Туганайлар

Үзе төгәл, үзе моңлы

Ноябрь аенда аеруча зур төгәллек һәм җаваплылык таләп итүче профессия белгечләре - экономистлар һәм бухгалтерлар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Нәкъ тә алар, бүгенге конкурентлы базар мөнәсәбәтләрендә, зур-зур оешмаларның эшчәнлеген анализлап, чыгымнарын киметү һәм табышларын арттыру максатында озын сроклы планнар төзиләр. 38 ел эш стажы булган Мамадыш районының Дүсмәт авылы кызы...

Авыл мәктәбенең 11 классын тәмамлагач, тиенләп җыеп, йорт күтәреп ятучы нәнәй-тәтәйләренең артык акчалары булмаганлыктан, кеше янына чыкканчы, өс-башымны булса да үзем яңартыйм, дигән уйлар белән ерак юлга чыгып китә ул. Апалары белән Новгород өлкәсенә китеп, секретарь эшен башкара. Максатчан кыз, бер елдан яңадан авылына кайтып, балачак теләген тормышка ашыру өчен, укырга барырга әзерләнә башлый. Яр Чаллы педагогия колледжының башлангыч класс укытучылары әзерләүче бүлегенә документлар бирә. "Әллә нинди ерак юлларда йөреп кайтсам да, укырга керер өчен, Алабугада гына булган нотариустан трудовой кәгазьләрнең копиясен расларга ничектер җай чыкмады. Шуның аркасында, бар документларымны Югары Ослан районындагы Ключищидагы һөнәри-техник училищесына почта белән җибәрдем. Шулай итеп, бер уйламаган җирдән, чутлау эшенә өйрәнә башладым",- ди, Лиза апа, ул елларны искә алып. Училищены тәмамлап, 1979 елда "Таң" колхозына бухгалтер булып эшкә урнаша, бераздан яшь специалистны баш экономист итеп тә билгелиләр.

Яшьлек еллары бит. Кичке уеннарда күбәләктәй бөтерелеп биюче, сандугачтай моңлы кызкайны Исәкәйләрнең баһадир уллары Гурий үзенә карата. Югары очның Спиридоннар гаиләсе түбән очтагы Исәкәйләр нәселе белән туганлашып, тагын да ишәяләр. Туганнар хәзер дә бер-берсенә ярдәмләшеп, матур яшиләр. Гурий абый белән Лиза апаның гаилә корып, шөкердәшеп тормыш иткәннәренә дә быел 37 ел булган. Ике уллары - күз нурлары Яр Чаллы шәһәрендә яшиләр.

Тормыш иптәше Гурий белән

"Ике балабыз булгач, кечкенәсенә 8 айлар чамасы иде, Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының бухгалтерлар бүлегенә читтән торып укырга кердем. Яшь балаларны калдырып чыгып китеп йөрү бер дә җиңел булмады. Елына икешәр тапкыр техникумда укып кайта идем. Шунда Гурий, "кер юганда чалбар балагын машина кыстырып, ерткан" диеп кызык итеп хатлар да язып ята иде әле", - дип, иптәшенең тормышта нык таяныч булуын искәртте Лиза апа.

Әңгәмәдәшемнән, экономистның ул чордагы эше бүгенгесеннән нык аерыламы, дип сорыйм. "Мин механизация буенча эшли башладым. Ул вакытта бар нәрсәне үз күзләрең белән күреп, кулларың белән тотып карап, фермаларга, басуларга чыгып, техникаларны күзәтеп, кирәкле күрсәткечләрен ала идек. Бөтен колхозына машина, трактор, комбайн саннары утызардан артык була иде. 30 шоферның 30 путевкасын 30 көнгә тапкырласаң гына да әллә никадәр сан белән эшлисе бит. Бүтәннәр әле төймәле чут салып чутлаганда, миңа, иң беренче булып, электрон машинка бирделәр. Ут өзелгәндә туктап та кала иде әле ул. Аннан соң батареялы калькуляторлар чыкты. Хәзер инде техникаларның нинди юлда йөргәнен, кайда, ничә тапкыр тукталганын, нинди күләмдә эш башкарганын компьютердан "Агросигнал" дигән программа буенча гына карап, нәтиҗә ясыйбыз. Һәрбер техника спутник сигналлар белән җиһазландырылган. Хәзер эш җиңеләйде", - дип аңлатты Елизавета Николаевна. Гомере буе профессиясенә тугры калып, нәтиҗәле эшләгәне өчен, Лиза апаны Татарстан һәм Россия авыл хуҗалыгы министрлыкларының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты белән зурлыйлар. Иң яхшы экономист булып, грант та ота.

"Колхоз председателе булган Зәйнулла абый Һадиуллин заманыннан алып бүгенге көнгә кадәр сигезенче директор белән эшлим инде. Исемнәребез дә әллә ничәгә үзгәрде: "Таң"нан соң "Нократ" агрофирмасы, "Вамин", "Сөт иле"нең филиаллары да булдык, хәзер ҖЧҖ "Нократ" агросәнәгать комплексында экономист-кадрлар бүлеге вазыйфаларын башкарам. Эшләрне берләштереп, оптимизация ясап бетерделәр бит. Атна саен Казанга отчет бирергә йөргән чаклар да күп булды инде. Контор яныннан үтеп киткәндә, уты янып калмады микән дип, тәрәзәсенә карамый уза алмыйм. Икенче өем шикелле",- ди ул.

Очсыз-кырыйсыз саннар диңгезендә ялгышмыйча, балык кебек йөзүче Лиза апа, соңгы елларда көзнең кышка алмашуын сагыну, әрнү, югалту хисләренә чумып каршы ала. Нәкъ җиде ел элек, беренче кар явып, бозлавык каплаган күрше авыл юлында һәлакәткә очрап, кызлары, карынындагы баласы белән, мәңгегә күзләрен йома. "Тормышым бу вакыйга белән икегә бүленде. Бер кешегә дә язмасын мондый хәл", - дип, фаҗигале кичерешләре белән дә бүлеште Лиза апа.

Авылның "Җиңгәчәйләр" ансамбленә дә, бераз булса да онытылып торырмын, дип йөри башлый ул. "Башта болай ук ансамбль булып оешырбыз, дип, уйламадым да. Җыелыштык та, җырлап карадык. Исемен дә үзем әйттем бугай - "Җанагайлар" бар инде, әйдәгез "Җиңгәчәйләр" булыйк әле, дидем. Кеше янына чыккач, җиңелрәк була. Өйдә гел елап утырып булмый бит инде. Гурий дә, Аллага шөкер, бүген клубка чыгасың бар бит әле дип, искә төшереп кенә тора. Конкурс, фестивальләргә чыгып китәсе булганда да, сумкаларымны күтәреп, автобуска кадәр озата бара. Соңга кала күрмәсен, ди торгандыр инде",- дип елмая Лиза апа.

"Җиңгәчәйләр" белән. Елизавета Исакова уңнан беренче.

"Әйдә, Лиза апа, бер җыр башла әле, без сиңа иярәбез",- ди аңа "җиңгәчәйләр". Авыл көйләрен, матур җырларны күп белә ул. "Нәнәй дә артист булып, җырлап йөри иде, хәзер олыгайды инде. Сабый чакта тәтәйнең гармун шыгырдатканына биегәнемне дә хәтерлим. Элек аш-суларга, туйларга күп йөрергә туры килде. Әй, андагы кара-каршы әйтешеп җырлашулар! Шулар йөрәккә сеңеп калган. Хәзер генә ул, тамада сөйләгәнне тыңлап утырып, бер җыр да җырламый кайтабыз", - ди ул.

Нечкә күңелле кешеләр, хисләренә урын тапмыйча, төгәл саннар дөньясында адашып кала, дип тә әйтәләр. Язмам герое бу сүзләрдә искәрмә булып тора. Үтә дә тыйнак, бар эшен җае, тәртибе белән алып баручы Елизавета Николаевнаны һәнәри бәйрәме белән котлап, тормыш сынауларыннан бары көч алып, күңел тынычлыгы белән яшәвен теләп калам.

Автор һәм Николай Михайлов фотолары

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: