Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй районында мәдәният хезмәткәрләренең семинары узды

Семинар районда керәшен культурасын саклау һәм үстерү буенча алып барылган эшчәнлеккә багышланган иде.

23 январь Зәй районының Югары Баграж авылы мәдәният йортында "Деятельность КДУ по сохранению и развитию кряшенской традиционной культуры" ("Культура һәм ял оешмаларының керәшен традицион культурасын саклау һәм үстерү буенча эшчәнлеге") темасына семинар узды. Анда районның мәдәният хезмәткәрләре чакырылган иде.

Югары Баграж авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мәдәният йорты җитәкчесе Гөлшат Хрипунова докладында керәшен культурасын үстерү – эчшәнлекләренең төп юнәлеше булуы турында әйтте.

Семинар катнашучыларына "Хәтер киче" дип аталган театраль тамаша күрсәтелде. Авылның өлкәннәре обрядлар, халык көйләре, такмаклар, биюләр башкарды.

Шулай ук, килүчеләргә мәдәният йортында урнашкан этнографик музей, Камилла Хрипунованың алмаз белән чигелгән һәм Лидия Муханованың кул белән чигелгән эшләре күргәзмәсен күрсәттеләр. Соңыннан, барлык теләүчеләр бәүләү буенча Анна Бутакова үткәргән мастер-класста катнаша алды.

Фото: Югары Баграж авылы мәдәният йорты

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев