Туганайлар

Зәй конференциясеннән соңгы уйланулар

Зәй төбәгендә дә, ниһаять, керәшен җәмгыяте төзелде. Бу хакта "Туганайлар" гәҗитендә шактый зур материал бирелде. Миңа шул конференциядә Федоровка авылыннан делегат булып катнашырга туры килде.

Конференциянең оештырылышына, алып барылышына тел-теш тидерерлек түгел. Кунак итеп чакырылган галимнәргә, Республика керәшен оешмасы исполкомына, артистларга да зур рәхмәт. Зәйлеләргә хөрмәтләрен белдереп, әйтәсе сүзләрен әйтеп, барлык теләкләрен яңгыратып киттеләр. Конференциядән соң, шактый вакыт үтте. Андагы сүзләргә кире әйләнеп кайту, бәлки, кирәкмидер дә. Күңелдә калган төерне яңгыратмасам, тынычлана алмам кебек . Шуңа күрә карендәшләрем белән газета аша фикерләшергә булдым. Ул да булса - без кемнәр: керәшен татарларымы әллә керәшеннәрме, дигән мәсьәлә. Бу инде, һаман да шул - "былтыргы А" дигән кебегрәк килеп чыга. "Былтыргы" булса да, хәл ителмәгән бит әле ул...

Төер

Конференциягә Татарстанның халык артисты Виталий Агапов та килгән иде. Ул башкарган җырда яңгыраган сүзләр мине сискәндерде. "Без керәшеннәр, без татар!" дигән сүзләр "колакны ертты"(без чуаш, без мордва, без нугай, без сармат, дип җырласа да, дөреслеккә якынрак булыр иде. Без татар түгел!). Югыйсә, Виталий Агаповны керәшеннең керәшен икәнен иң нык таратучы кеше буларак беләбез. Әллә кайларда яшәп яткан карендәшләребезне Татарстанга китертеп, үзләренең тамырларын күрсәттерүче кеше дә бит әле ул. Нишләптер, бу юлысында, сәхнәдән әнә шундый җыр башкарды.

Керәшеннәр өчен күпсанлы хезмәтләр чыгарган, гомумән, республика керәшен оешмасы эше өчен тырышып йөргән галимәбез - Кабан-Бастрык кызы - профессор Татьяна Григорьевна Дунаева да керәшеннәр тарихы турында күбрәк информация бирә алган булыр иде, минемчә. Дөрес, Татьяна Григорьевна Чынгызханның сөекле улы Толуйның үтерелгән Керия ханы Тогрул кызы - несториан-христианка Саркатанига өйләнүе, 6 нчы гасырда ук көнчыгышта христианлыкның киң таралуы турында бераз гына әйтеп китте. Тик шулай да, ул керәшеннәрне татарның "субэтнос"ы итеп карарга кирәклегенә басым ясады.

Татар атамасы турында татар галимнәре

Мин бу язмамда татар исеменең килеп чыгуына, үзләрен татар дип исәпләгән халыкның да, чынында, күбесе татар түгеллегенә тукталмакчы булам.

Ризаэтдин Фәхретдиновның "Болгар вә Казан төрекләре" китабында болай язылган:

"Казан шәһәрен татарлар төзеделәр, дигән сүз дөрес түгел. Казан мәмләкәтендә Сарайдан килгән татарлар хөкем сөрсәләр дә, монда Чыңгыз кануннары кагыйдә буларак тотылмады. Гомуми фикерләр болгар төрекләрендә булганлыктан, ул кануннарны гамәлгә куя алмадылар. "Татар" сүзе Чынгыз гаскәрендә алда йөрүче бер төркем монгол гаскәренә махсус исем булып, этнографик (нәсел-нәсәп һәм кабилә-ыругка әйтелә торган) исем түгел, ул русларның "казначий"лары урынында. Чынгызның татар исемле гаскәри бүлегедер. "Татар" белән "монгол" арасында гомуми үзенчәлек шиксез булып, "татар" - җәмгыятьнең югары катлавы, "монгол" гади халык мәгънәсендә йөри. Шуңа күрә бу мәмләкәттә Нух пәгамбәрнең иярченнәре заманнарыннан бирле яшәгән кавемне "татар" дип йөртү - фарсыларны - рус, гарәпләрне италәян, чирмешләрне - көтүче, чуашларны йон тетүче дип йөртү кебек эштер. Монголстанда, ихтимал, "татар" исемендә берәр нәсел һәм кабилә дә бардыр. Ләкин Монголстан кайда да, Болгар кайда?!

"Монголлар ислам дөньясын, мәдәниятне харап иткәннән соң, шәһәрләрне һәм авылларны җир белән тигезләп киткәннән соң, дөнья байлыгын кәрваннар белән үз йортларына илткәннәреннән соң, һәртөрле байлыкларның чыганагы һәм дәүләтләрнең хәзинәсе булган болгар төрекләре өстенә бардылар (1223). Чөнки хәзер байлык белән көн күрүнең ләззәтен татыганнар, байлык тартып алу юлларын өйрәнгәннәр иде. Болгар төрекләре монголлар кебек сугыш чукмарлары түгел, бәлки йорт караучы, иген игүче, сәүдә итүче, һәм, гомумән, мәдәни һәм төзеклелек эшләренә бирелеп, дөньяны тынычлык белән уздырырга теләүче бер халык иде. Шул сәбәптән, ат өстендә дөньяга килеп, ат өстендә дөньядан китүче, шул ике арадагы гомерен сугыш чукмары ташып йөреп уздыручы татарларга каршы тора алмадылар һәм көннәрнең берендә татарлар хөкеменә калдылар, үзләренең бәйсезлекләрен һәм хакимлекләрен югалттылар".

Бу - гади генә бер кешенең сүзләре түгел - ә тарихчы, галим, Россия һәм Себер мөселманнары Духовный управлениесе мөфтиенең фикерләре!

Керәшеннәрне чукынган татарлар яки керәшен татарлары дип йөртү дә, Ризаэтдин Фәхретдинов сүзләре белән әйтсәк, "болгарны - татар, фарсыларны - рус, гарәпләрне - итальян, чирмешләрне көтүче..." дип әйтү кебек булып чыга.

Без көчләп чукындырылган түгел

Без керәшеннәрне Иван Грозный вакытында көчләп чукындырылган татарлар, дип тамгаларга тырышалар. Ә бит әз генә тарих белән таныш булган кеше дә Иван Грозныйның чукындырулар алып бармавын белә. Мәскәүдә 1880 елда Университет типографиясендә басылган "Изложение хода миссионерского дела по просвещению казанских инородцев с 1552 по 1867 год" китабында (авторы - А.Ф.Можаровский): "Царь Иван Грозный, отправляя в Казань в 1555 году с миссионерскими целями архиепископа Гурия, дал ему "Наказную Грамоту", в которой повелевал: "Крестить только тех татар, которые добровольно изъявляют согласие креститься и приводить их любовью по крещению, а страхом их по крещению никак не приводить", - дип язылган була.

1681 елда чыккан патша Указы да бары тик бай татарларга кагыла. Христиан диненә күчәргә теләсеннәр өчен, Федор Алексеевич мондый күрсәтмә бирә: "Низовых городов у мурз, и у татар, и у татарских жен, и вдов и недорослей и у девок поместья и вотчины с крестьянами и бобыли, отписать на Великого государя...и будут которые мурзы и татарове похотят в православную христианскую верукреститься и тех крестить и отписным крестьянам за ним быть по-прежнему", - диелә анда.

18 йөз башында таралган крестьян чуалышлары Петр патшаның яңа Указы чыгаруына этәргеч була. Болар турында - башка вакытта. Бүгенге язмамда без керәшеннәргә татар атамасының берничек тә кагылышы юк икәнен күрсәтергә теләдем. Ничек аңлыйсыз - анысы сездән. Гаепләмәгез.

Хөрмәт белән Василий Васильев,

Зәй районы Федоровка авылы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: