Туганайлар

Үзебезнең Сандыр

Республикабызның күренекле журналисты, язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе, керәшеннәрнең яраткан замандашы Александр Сергеевич Филипповка 20 январь көнне 80 яшь тула.

Татарстанның гаҗәеп бай, матур табигать кочагындагы саф, чиста Кабан Бастрык исемле керәшен авылында гомер итүче Гөрпинә түти белән Сиргей дәдәй Сашаны үзләре кебек үк табигый саф бала итеп дөньяга бүләк иткәннәр.

Бу зур юбилеена Саша туганыбыз тәҗрибәле каләм иясе булып матбугатта нәшер ителгән йөзләрчә мәкаләләр, очерклар, тарихи язмалар, хикәяләр, аерым-аерым дөнья күргән тарихи һәм әдәби китаплар авторы булып ышанычлы адымнар белән аяк баса. Аллага шөкер, без - аның керәшен карендәшләре, авылдашлары, замадашлары, каләмдәшләре, дус-ишләре Александр дәдәбез һәм энебез белән бик нык горурланабыз, аны олуг юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Без, ике керәшен егете - Саша һәм мин, Гөргөри - 1962 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кердек һәм биш ел буе, ягъни 1967 елга кадәр бер тулай торакта яшәп, бер аудиторияләрдә белем алдык, университетны тәмамлагач та матбугат, әдәбият, үзебезнең рухи борынгылыгыбыз, әби-бабаларыбыз, ата-аналарыбыз, кан-кардәшләребез булган керәшен җәмәгатьчелегенә хәл кадәри хезмәт итеп киләбез. Александр Сергеевич ничек уйлыйдыр, мин үзебезне озын гомер кичерүче дуслар, дип саныйм. Без университетта бергә укыганда вузның үзешчән татар театры сәхнәләрендә бергәләп уйнадык. Шул чактагы бер спектакльдән төшерелгән бер фото бүген дә минем архивта саклана.

Без укыган татар бүлеге группасыннан байтак кынабыз ил-көнгә билгеле шәхесләр дәрәҗәсенә дә ирештек. Әйтик, Рөстәм Мингалимов һәм мин язучыларның иң зур дәрәҗәсе булган Татарстанның халык шагыйре һәм халык язучысы дигән мактаулы исемнәргә лаек булдык. Себер татарларының профессиональ әдәбиятына нигез салучы Булат Сөләйманов, әлеге юбилярыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Филиппов шактый гына кызыклы әдәби парчалар иҗат иткән, журналист буларак танылып киткән Касыйм Нигъмәтуллин, Татарстанда һәм Башкортстанда дистәдән артык татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән без бер группада белем алдык. Шушы талантлы, иҗатка, белемгә, татар теле һәм әдәбияты буенча укытучылыкка омтылучылар арасында Александр Филиппов холкы, үз-үзен тотышы, максатына бар көчен биреп, ләкин тыныч кына омтылуы белән барыбыздан да аерылып тора иде. Университетка укырга килгәнче инде ул армия хезмәтен кичергән тәҗрибәле егет иде. Әмма ул беркайчан да армиядә хезмәт итеп кайткан икайбер студентлар кебек мактанып, чәчрәп йөрмәде. Без моны каникул вакытларында колхозларда бергә эшкә баргач, яки физкультура дәресләрендә киемнәреннән һәм университетның кадрлар бүлегендәге "личный листок"ларыннан гына белдек. Әмма ул соңгы елларда матбугатта нәшер иткән солдат чоры турындагы язмаларында үзенең нинди катлаулы хәрби юл үткәне турында сөйләп, безнең аңа булган хөрмәтебезне бермә-бер күтәреп җибәрде. Совет армиясенең иң катлаулы, иң җитди, иң куркыныч һәм иң серле (секретный) өлкәләсендә хезмәт иткән булып чыкты бит безнең бик тә тыйнак Сандыр дустыбыз! Аның армиядәге язмышы шәхси үзенеке генә түгел, ә бөтен армиянең, илнең язмышы! Нәзберек, тайгак, күп чакта яшәүгә ышанычны югалтуга кадәр барып җиткән язмыш...

Университетны тәмамлагач Александр Филиппов берничә ел укытучы булып эшләде. Арчада укытканда ул үзе кебек талантлы, актив, җәмәгать эшләрендә күркәм гамәлләр кылучы Клара ханым белән гаилә тормышы корып җибәрде. Алар Клара ханым белән журналистика өлкәсендә бик актив эш башкардылар, бу иҗади хезмәтләрен бүген дә уңышлы дәвам итәләр. Бер барыбыз да моны күреп, сокланып торабыз.

Ул Татарстанның тәп матбугат мөнбәре булган "Ватаным Татарстан" газетасында эшләгәндә редакциянең иң нәтиҗәле журналистларыннан берсе булды.

"Туганайлар"ның 10 еллык юбилеенда

Соңгы 10-15 елда А.Филиппов керәшен халкының тарихы, гореф-гадәтләре, фольклоры, тел үзенчәлекләре, тарихи бәйрәмнәре, кан-кардәшләре арасыннан чыккан бөек шәхесләре турындагы жруналистлык тарихи һәм әдәби әсәрләр иҗат итүгә зур игътибатын юнәлтте. Тумышы белән керәшеннәр тупланып яши торган Зәй төбәгеннән булгангамы, әдип үз иҗатында бу төбәк тарихына мәгълүмати материалларга еш йөз тота. Әле 2001 елда ук ул "Ватаным Татарстан" газетасында болай дип яза: "Казан аръягы - керәшеннәр компактлы яши торган төбәк. Биредәге Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Чистай шәһәрләрендә һәм дистәдән артык районда үзләренең борынгы йолалары һәм гореф-гадәтләрен, җыр һәм көйләрен, декоратив һәм гамәли сәнгатьләрен, милли киемнәрен һәм бизәнү әйберләрен гасырлар аша бүгенге көнгә кадәр китереп җиткергән керәшен халкы рухи яктылык тирәсенә җыйналып, тупланып яши, көн күрә" ("ВТ", 2001 елның 14 апрель саны).

Казан керәшен оешмасының 10 еллык юбилеенда

А.Филипповның керәшен темасына багышланган әсәрләренең тагын бер бик әһәмиятле өлкәсе - керәшеннәр арасыннан чыккан бөек шәхесләр турындагы күләмле һәм яңа мәгълүматларга, яңача фикерләүгә бай булган әсәрләре. Монысы керәшеннәр өчен генә түгел, ә дөнья күләмендәге укучы өчен дә кызыклы. Күптән түгел генә "Безнең мирас" журналында (2015 елның март саны) һәм "Туганайлар" газетасында СССРның армия генералы, Совет армиясенең Генераль штабы, Оператив идарәсе начальнигы шул ук штабның начальник урынбасары һәм начальнигы буларак Бөек Ватан сугышы елларында Сталин белән янәшә торып эшләгән, Варшава Договоры илләренең Берләшкән Кораллы Көчләр штабы, Ялта һәм Постсдам халыкара конференцияләрендә катнашкан, Җиңү ордены белән бүләкләнгән бердәнбер генерал, керәшеннәр арасыннан чыккан бөек шәхес Алексей Антонов турында бик тәфсилле, төгәл мәгълүматлы, фотолар белән баетылган әдәби-тарихи әсәре басылып чыкты. Бу әсәр керәшеннәр өчен генә түгел, ә бөтен татар, рус, СССРда һәм Бөек Ватан сугышы булып узган Европа илләре, ул сугышта катнашкан Бөекбритания, АКШ һәм Япония илләрендәге ветераннар һәм аларның балалары өчен дә гаять әһәмиятле. Бу әсәрне шул илләрнең, тарихи һәм мәгълүмати газета-журналларында да бастырып чыгару әйбәт булыр иде.

Каләмдәшебез һәм замандашыбыз Александр Сергеевич Филипповның иҗади колачы әнә шундый киң.

Олы юбилеең белән котлап, тау итәбез Сезгә, хөрмәтле Александр Сергеевич!

Григорий Родионов (Гәрәй Рәхим)

Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай премиясе лауреаты

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: