Туганайлар

Зур Тәрбиттә Җармука

8 нче июнь көнне Кайбыч районы Зур Тәрбит авылында ярминкә узды. Ярминкәнең Троица бәйрәме көнне оештырылуы юкка түгел. Троица - Зур Тәрбитнең престол бәйрәме. Ярминкәнең тарихы 1913 елга ук барып тоташа. Бу елдан Казан губернаторы Указы нигезендә Зур Тәрбиттә язгы ярминкә оештырыла башлый. Аны Троица бәйрәменә туры китереп үткәрә башлыйлар....

8 нче июнь көнне Кайбыч районы Зур Тәрбит авылында ярминкә узды. Ярминкәнең Троица бәйрәме көнне оештырылуы юкка түгел. Троица - Зур Тәрбитнең престол бәйрәме.

Ярминкәнең тарихы 1913 елга ук барып тоташа. Бу елдан Казан губернаторы Указы нигезендә Зур Тәрбиттә язгы ярминкә оештырыла башлый. Аны Троица бәйрәменә туры китереп үткәрә башлыйлар. Авыл халкы үзенчә ярминкәне "Җармука" дип атый.

- Ярминкәгә сату итәргә күрше чуаш авылларыннан килгәннәр. Күбесенчә сатуда, заманына күрә он, шикәр, йомырка, йон, чүлмәк-чуен сыман әйберләр булган. Халык гөрләп бәйрәм иткән. Җармуканың төп атрибуты булып карусель саналган. Аны бездә "кәмит әйләндерү" дип йөртәләр. Җармука 60 нчы елларга кадәр дәвам итә. Шуннан соң ул тукталып торды. Без бу традицияне яңадан күтәрдек. Мондый
бәйрәмнәрне онытырга тиеш түгелбез, - диде авыл тарихын өйрәнүче Василий Уткин.

Ярминкәне, тукталып торганнан соң, беренче тапкыр узган елда оештырдылар. Ул Зур Тәрбит авылының 400 һәм Казан губернаторының ярминкә уздыру турындагы Указының 100 еллыгына туры килде. Иң кызыгы - кәмит әйләнү.

Иң кызыгы - кәмит әйләнү

Быел ярминкә авылның уртасында, мәдәният йорты каршында үтте. Килүче кунакларны "Ярминкәгә рәхим итегез!" дигән стенд каршы алды. Балалар өчен төрле уен җайланмалары эшләде. Мәйдан читендә "кәмит әйләнделәр". Иң зур чират та анда иде. Чөнки бәйрәмнең кызыгы да шунда бит. Кәмит янындагы тәртипне Виссарион Кошкин саклады.

- Элек кәмит янында чаң эленеп торган. Кешеләр утырышып беткәч, чаңга өч тапкыр сукканнар. Шуннан кәмит әйләнә башлаган. Әйләнүчеләрнең вакыты чыккач, чаңга тагын сукканнар. Бу инде туктарга дигән сигнал булган. Соңыннан, еллар узу белән, чаң барабанга, гармунга алышынган - дип, кәмит әйләндерү тарихы белән таныштырды Виссарион Вениаминович.

Ә хәзер карусель "кәмит әйләндерүченең" сигналы буенча эшли. Кул селтәп, "киттек!" диюгә, карусель өстенә менеп кунаклаган егетләр аны кул көче белән әйләндерә башлый. "Регламент" вакыты узгач, шулай ук туктатыла.

Күп еллар Кайбыч Сабантуенда күңел ачу чарасы булган бу карусельне, Җармука яңадан уздырыла башлагач, район администрациясе,
бүләк итеп, Тәрбиткә кайтарды. Кайчандыр, элеккечә, чаң белән дә эшли башлар әле, дип тә өметләник.

Узган белән бүгенгене ялгап
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, Чүти авылы җирлеге җитәкчесе Алексей Козлов, авылның тарихын өйрәнүче Василий Уткин авылдашларны бәйрәм белән котладылар. Ярминкәгә үз гаиләсе белән Турминское авылының Изге Троица чиркәве настоятеле отец Николай да килде. Авыл халкын бәйрәм белән котлап, Тәрбитлеләрнең матур бәйрәмнәренә соклануын белдерде.
Отец Николайның балалары Ангелина белән Роман бәйрәмгә болай гына килмәгәннәр. Роман изге бәйрәм турында шигырь сөйләсә, Ангелина әниләр турында җыр башкарды. Матушка Надежда да читтә калмады. Ул тирән эчтәлекле "Вера. Надежда. Любовь" исемле җырын бүләк итте.

Авыл үзешчәннәре өчен мәдәният йорты каршында кечкенә сәхнә эшләнгән. Авылда яңа оешкан "Миләшкәй" фольклор ансамбле быел беренче тапкыр уен әйтте, матур җырларын җырлады. Инде күпләргә таныш булган, "Туым җондозы" фестивалендә сәхнә тоткан "Бәләкәч", "Тәңкәләр" ансамбльләре бәйрәм мәйданын гөрләтте. Яшь җырчылар Сергей Мамин, Диана Леонтьева, Марина Тараканова, Оксана Уткина, Инна Драндрова башкаруындагы җырлар берөзлексез яңгырап торды. Узган белән бүгенгене ялгап, шушы көнгә туры китереп, авылда музей да ачтылар.

Теләгән кеше ярминкә көнне ачыл ган музейга кереп, авыл тарихы белән танышты. Музей иске авыл йортында урнашкан. Анда авыл халкыннан җыелган кыйммәтле экспонатлар - туку станогы, бала бишеге, чүлмәкләр һәм башка көнкүреш предметлары куелган. Өстәлдә авылдагы һәр гаиләнең Василий Уткин тарафыннан тупланган нәсел шәҗәрәсе ята. Ярминкә, һичшиксез, уңышлы узды. Мәйданда биюче халыкны яңгыр да куып тарата алмады, шатландырды гына. Чөнки зарыгып көтелгән яңгыр иде...

Ә моңа кадәр...
Престол бәйрәмнәре Торойсын булган Зур Тәрбит, Хазисан авыллары Турминское авылындагы Изге Троица чиркәвенә караганлыктан,
пәнҗешәмбе көнне үк башланган төп бәйрәм чаралары Турминское авылында барды. Бәйрәмгә атап, изге чишмә буенда, чачауник корылып, коену өчен купель ачылды. Бу купельны төзү өчен Хазисан авыл җирлегенең, конкурста катнашып, грант отуы турында инде алдан язган идек. Бу шатлыклы да, матур да тантанага прихожаннар гына түгел, священниклар, администрациядән кунаклар да килде. Без, "Туганайлар" да, авыл халкының тырышлыгына сокланып, аларның шатлыгын уртаклашып, изге судан авыз итеп, җаннарыбызга сихәт алып кайттык. 1805 елда төзелеп, Совет власте елларында 60 ел буена ябылып торып, 18 ел элек җимерек хәлендә халыкка кире кайтарылып бирелгән Изге Троица чиркәвенең бүгенге хәлен күреп шатландык. 18 ел буена чиркәүне аякка бастыру өстендә армый-талмый эшләүче священник отец Николай, дини тәрбия буенча прихожаннар арасында гына түгел, яшьләр, балалар белән дә зур эш алып баручы матушка Надежда белән аралашып, бәхиллек алып кайттык. Эшләгән эшләре уңай булып торсын кайбычлыларның, изге бәйрәмнәрдә, изге сәгатьләрдә!

Людмила БЕЛОУСОВА,
Татьяна ЛЕОНТЬЕВА,
Кайбыч районы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: