Туганайлар

Зәй керәшеннәре горурлыгы - Михаил Аверьянов

Карендәшебез Михаил Аверьяновның Зәй төбәгенә бәйле хезмәтләре турында

Зәебезнең үткәне, тамырлары  тирәндә. Аның тарихында   кара-кызыл дата саклана: Минзәлә өязе Зәй волостендә сәнәкчеләр фетнәсе буларак билгеле шанлы вакыйгага быел йөз ел тулды.  

Туган як тарихын өйрәнү музее архивында шул шанлы көннәр турында китаплар,  документлар, фотосурәтлар саклана. Татарстан Республикасы Конституция судының элекке  аппарат җитәкчесе Михаил Афанасьевич Аверьяновның «Сәнәкчеләр фетнәсе: канлы мозаика» дип исемләнгән китабы аеруча игътибарга лаек.   Туган як тарихын өйрәнү музеенда быел оештырылган  «Зәйдә крестьяннар каршылыгы» дип исемләнгән тематик чарада Михаил Афанасьевич фәнни консультант буларак шәхсән үзе катнашты.     

Кем соң ул Михаил Афанасьевич Аверьянов? Аның әлеге вакыйгага бәйле басмасы ни рәвешле дөнья күргән? Кызыксынуыбыз туган як тарихын өйрәнү музеена, аның хезмәткәрләре белән аралашуга  китерде.

- Михаил Афанасьевич язачак китабына сәнәкчеләр фетнәсе буенча материал эзләп, 2012 елның көзендә  безнең музейда булган иде. Безнең әлеге  аралашу тыгыз хезмәттәшлеккә китерде. Шулай итеп,  узган ел аның «Сәнәкчеләр фетнәсе: канлы мозаика» китабы 200 данәдә дөнья күрде. Михаил Афанасьевичның ике данәсен музей фондына тапшырды. Аннан быел музейда әлеге уңайдан  оештырылган чарада Михаил Афанасьевичның  фәнни консультант буларак катнашуы аңа үзенчәлек өстәде. Аның белеме, тормыш тәҗрибәсенә сокланырлык. Ул - киң эрудицияле, кызыклы әңгәмәдәш, заман белән атлаучы якташлары, туган ягы белән кызыксынучы гаҗәеп кеше, -ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.

Баксаң,  Михаил  Аверьянов тумышы белән Түбән Биш авылыннан икән. Данлыклы Түбән Биш мәктәбен  алтын медальгә тәмамлаган булган. Әлеге мәктәп - Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары - Наил Дунаев, Рабит Батулла, Мөдәррис Әгъләмовларга канат куйган уку йорты. Михаил  Аверьянов Мөдәррис Әгъләмов белән чордаш. Ул да мәктәп елларында уку йорты тормышында актив катнашучыларның берсе булып таныла:  «Уклар» мәктәп  стена газетасы редакторы була. Спорт белән шөгыльләнә, аеруча гер спорты, җиңел һәм  авыр атлетикаларны үз итә. Чаңгыда узышу һәм йөгерү буенча ике мәртәбә район чемпионы, җыр буенча район  үзешчән сәнгать смотрында дипломга лаек була, укучыларның физика-математика фәне буенча олимпиадасында  катнаша.    

Мәктәпне тәмамлауга,   Казан дәүләт  педагогика институтының физика-математика бүлегенә укырга керә. Биредә дә актив студентларның берсе була ул. Группаның спорт тормышында, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Җәйге каникулларда студентлар концерт төркеме белән Татарстан, Башкортстан,  Ульян, Пенза, Киров һәм Пермь өлкәләрендә чыгыш ясыйлар. Тамашачылар матур тавышлы җырчы, баянчы Михаил Аверьяновны көчле алкышларга күмә торган була. Якташ институттан соң  Чаллы районы мәгариф бүлегенә юллама белән эшкә кайта һәм Мәләкәс авыл мәктәбенә эшкә билгеләнә. Биредә  көндезге һәм кичке мәктәпләрдә  физика, математика, астрономия, сызым, җырдан укыта. Армия хезмәтендә дә булып кайта. Аннан  Чаллы районы мәгариф бүлегенә методист итеп эшкә билгеләнә: мәктәпләрдә математика, физик культура, башлангыч хәрби әзерлек фәннәренә кураторлык  итә. “КамАЗ“ төзелә башлаган еллар... 

Михаил Афанасьевич Чаллы районының гражданнар  оборонасы штабы башлыгы  итеп  билгеләнә, читтән торып Казан дәүләт  университетының юридик факультетында укый. «КамГэсэнергострой» җитештерү берләшмәсендә җитәкче урыннарда хезмәт куя. 1976 елда Социалистик ярыш җиңүчесе дип табыла.

Педагогтан - прокуратура хезмәткәре  

Якташ аннан хезмәт юлын юриспруденция юнәлешендә дәвам итә. 1977 елда Татарстан прокуратурасы органнарына эшкә алынып,  Мөслимдә прокуратура тикшерүчесе,  Әлмәт шәһәре прокуратурасында өлкән тикшерүче була. Тәҗрибә туплаган белгечне Татарстан Республикасы прокуратурасына  прокурор-криминалист итеп эшкә билгелиләр. Ике елдан  Казанның Ленин районы  прокурор урынбасары була.  Аннан республика прокуратурасында яңа оешкан аеруча мөһим эшләр һәм оператив-эзләү эшчәнлегенә күзәтчелек буенча бүлеккә башлык итеп  эшкә алына.  Бер елдан ул  Россиянең  Генераль прокуроры фәрманы белән Идел буе районы прокуроры итеп  билгеләнә.  Биш елдан инде Татарстан Республикасы прокуратурасына өлкән ярдәмче итеп күчерелә. 2002 елда лаеклы ялга чыга.

- Михаил Афанасьевич мәктәптә укыганда ук актив, иң яхшы укучыларның берсе иде. Әлеге сыйфаты аны кайда барса да озатып барды. Авылдашларына үтемле киңәшләре дөнья бәһасенә торырдай иде аның, - ди авылдашы, мәгариф ветераны Лев Ермолаев.        

Якташыбызның тырыш хезмәте тиешенчә бәяләнә. Берничә мәртәбә Татарстан, Россия, СССР прокуроратурасы тарафыннан бүләкләнә. 1981 ел эш нәтиҗәләре буенча  Татарстан прокуратурасы органнары Мактау тактасына кертелә.  

Казанның Ленин  районы   прокуратура базасында  Казан районы прокурор урынбасарлары өчен уку-методик семинар оештырылып, анда районның прокурор урынбасары Михаил Аверьянов эш тәҗрибәсе башка районнарга тәкъдим ителә.  

Аңа прокуратураның иң яхшы тикшерүчеләр Бөтенроссия һәм Бөтенсоюз  конференцияләрендә катнашу бәхете елмая. 1995 елда исә  хезмәт бурычын үрнәк, прокурор күзәтчелеге, үтерүләрне тикшерү һәм ачуда   һөнәри осталык күрсәтү һәм инициатива  өчен аңа Россия Генераль прокуроры фәрманы белән өлкән Юстиция Советнигы класслы чины бирелә.  

Юридик терминологияне татар телендә камил белгән  Михаил Аверьянов Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыруда актив катнаша. Аның тарафыннан Россия Федерациясенең Хезмәт, Җир, Гаилә,  Җинаять,  Җинаять-процессуль кодексларының һәм федераль законнарның татар теленә  тәрҗемәләре рецензияләнә.       

Юстиция министрлыгы эшче төркеме составында  Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының төп  норматив хокукый актлар буенча татар телендә электрон библиотека булдырыла. Моннан тыш, Михаил  Аверьянов тарафыннан тәрҗемә ителгән хезмәтләр китап итеп бастырыла.                                  

«Сәнәкчеләр фетнәсе: канлы мозаика”                             

2010-2019 елларда якташ тарафыннан гражданнар сугышы тематикасы,  1917-1920 елларда Россиядә милли-дәүләт төзелеше, шулай ук Зәй, Минзәлә районнары, Бөгелмә шәһәре туган як тарихын өйрәнү музейлары, архивларда әлеге чор материаллары өйрәнелә. Шулар нәтиҗәсе буларак аның узган ел  «Сәнәкчеләр фетнәсе: канлы мозаика» дип исемләнгән китабы  басыла.  Китапта әлеге фетнә барлыкка килү сәбәпләре, аның нинди максаттан оештырылуы, нинди алымнар кулланылуы турында бәян ителә.  Китап - туган төбәк турында кызыксынучыларга  укып туйгысыз басма. Гомумән, Михаил Аверьяновның Россия, республика һәм  район матбугатында 20дән артык фәнни, фәнни-популяр, укыту-методик хезмәтләре һәм әдәби әсәрләре басылды. Без – зәйлеләр Михаил Аверьянов кебек күренекле якташыбыз белән горурланабыз.

2002  елда якташ Татарстан Республикасы Конституцион суды рәисе ярдәмчесе итеп эшкә чакырыла.

2008 елдан -  конституцион суды аппарат җитәкчесе була.

2010 елда, пенсиягә китү сәбәпле, әлеге вазифадан китә.

2003-2010 елларда гражданнар хезмәте мәсьәләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршында совет әгъзасы була.

2005 елда «Казанның 1000 еллыгы” медале белән бүләкләнә.

2008 елда Татарстан Республикасының атказанган юристы исеменә лаек була.  

2009 елда  Татарстан Республикасының 3нче класслы хокукый  дәүләт киңәшчесе класслы чины  бирелә. 2012 елда Россия Федерациясенең  «Россия прокуратурасына 290 ел» медале белән бүләкләнә.

Рәзимә Кашапова, "Зәй офыклары"

Фото: Зәй офыклары

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: