Туганайлар

"Жяштянюк укыуны сой, гумерлек белемнек табарсын"

21 февраль - Халыкара туган тел көне буларак билгеләнеп үтелә. Шушы уңайдан, туган телгә багышланган берничә фикерне тәкъдим итәбез

Людмила Белоусова, Татарстан Республикасы Керәшен иҗтимагый оешмасы идарәсенең башкарма комитеты җитәкчесе:
 
 
- Туган тел проблемасы бүгенге көндә, Татарстанда гына түгел, гомумән, бөтен Россиядә бик актуаль. Керәшеннәр өчен дә бу мәсьәлә иң мөһимнәрдән. Безнең дә үзебезнең тарихыбыз бар, үз телебез бар. Без инде аны бүген керәшеннәрнең чиркәү теле, дибез. Чынлыкта, заманында ул телдә китаплар басылган, мәктәптә дәреслекләр нигезендә укытулар алып барылган. Бүген туган телебез юкка чыгып бару дәрәҗәсендә, шуның өчен дә, бу тема бик актуаль. Авылларыбызда бер-бер артлы мәктәпләр ябыла бара. Татарстанда бердәнбер булган, керәшен этнокомпоненты юнәлеше белән белем биргән Алабуга районының Шүрнәк авылы мәктәбе дә бүген бу программа буенча эшләми. Ябылу куркынычы яный башлагач, мәктәпне күрше авылныкы белән бергә кушып, балаларны урыс телендә укыта башладылар.
Моңа кадәр безнең туган телне саклап калу мәсьәләсе белән ныклап шөгыльләнгән дә, сөйләшкән дә булмады. 2016 елның беренче октябрендә Духовная семинариядә уздырылган православ конференция кысаларында керәшеннәр буенча секция эшләгән иде. Шунда беренче тапкыр бу мәсьәләгә кагылып, туган телне ничек итеп балаларга җиткереп була, дигән темага сөйләшү үткәреп, ризолюция дә кабул иткән идек. Бүген сабыйларның телләре планшет, компьютер белән ачыла. Хәтта авылларда да балалар, бакчада ук, бер-берсе белән урыс телендә аралаша башлады. Телне саклап калу турында сөйләгәндә, гаиләдәге тәрбия турында да онытмаска кирәк, дип саныйм.
 
Татьяна Дунаева, профессор, педагогия фәннәре кандидаты:
 
 
- Тихвин чиркәвендә атнакөн мәктәбе дәресләре алып барганда, керәшен теленең XIX гасырда эшкәртелгән вариантта калганы ачык күренә. Әллә миңа гына шулай тоеламы соң бу, дисәм, отец Павел да шул ук фикердә булып чыкты. Евангелиене хәзерге көнгә яраклаштырып, телдә бераз үзгәрешләр кертергә кирәк. Чөнки 19 йөздә ул көнкүреш теле буларак, авылда халык аралаша торган тел буларак кына күчерелгән. Аны тел белгечләре эшкәртмәгән. Хәзерге вакытта, балаларга туган тел өйрәтергә уйлыйбыз икән, телне дә тиешле дәрәҗәдә әзерләргә кирәк.
 
Геннадий Макаров, фольклорчы галим, сәнгать фәннәре кандидаты:
 
 
- Туган телне саклау, дигәндә, без бөтен шәһәр-авылларда яшәүче керәшен балалары турында уйларга тиешбез. Беренче чиратта балалар турында әйтәм, чөнки алар - безнең киләчәк. Күпчелеге бүген туган телләрен югалта бара. Керәшен баласы гына түгел, гомумән, күп халыклар үз телен югалтып, урыс теленә күчә. Бу күренеш Россиядә генә түгел, башка илләрдә дә күзәтелә. Керәшеннәргә килгәндә, тел белү проблемасын берничәгә бүләр идем. Беренчедән, без дәүләт телен - урыс телен белергә тиешбез. Татарстанда яшәгәч, татар әдәби телен өйрәнү дә мөһим. Керәшеннәр күпләп яшәүче һәрбер төбәктә төрле сөйләшләр һәм диалектлар бар. Без шуларны да югалтырга тиеш түгелбез. Аннан соң, XIX-XX гасырларда формалашкан әдәби телебез дә бар бит. Дин китаплары да шул телдә язылган. Чиркәүләрдә, атнакөн мәктәпләрендә дин белән бәйле тел турында да өйрәнсәк, һәрбер төбәкнең үз сөйләшләрен дә саклап калсак, бик зур эш эшләр идек.
Сөйләшләр буенча әйткәндә, шундый матур, үзенчәлекле кайбычлылар сөйләшен искә алмый булмый. Ә менә Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында бөтенләй икенче төрле итеп, борынгы сүзләр кулланып, сөйләшәләр иде. Минзәлә, Нагайбәк якларында да үзенчәлекле итеп сөйләшәләр. Ул телне ничекләр итеп югалтырсың?! Бу проблеманы чишү - балалар белән эшләүдән тора. Хәзер мәктәпләрдә барысы да БДИга әзерләнә. Анда, хәтта, татар әдәби телен өйрәнү буенча да проблемалар бар. Шуның өчен, балалар иҗаты үзәкләрендә керәшен сәнгате студияләрен ачарга кирәк, дип саныйм. Алар анда әдәби телдә генә түгел, үз сөйләшләрендә, диалектларында шөгыльләнерләр. Бу юнәлештә республика керәшен оешмасында зур эш алып барыла инде. "Туым Жондозы", "Бәрмәнчек бакчасы" фестивальләренең бер максаты булып, туган телдә чыгыш ясау тора. Шуңа күрә, перспективаларыбыз бар, дип саныйм. Һәрбер юнәлештә уңышка ирешү өчен, аерым программалар әзерләү, һичшиксез, файдага булыр. Ул программаларны эшләү өчен тәҗрибәле белгечләр, диалектологлар, чиркәү телен тәрҗемә итү эше белән шөгыльләнүче дин әһелләре дә җәлеп ителергә тиеш. Туган тел белән этник мәдәниятебезне бер комплекс буларак саклап калып була, дигән фикердә мин.
 
Николай Максимов, тел белгече, филология фәннәре кандидаты:
 
 
- Авылларда этно-мәдәни компонент белән укыту мөмкин түгел. Минем уйлавымча, телебезне бары тик Казанда керәшен мәктәбе ачып кына саклап кала алачакбыз. Ул интернат-гимназия буларак эшләсә, шәһәр-районнардан килгән укучылар шунда торып белем алырлар иде. Иртән урта мәктәп программасы буенча укыту алып барылса, көннең икенче яртысында, керәшен темасына - җыруларыбыз, биюләребез, сөйләшләр, язуларга кагылган занятиеләр алып барылыр иде. Мәктәпнең сыйфаты, нәтиҗәсе булса, анда керәшен балалары гына түгел, башкалар да теләп киләчәк. Моның өчен бик күп көч куярга кирәк. Шунда гына керәшенлекне саклап калып булачак.
 
Николай Мамаков, профессор, архитектура кандидаты:
 
 
- Телне саклап калу өчен дәүләттән махсус программа булырга тиеш, дип саныйм. Россиядә немец телен саклау, соңрак аз санлы Себер халыкларын саклау буенча дәүләт программалары кабул ителде. Бу программа нигезендә аларның социаль-мәдәниятләрен үстерү дә күз алдында тотыла. Аңа инфраструктура, юллар төзү дә керә. Әлбәттә, акчасыз булмый бу эшләр. Әлеге программаларны дәүләт финанслый. Этник культураларны, туган телләрне саклау программасы Татарстанда да бар. Бу эш белән белгечләр шөгыльләнергә тиеш.
 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: