Туганайлар

Зичәбаш

Урманнарга керсәң, агачларның Кәкересен кисмә, төзен кис. Гел дә бергә җыелышып булмый, Утыраек әле бүген кич. Керәшен халык җыруы. Зичә суының башланган урынына урнашкангадыр, ахрысы, бу керәшен авылын "Зичәбаш" дип атаганнар. Без үскәндә Зичә суында берәр килолы бәртәсләр, кара балык каптыргалыйлар иде. Әти-бабайлар үскәндә балыкны Зичәдән сәнәк белән каерып, ярга...

Урманнарга керсәң, агачларның

Кәкересен кисмә, төзен кис.

Гел дә бергә җыелышып булмый,

Утыраек әле бүген кич.

Керәшен халык җыруы.

Зичә суының башланган урынына урнашкангадыр, ахрысы, бу керәшен авылын "Зичәбаш" дип атаганнар. Без үскәндә Зичә суында берәр килолы бәртәсләр, кара балык каптыргалыйлар иде. Әти-бабайлар үскәндә балыкны Зичәдән сәнәк белән каерып, ярга ата торган булганнар. Хәзер Зичәдә ташбаш, этләй, сирәк-мирәк кенә чабаклар күренгәли.

Укытучылар җитешмәү сәбәпле, әнине шунда, Зичәбашка күчергәннәр. Ата-бабам авылы Шыкмайдан барганда карурманны чыгып, басу юлыннан бераз киткәч, Зичәбаш авылы күренә. Уйсу җиргә урнашкан ике урамлы матур авыл. Бакчаларны сап-сары буяу белән буяп чыкканнар. Сап-сары шул бакчалар уртасында мунчалар күренә. Сап-сары буяу ул көнбагыш икән. Керәшенчә - айбагыр. Айбагырлар арасында буй-буй түтәлләр: кәбестә, кыяр, шалкан, кишер үсә.

Нишләп соң күрше мөселман-татар авылларындагы бакчаларда көнбагыш, яшелчә үсми? Мөселман-татар гөмбә ашамый, бакчада җимеш агачлары, яшелчә үстерми. Бу - мөселман-татарның элек далада яшәп, утрак тормышка күчкән булуыннан килмиме икән? Димәк, керәшен утрак тормышлы булган. Мөселман-татар бу якларга даладан күчеп утырган булып чыга түгелме?

Бөтенесе без Зичәбашта дүрт ел яшәгәнбездер. Әмма шушы дүрт ел сабый күңелендә, сабый хәтерендә мәңге җуелмаслык матур тәэсир калдырган. Сигез яшьтә чагымда, 1946 елда бөтенләйгә ул авылдан китеп барсам да, мин һаман, өзлексез Зичәбашны сагынып яшәдем, сагыну гына да түгел, мин Зичәбашны төшләремдә күреп, җирси идем, хәзер дә җирсим. Еш булмаса да, мин берничә тапкыр Зичәбашка кайтып килдем. Кайтырга мөмкин булмаганда, мин шул җирсүемне, сагынуымны басар өчен гел-гел керәшен җыруларын көйлим.

Көмеш кенәй җөзек мин койдырдым,

Атлар бирдем аның лай какынай.

Атлар гына түгел, җан жәл түгел

Сез туганайларның какынай.

Зичәбашка килү белән безнең өч кешедән торган гаиләбезне Закъарлар янындагы буш йортка урнаштырдылар. Мин, сабый, бу йортка килеп керүгә үк шундый аерманы сизеп алдым. Керәшен йортының сул як түренә тәре куелган була. Тәредә Иисус, яки баласын кочаклаган Алла Анасы сурәте була. Тәрегә почмаклап бистәр асылган, бәйрәмнәрдә тәренең киштәчегендә шәм яна. Шул шәмнең серле яктысында кич утырулар бик күңелле була торган иде. Тәренең тузанын сөртеп һәр көн тазалап торалар.

Урамның икенче ягында, безгә каршы якта Начтый түти улы Сашук белән, аңа ундүрт яшьләр чамасы булгандыр, яшәп ята. Алар безгә туган кебек якын булып китте. Без Сашук дәдәй белән иртән урманга җиләккә барырга сүз куешкан идек. Мин иртүк Сашук дәдәйләргә кердем. Начтук түти күзикмәк пешереп маташа иде. Сашук дәй йокы симертә.

-- Сашу-ук! - диде Начтый түти. - Сашук! Тор! Әнә, Ырабит әллә кайчан торган. Тор, Сашук, юын, чукын, аннан ары сун күзикмәк ашарсыз. Аннан ары сун урманга китәрсез.

Сашук торды, юынды, почмактагы тәрегә карап, иелә-бөгелә чукынды, чукынганда ул гел бертөрле тавыш белән иман укый иде:

-- И, Къодай, мине коткар! Җараулылар* бетте, адәм улларында чыннык* әзәйде. Әркем үз җакынына бушны сөйлөй, күңелендә, аузында җумалаулык, күңелдән усаллык сөйлиләр. Җумалаучы авызны, мактанучан телне Къодай барын да бетерер. И, Къодай, Син безне карарсын да бу заттан сакларсын да гумергә. Әйләнәдә бозоклар җөриләр, Син югартын тороб, адәм уллары өчөн күб сагышланасың. Гаспадый, памилуй, амин!

Бу урында "тәре" белән "хач" сүзләрен ачыклау кирәктер. Мөселман-татарлар шушы ике сүзне буташтырып сөйли. Керәшеннәрдә ул сүзләр төгәл һәм үз урыннарында гына кулланыла. "Тәре" булса - икона, сурәт. "Хач", керәшенчә - кач, булса, крест, аркылы сурәт, "кызыл кач", "крестовые походы - кач яулары" сүзләренең тамырында шул -- "кач" сүзе ята. Шулай итеп, христианнарның муеннарына тага торганнары - кач, түргә куя торганары - тәре була. "Тәре" сүзенең килеп чыгышын "Тәңре" заманнарыннан ук исәпләргә мөмкин. Димәк, "тәре" сүзе Тәңре - Алла дигән сүз.

Сашук дәдәй яхшылап чукынды, ашады, аннан соң без җиләккә киттек. Мин җиләк җыя белмим, кулыма эләккән бер җиләк авызыма керә дә югала, савытымның төбен күмәр-күммәс җиләк җыйганмындыр. Кайтыр вакыт җитте. Сашук дәй* бик тиз, оста җыя, аның савыты тулган, өстенә ул әрекмән яфрагын очлайтып төргән дә шуңа күп итеп җиләк җыйган. Минем буш савытымны күргәч, Сашук көлемсерәде:

- Урман тикле урманга килеп тә буш савыт белән кайтмассың бит инде! - дип ул әрекмән яфрагына җыйган җиләген минем савытка салды.

Минем савыт тулганчы җиләк җыйдык.

Керәшен өйләренең олы ягында стена буйлый тар сәке ясалган. Ул көндез утырып ашау, кул эше эшләү өчен, төнлә ятып йоклар өчен хезмәт итә. Керү ишеге өстендә биш-алты кеше сыярлык сәндерә. Керәшенчә - сүндәрә.

Керәшен өйләренең тәрәзәләре турыдан-туры урамга чыга. Албакча бер-ике йорт алдында гына күренә. Йомышы булган кеше сөйләшәсе сүзен өйгә кереп түгел, урамнан гына, тәрәзә ачып кына әйтә, бригадирлар да, эшкә әйткәндә, урам яктан торып тәрәз шакый да:

- Начтый җиңги, сыя* бүген арыш җилгәрергә! - дип кычкырып уза.

Өс киемнәрендә дә, баш яулыкларында да, ашъяулык, тастымалларда да кызыл, кара, коңгырт төс күбрәк. Гомумән, керәшеннәрнең төскә булган зәвыгы чуаш, мари, башкорт, удмуртларныкына бик якын.

Зичәбаш авылына килеп керү белән мине гаҗәпләндергәне урам буйлый чиный-чиный чабып йөрүче кечкенә чучкалар булды. Мин шул чучкаларны тотып, муеннарын кашып йоклата идем. Муенын кашып, иркәләсәң, чучка рәхәтләнеп мыркылдап ята бирә. Кунакка килгән әбием Мәгъсүмә минем бу эшемне күреп, бик каты ачуланып ишегалдына алып керде дә, бирде кирәкне:

- Чукынмышмы син? Дуңгыз баласын өйгә алып кереп, кочаклап ятасың калган!- дип бик озак мине ачуланды, дуңгызны тотарга, дуңгыз ите ашарга ярамаганы турында дәрес бирде. Шуннан соң ул мине җилтерәтеп мунчага алып керде дә:

- Көл белән, сабын белән җиде тапкыр кулларыңны ю, җүнсез бала!

Җиде тапкыр кул юганымны карап торды, аннан соң үземне чишендереп җиде кат сабын-мунчала белән баштан-аяк юып, өйгә алып керде.

Әби бездә атна буе торды бугай. Авылга яңа малай килүе, мөселман-татар баласының килүе яңалык булгандыр инде, күрәсең. Мине күрер өченме, мине үртәр өченме, белмим, безнең капка төбенә бик күп бала-чага җыела иде. Уйныйбыз да, шунда, сугышып та алабыз. Мин чәндер, зәгыйфь малайны җылатуы бик авыр түгел. Мине кыерсытканнарын күрүгә Сашук дәй, малайларны куып тарата. Сашук китүгә малайлар минем янга йөгерә, мин ишегалдына кереп качам да капканы биклим. Урам якта калган малайлар такмаклый башлый.

Татар-татар, тарама,

Кермә минем арама,

Кысылырсың, үләрсең,

Биштин акча түләрсең.

Мин үрсәләнеп җылыйм. Әби баядан бирле безнең "бәхәс"не күзәтеп, тыңлап тора икән, ул шыпырт кына миңа такмак өйрәтә. Койма өстенә менеп, мин шул такмакны әйтәм:

Керәшен, керәшен, керәшен,

Муеныңа тәре асып,

Төшләремә керәсең.

Малайлар тынып кала. Кемдер коймага чуерташ ыргыта. Җиңү минем якта иде. Ләкин керәшен ягы да тик тормый, яңа такмак ишетелә:

Татарлый-тутарлый,

Ат койрыгын ботарлый.

Мин кычкырам:

Татар - ботыңнан тотып атар!

Алар кычкыра:

Эчкәне дә комганнан,

Сычканы да комганнан,

Шулай яши мөселман,

Артына шарый кысылган.

Әби тиз генә миңа яңа такмак пышылдый, мин шундук җавап кайтарам. Ярыш шушының белән тәмамланды, малайларны тагын Сашук куып таратты. Мин дә өйгә кереп киттем. Шуннан соң мине үртәүче булмады. Зичәбаш буйлап хәбәр таралды: укытучы малае чәндер булса да телгә беткән нәстәкәй икән.

Гомумән, Зичәбаш халкы миһербанлы, киң күңелле халык булып хәтердә калган. Керәшендә хөсет юк. Күршесен чагу юк. Күршесенең малына кызыгу, аның байлыгыннан көнләшү юк. Мохтаҗ кеше керсә, соңгысын биреп чыгара торган юмарт халык ул керәшен.

Сугыш вакытындагы ачлыктан кешеләрне Зичә инеше коткара торган иде. Зичәдә балык күп, зурысы да, кечкенәсе дә, маймычы да бар. Ни өчендер мөселман-татарлар этләй балыгын ашамый, имеш, аның тәңкәсе юк, имеш, этләйнең башында кач тамгасы бар. Тәңкәсезен тәңкәсез инде ул этләй, ләкин күпме генә эзләсәм дә, мин этләй балыгының башында кач табалмадым. Зичәбаш малайлары этләй балыгын аеруча яратып ашый. Безнең бакча башыннан Зичәнең кечкенә кушылдыгы агып ята. Аны атлап та чыгып була, яз көне этләй балыгы уылдык чәчәргә шул кушылдыкка үрли, менә шул чакта инеш агымына каршы иләк, күлмәк җиңен, ыштан балагын бәйләп агымга каршы куйсаң, этләй кереп тула. Сугыш бара, ач вакыт, без - малайлар - бүксәләре уылдык белән шыплап тулган этләй балыгын чиләкләп өйгә алып кайтабыз. Әни тоз сибеп, табада кыздырып бирә яки берәр бәрәңге турап, кычыткан салып, балык шулпасы пешерә. Ашап туйгысыз тәмле иде ул этләй балыгы.

Дуңгызны суймыйлар, дуңгызны чәнчиләр. Озын, очлы тимер белән дуңгызның йөрәгенә генә кадыйлар. Канын табакка (агач ялгашка) агызалар. Табактагы канны өйгә алып кереп, хатыннар суган турап, тоз сибеп, йомырка болгатып, зур табага салып, мичкә, янып торган утын ялкынына куялар. Биш-алты минут эчендә кан тәбәсе әзер дә була. Тәбәне дуңгыз өтәргә әзерләнүче ир-атларга алып чыгып бирәләр. Ирләр берәр чокыр күз яше кебек (саф көмешкә) самагон җиппәргәнән соң, алабута катыштырылган арыш ипие белән кан тәбәсе ашый башлыйлар. Сабыйларга да бераз эләгә.

Дуңгызны өтә башлыйлар. Сугыш вакытында керәшеннәргә дуңгыз өтү тыела иде. Алар дуңгызны тунап, тиресен районнан килгән вәкилгә тапшырырга тиеш иде. Имеш, дуңгыз тиресеннән солдатларга күн итек табаны ясыйлар икән. Туналган дуңгызның ите ит түгел инде аның. Ул үз буынын тота алмый торган лыҗырдык май була. Ярамыйга карамый, керәшеннәр качырып-посырып булса да һич югы берәр дуңгызны өтәләр иде. Әгәр берәрсе районга барып әләкләсә, дуңгыз конфискацияләнә, балалар ач кала, хуҗасын төрмә көтә. Ләкин керәшен күршесен, авылдашын сатмый.

Өтелгән дуңгызның итен (каклап, ыслап,) тозлап маяга калдыралар. Ул бозылмый, әз-әзләп тотканда ел буена тамак ялгарга җитә. Өтелгән тире "кыртыш" дип атала, дуңгыз кыртышы иң затлы ризыклардан санала һәм ул кадерле кунаклар алдына гына куела.

Дуңгызның сидек куыгын эшкәртеп, зу-ур шар итеп кабарталар да төрле төскә буйыйлар. Гаҗәеп матур уенчык-шар барлыкка килә. Кабартылган куыкның авызына сыбызгы бәйләп куялар. Урам тулы матур шар-сыбызгы тоткан балалар чабыша. Зичәбаш авылы дуңгыз чәнчегәндәге кебек әче сыбызгы тавышы белән тула. Тавышлар колак яргыч булса да олылар балаларга сүз әйтми: уйнасыннар, бер-ике көннән соң алар бу уеннан туяр, урамнар тынып калыр. Шарлар өйгә кереп, түр тәрәзә борысына асылып куелыр.

Рабит БАТУЛЛА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: