Туганайлар

“Жыру ӓйтям, тыҥнагыз” (Кряшен шигърияте тарихыннан)

Революциядән соң чыгып килгән “Киңәш” газетасы керәшен шигърияте турында шактый гына кызыклы анализлар биреп барган

Шундый статьяларның берсе 1928 елның декабрендә редактор Гавриил Беляев имзасы белән басылган. Ул яшь, талантлы “жырчы” Тимофей Владимиров иҗатына багышланган. Аның кем, каян булуы биредә күрсәтелми, бары тик “ӱткян жулы – укуы ӧчӧн коряшкян ӓрбер крестьян жегетенен жулы” икәне ассызыклана. Автор “аннан килячяктя тагы да жакшырак жырлар, жаҥа тормош жырлары, житкезеӱ-тӧзӧӱ жырлары кӧтӧб кала”.

Безнен “Киҥяш” газитеня жазыучыларыбызнын кюбесе ӱзляренен уйларын, кюҥеллярендя кайнаган серлярен, кюргяннярен жыр итеб жазыб, дӧньягя чыгарырга тырышалар. Жыр жазыу ӧчӧн бер жактан кешенен булдыклыгы, шул эшкя ӓӱӓслеге киряк булса, игенче жактан, ул эшкя ӧйрянер, тӧшӧнӧр ӧчӧн тырышыб эшляӱ, башка жырчылырн[ын жазыуларын] укыу киряк. 

Меня бу игенче нястяне безнен жазыучыларыбыз арасында гел жук, диб ӓйтергя була. Чӧнки кюб иптяшляр бер тӧрлӧ кӧйгя килмягян, кӧйгя сыймаган жырлар жазалар. Чит жазыучыларны укыб, жазарга ӧйрянергя тырышыу тӧгӧл, ӱзляренен жазган нястялярен дя игенче табкыр да тӧзятеб, кючереб жазыб карамыйлар, ӓ болай эшляб газиткя басылырга ӧмӧт итеӱ – мӧҥким булмаган эш. Урысларнын бик зур жазыучылары арасында да ӱзляренен жазган нястялярен 20-шяр, 30-ар табкыр кючереб, тӧзятеб жазыучылар бар. Ä безнен жяш жазыучыларыбыз жазган нястялярен чиста кыйагазга кючереб жазарга да иреняляр.  Меня мыны искя алганда – безнен жазыучыларыбыз арасында матурырак жазыучылар очорау – бик сӧйӧнӧчлӧ хӓл. Без мында Т[имофей] Владимиров иптяшне [искя] алыб китмякче булабыз. Билгеле, Владимиров иптяшнен жазган нястяляре бик ӓз ӓле, шунныктан анын эшеня бяйя бирергя иртя, шулай да, анын басылган жырларына караб – аны чын ауыл жырчысы диб ӓйтеб була. Иҥ элек шуны ӓйтергя киряк: Владимиров иптяш жиҥел геня, матур гына тел белян ӱзенен ӓйтергя телягян теляген, партрит кюк итеб, кюз алдына китереб бастыра.

“Узды жыллар” исемне жырдан: 

Сикергяляб уйнашалар

Ике кязя баласы – 

Ак биллесе Микулайнын,

Митянеке карасы. 

Урам тулыб каҥгылташыб,

ата казлар талаша, 

Жаз житкянгя бик куаныб

кешней жирян алаша,

‑ дигян, кӧйгя салынган сюзлярне алсак, безнен кюз алдыбызга ауыл урамы, анда уйнашкан кязя бятиляре, талашкан ата казлар, ӓрбялек ишегеннян башын чыгарыб кешняб торган жирян алаша килеб баса. Билгеле, жырны гел матур сюзляр ӧчӧн геня жазмыйлар, жырнын бер тӧб теляге булырга тейеш. Бу тӧб телякне дя Владимиров жакшы аҥната: 

Алашаны ӓрбялектян 

Тотыб алыб чыктылар, 

Ак тананы тяпейеннян 

Чалыб жиргя жыктылар. 

Кязя бярянкяйлярен дя 

Бяйляб атка салдылар, 

Митя белян Микулай да 

Ауйнаб жылаб калдылар. 

– дигян сюзляр ак бандитларнын ауылларны талаб ӱтеӱлярен ачык итеб аҥнатыб биря. Кязя бярянняре ӧчӧн Митя белян Микулайнын аунаб жылаб калыуы бигюк мӧҥким булмаса да, жирян алашалар ӧчӧн жылаучылар кюб булды, шунныктан бу – жырнын кӧчлӧлӧгӧн бозмой. 

Владимиров иптяш кюбряк ауылнын ауыр жыллары турында жаза, мыны, кюбесенчя, жырчынын ӱзе шул жылларда ауырлыклар кюреӱе белян аҥнатыб була. Мынын шулай икянен дӧрӧсляр ӧчӧн, анын ӱзеня сюз бирябез: 

“Мин бер ойатсыз, ӱзеннян башка бер кешене дя сӧймяӱче, гумер буйынча жамагат тынычлыгын бозоб тороучы кара кюҥелле крестьян баласы (Зычебаш ауылы, Чаллы кантуны). Ул ӱз тярбиясен миҥа кертергя теляб, женнянеб мине кыйнаган сайын – минем эчемдя аҥар каршылык арта килде, шундый жауыз жозорок, камчы астында булыуым – шундый изелгян кешелярне ӱземя жакын итеб танырга сябяб булды. Ӓммя камчы-жозорок ӱз эшен эшляде: мин кешедян читляб бойогоб сӧйляшергя кыйымый жӧрӧӱче булдым ӓм кюргян кыйын мине чирляшкягя сабыштырды. 17 жяшемдя (1922 жылны), ӓзеряк чирдян терелгяч, ӓтейнен бер кӧмӧш сагятен урлаб, Казанга укырга киттем, тик кышкы киемем булмаганга укырга керя алмадым, аннан чиремне арттырыб кайттым ӓм бигеряк тя каты кыйын астына кердем. 1923 жылны Казанга килеб, сугыш шкулына кереб, алты ай укыдым, тик “чирле” диб мине тагы чыгардылар. Мыннан суҥ бигеряк тя ауыр халгя калган ыйым, тик РТЯ курсысына кереб котолдом. Аны бетергяч счетовод булыб кына каласы килмейче, Рабфакка кердем, хазер дюртенче курста укыйым”… 

Владимиров иптяшнен ӱткян жулы – укыу ӧчӧн кӧряшкян ӓрбер крестьян жегетенен жулы. Жаҥа тормош корор ӧчӧн белем алыб, белгеч булырга – Владимиров кюб баскычларны атлады инде, шунныктан да аннан килячяктя тагы да жакшырак жырлар, жаҥа тормош жырлары, житкезеӱ-тӧзӧӱ жырлары кӧтяргя була. 

Владимировнын мыҥа кадяр жазган жырларыннан иҥ кӧчлӧсӧ итеб “Ауыр жылларда” дигян жырны алырга киряк. Ул жырны айырым кешеляр геня тӧгӧл, кюб кряшен ауылларында укыучы балалар хор белян “Кирпичики” кӧйӧня жырлыйлар, ӓ шул жырнын – халык жыры булыб жырланырга ӓм килясе буынга бирелергя киряк булыу ӧчӧн бар нигезляре бар, диб ӓтергя була. 

Ауыл баласы

Жаратам мин ауылымнын

бейек, бейек тауларын; 

Тау буйында гӧрляб ӱскян

жюкялярен, талларын. 

Жаратам тау буйларыныҥ

борма, борма жулларын;

Зур, зур ташлар арасыннан

шарлаб аккан сыуларын. 

Жылга буйлаб менеб киткян

бормалы читяннярен; 

Сыу буйында шаулаб ӱскян

камышлы жикяннярен. 

Бӧгӧнгедяй кюз алдымда

кырда жӧргян чакларым;

Шул ауылда Пауал байнын

сарыкларын сакладым. 

Усал ыйы Пауал дядяй:

беркемне дя сӧймяде, 

Ӱз кесясе тирян булды,

бютян ӧчӧн кӧймяде. 

Камчы белян этен гня

жарата торган ыйы; 

Акбай белян узгынчыны

талата торган ыйы. 

Бик жыш анын усаллыгы

ӱз эченя сыймады, 

Ачыу белян кул кютяреб

ӱз катынын кыйнады. 

Бер багытны сарыкларны

бюреляр жаралады, 

Шунын ӧчӧн ул мине дя

камчы белян чарлады. 

Шул чагында – жиҥгей мархум,

миҥа кулларын бирде:

 – Син дя мин кюргянне кюрдеҥ,

бахил бул, балам, – диде. 

– Улым, бездя ӱлярсеҥ син…
мин бюген ӱлям, – диде. 

Таҥ атканда кюзен жомоб

калдык сулышын бирде. 

Шул кӧннӧ мин кичкя тикле

качыб жӧрдӧм Пауалдан, 

Кичкя таба кабчык кейеб

чыгыб киттем ауылдан. 

Тыуган илем артта калды

бейек таулары белян; 

Тау буйында гӧрляб ӱскян

гӧдря таллары белян. 

Узыб китте кара болот

урманнарга кагылыб, 

Тау ӧстӧннян ай да чыкты

болотларга тагылыб. 

Кюҥелле бит шундый тӧннӧ

жырак жулда барыуы, 

Жар буйында жырлый-жырлый,

кюлдя кармак салыуы. 

Кыуанычлы шатлык тыуды

минем жяшлек кюҥелдя. 

Зур завутка килеб кердем

уникенче кӧнӧмдя. 

Бер кулымда чюкеч булса,

бер кулымда кенягя; 

Армый, талмый ӧйрянябез

жаҥа тормош тӧзяргя.

Ауыл жырчысы –

Владимиров иптяш  (Тимофей Владимиров)

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: