрәпәле, Сарсаз-Баграж, Апач, Якты Күл, Урта Пәнәче, Урта Баграж,Туңылҗа,Төги, Федот, Пидәр.
Кызганычка каршы керәшеннәрнең Ильич, Никкүчтем (Малый Багряж) авыллары юкка чыккан авыллар исемлегендә.
Зәй керәшеннәре арасында республикада гына түгел, илкүләм танылган шәхесләр байтак. Алар арасында дәуләт эшлеклеләре, артистлар, спортсменнар, мәгариф хетмәткәрләре бар:
Гурий Тавлин– танылган язучы, ТР ның атказанган мәдәният хезмәткәре;
Марс Михайлов - РФ һәм РТ ның атказанган фән эшлеклесе, Белград университетының мактаулы профессоры;
Фёдор Симашев - чаңгы спорты буенча атказанган спорт мастеры, РТ ның атказанган физик культура хезмәткәре;
Кузьма Байрашев - Россиянең табигать белеме академиясе профессоры, атказанган фән һәм мәгариф хезмәткәре;
Анатолий Смирнов – тарих фәннәре докторы, философия фәннәре кандидаты, профессор;
Михаил Герасимов - геологик-минералогия фәннәре докторы;
Виталий Агапов – Татарстаның халык артисты;
Наиль Дунаев - Россияның атказанган, Татарстанның халык арстисты; Макаров Геннадий Михайлович – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре кандидаты;
Татьяна Дунаева - педагогия фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре;
Зинаида Васильева – Татарстанның атказанган артисты;
Геннадий Максимов – композитор-музыкант, педагог, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре;
Владимир Васильев – җырчы, Татарстанның атказанган артисты;
Михаил Аверьянов - 1997-2002 елда РТ прокуратора хезмәткәре, юстициянең өлкән киңәшчесе;
Зинаида Кузнецова – педагогия фәннәре докторы, профессор, СССРның спорт мастеры;
Вениамин Григорьев – Социалистик хезмәт герое, экономика фәннәре докторы, РФ ның атказанган химигы;
Григорий Белышев– техник фәннәр докторы, СССРның атказанган уйлап табучысы;
Мария Хуснутдинова – Социалистик хезмәт герое;
Александр Филиппов – журналист, РТ ның атказанган мәдәният хезмәткәре;
Светлана Минеева (Ясмин) – җырчы;
Алена Муханова - җырчы.
Хәзерге вакытта Зәй районында 8 керәшен ансамбле эшли:
«Жиләк» халык фольклор ансамбле (Район мәдәният йорты)
«Зичә буйлары» фольклор ансамбле (авыл хезмәткәрләренең җыелма ансамбле)
«Баграж буйлары» фольклор ансамбле (Сарсаз-Баграж авылы)
«Керәшен моңы» һәвәскәр вокаль ансамбле (Якты Күл авылы)
«Бишкәй» балалар фольклор ансамбле (Түбән Биш авылы)
«Сандугач» балалар фольклор ансамбле (Сарсаз-Баграж авылы)
«Тургай» фольклор ансамбле (Кадер авылы)
«Тургай» фольклор ансамбле (Урта Баграж авылы)
Билгеле шәхесләр, коллективлар белән сезне айлык дәвамында таныштырып барырбыз. Безнең белән бергә булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев