Туганайлар

Зоя Григорьева: Акча җитми. Заманча тормышны күргәнебез юк...

«Бездә буйдаклар, ялгызлар гына яши», – дип каршы алды безне Кукмара районының ике хуҗалыклы Бөяр авылында ялгызы гомер кичерүче 81 яшьлек Зоя Григорьева.

Күршедәге 89 яшьлек Серафима түтәй дә кияүгә чыкмаган. Алар көянтә-чиләк асып, чишмәгә суга йөри, керләрен дә кул белән юалар. Бирешмиләр, алга таба да шулай булсын!

Бөяр авылында заманында 200дән артык кеше яшәгән. 1970 – 1979 елларда аларның саны 45ләп кенә калган. Хуҗалыклар да 20 – 25тән артмаган. Зоя апа әйтүенчә, кемнәрдер күченеп киткән, йортларның кайберләре янгыннан зыян күргән. Элек биредә ат, сарык фермалары, тимерчелек алачыгы, амбар булган. Хәзер бернәрсә дә калмаган. Шулай да күрше авыллардагы ике фермерның үгез, ат фермалары хуҗалыгы бар.

Бүген яшәү урыны буенча 9 кеше теркәлсә дә, кышын ике йортның гына морҗасыннан төтен чыга. Калганнары җәй көне генә кайтып йөриләр. Газ кертелмәгән, юл юк. Өйләрен утын ягып җылыталар. Капка төбендә өелеп торган зур-зур утын бүкәннәрен күргәч тә моны чамаларга була. Әллә әбиләр боларны үзләре ярамы? «Юк, ярганнарын гына ташыйбыз», – диләр.

Янил авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбанов белдергәнчә, эш урыны булмагач, яшьләр авылда төпләнеп калмаган. Анда уңайлыклар да юк.

– Иң яшь дигәнең Олегка да – 48 яшь. Әгәр гаилә корып, балалары булса, алга таба бераз үсеш күренер иде әле, – ди Илгизәр әфәнде. – Салым акчасы 2,5 мең сум җыела. Ул кыш көне юлларны чистартуга, баганалардагы яктырткычларны алыштыруга тотыла. 50дән артык кеше яшәмәгәч, юллар салу программасына эләкми. Бәлкем, фермерларга ярдәм буларак, берәр программа нигезендә, күпмедер өлешенә юл салырлар. Авыл кешеләренең хәлләрен белешеп торабыз. Дүрт кешегә генә автокибет йөртеп булмый. Кирәк-яракны йә Олег үзе алып кайта, йә туганнары китерә.

Күрше авылда фельдшерлык пункты бар, әлегә әбиләргә аның кирәге чыкмаган. Икесе дә даруның да, уколның да, бүлниснең дә нәрсә икәнен белми. Саф һава, тәмле чишмә суы, ачык күңел, гел хәрәкәттә булу – сәламәтлекнең сере шунда.

4 кешегә концерт кирәкме?

Янил авылы клуб мөдире Гөлия Якупова әйтүенчә, авылда узган ел кичке уен оештырганнар.

– Дүрт кешегә концерт куярбыз дип барган идек, шунда туып-үскән башка авылдашлары да җыелган иде. Быел зурлап Сабан туе кебек уздырырбыз дип уйлаган идек. Пандемия булгач кына туктадык. Бәйрәмнәр үткәрергә ярый дигән сүзне генә көтәбез. Без һәрвакыт әзер. Концертта гадәттә 15ләп кеше катнаша. Җырчылар да, нәфис сүз осталарыбыз да бар. Укучылар, Янил авыл үзешчәннәре чыгыш ясады. Бөярдә яшәүчеләрнең күңелләре булды. Авылның шау-шулы чакларын искә төшерделәр. Табын корып, бергәләп чәй эчтек. Тагын килегез, дип елап озатып калдылар, – ди мөдир.

Әбиләрнең артистларны күптән күргәне булмаган икән. Тавышларын телевизор, радио аша гына ишетәләр. Күңел ачу бик тә ошаган, аларны тагын көтәләр.

Ике ахирәт язмышы

Фамилияләре дә бер төрле – Григорьевалар. Әйтерсең, язмыш аларга бер төрле сынау әзерләгән. Кияүгә чыкмасалар да, икесенә дә вафат булган бертуганнарының балаларын тәрбияләргә туры килгән. Зоя апа әнисе белән фаҗигадә һәлак булган энесенең кызларын үстергән. Бу вакытта Лидиягә – 2, Ларисага 4 кенә яшь була. Тагын 7-8 елдан әниләренең гомере өзелә. Үсмер кызчыкларга ятимлек ачысын тоярга ирек бирмәгән ул. Алар турында сөйләгәндә, күзләренә яшь тулып: «Үз кызларым кебек якын. Минем бәхеткәдер, еракка кияүгә китмәделәр», – диде. Күрше авылларда яшәүче кызлар аны кадер-хөрмәтли. Мунчага чакыралар, керләрен юарга булышалар. Яшәргә чакырсалар да, Зоя түтәйнең, үз өемдә, үз көем дип, туган нигезен ташлап китәсе килми. Шөкер, йөреп тора ич әле. Зоя апа иртән торуга радио кабызып, ил-көн яңалыкларын тыңлый. Аннан тавык-чебешләрен, эт-мәчесен ашата. Ашарга пешереп, кыштыр-кыштыр йөреп, көн үтә, ди. Җәй көне кышка дип кайнатмалар әзерли. Бөтнек, мәтрүшкә, гөлҗимешләр киптерә.

– Элек бер тапкыр ашарга пешергәч, кичкә нәрсә әзерлим дип баш вата идек. Хәзер суыткыч тулган, нәрсә ашарга теләсәк, шул бар. Җаныбыз тыныч. Шуңа күрә авырмыйбыздыр инде. Кышны кар көрәр өчен көтеп алам. Бу безнең өчен – тренировка, – ди Зоя түти.

Серафима әби 100 яшькә җитеп, якты дөньядан киткән бертуган апасының улы 71 яшьлек Валентин, оныгы Олег белән яши. Ул да аларны үз балалары кебек күрә. Икесенең дә сәламәтлекләре какшау. Шулай да Олег акча кирәк булгач, шабашкага йөргәли. Димәк, әбекәйгә һич тә авырырга ярамый. Ул аларга көч бирүче дә әле.

– Элек тә тормыш җиңел булмады, хәзер дә шулай. Сугыш елларында ачлык-ялангычлыкны күрдек. Үлән, черек бәрәңге ашадык. Колхозга кечкенәдән печән чабарга йөрдем. Хәзер дә – үз кыенлыгы. Су ташырга, мич ягарга кирәк. Утынны сатып алабыз. Җәен суны бакчага сибәргә насос белән суыртсак, кыш көне көянтә асып, чишмәгә суга, кер чайкарга йөрибез. Элек мал-туар асрадык, каралты-куралар янып беткәч, яңасын төземәдек. Бәрәңге утыртабыз. Акча җитми. Заманча тормышны күргәнебез юк, – ди Серафима әби.

Хәл белешеп торабыз

Авылда күршегә йөрү гадәте дә бетмәгән. Әлбәттә, шырпы, тоз, башкасын бир, дип сорап керү юк. Әмма хәл белешү дигән нәрсә юкка чыкмаган. Әгәр ахирәтләр бер-ике көн кермичә торсалар, ник биләмгә кермәдең, дип юксынып, бер-берсен эзләп керә икән. Капка төбенә чыгып, кич утырулар да онытылмаган. «Көнбагыш чиртергә теш юк, әмма рәхәтләнеп гәп сатабыз», – ди Зоя түти.

Әбекәйләр кияүгә чыкмаганнарына да, ялгыз калуларына да үкенмиләр. Бөяр авылы да алар өчен ташландык хәлдә түгел. Монда элеккечә тормыш гөрли дип хис итәләр икән. Болай күз аллаганда, яшәү җиңелрәк, ахры. Авыл сукмагына эзләр бөтенләй суынмаган. Чишмә суына күп кеше килә икән. Андыйлар әбиләргә гел бер төрле сорауны бирә: «Ялгыз торырга курыкмыйсызмы?»

– Юк, курыкмыйбыз, Аллаһтан гына куркабыз, – дип җавап бирә керәшен әбиләре. Картайсак та, үләсе килми, яшисе килә әле, диләр.

Сәрия Мифтахова

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: