Туганайлар

Йөз яшен тутырган әби

Кайбыч районы Олы Тәрбит авылында 100 яшьлек әби яши, туган көне 31 декабрьдә икән, дигәнне ишеткәч, юлга кузгалдык. Үз күзләребез белән күрәсе, юбилее белән котлыйсы килде. Йөзьяшәр әби Александра Волкова улы Николай белән килене Зоя, оныгы Саша белән аның хатыны Аида тәрбиясендә яши икән. Өйдә тагын ике оныкчык Богдан белән...

Кайбыч районы Олы Тәрбит авылында 100 яшьлек әби яши, туган көне 31 декабрьдә икән, дигәнне ишеткәч, юлга кузгалдык. Үз күзләребез белән күрәсе, юбилее белән котлыйсы килде.

Йөзьяшәр әби Александра Волкова улы Николай белән килене Зоя, оныгы Саша белән аның хатыны Аида тәрбиясендә яши икән. Өйдә тагын ике оныкчык Богдан белән Адриана әбигә ярдәм итәргә әзер торалар. Менә шундый зур, тату гаиләдә гомер кичерә бер гасырны узган әби. Узган дим, чөнки әби, документлары югалгач, Сельсоветка барып туган көнен елның иң соңгы көненә үзе яздырып кайта. Ә ул, әнисенең әйтүенә караганда, алмагачлар чәчәк аткан вакытта туган икән.

- Кәефләр ничек, йөзне ваклап буламы соң? - дигән соравыбызга әби:

- Бик әйбәт, Аллага шөкер. Күтәреп кенә йөртәләр бит мине. Мунчага да күтәреп алып баралар, юып алып кайталар. Ашыйм, эчәм. Йоклыйсым килсә, ятып йоклыйм. Бер җирем дә авыртмый минем. Әле тагын 10 ел яшәргә була, - дип шаяртып алды. Белмәссең.

- Өч-дүрт елдыр инде менә күзе күрмәгәнгә, аягы йөрми башлаганга да шул вакыт булыр. Аныңчы бик әйбәт, йөгереп кенә йөрде әле ул, - дип сүзгә кушыла килене Зоя. - Менә 43 ел инде бергә яшибез. Бер авыр сүз әйтешеп, сүзгә килгәнебез юк. Борчый торган әби түгел ул. Балаларыбыз да әбиләре өчен үлеп торалар. Өйгә кайтып керүгә иң беренче әбиләре янына кагылалар. Телефоннан да хәл белешкәндә иң беренче әбиләрен сорашалар, аннан гына чират безгә җитә, - дип елмая Зоя түти. - Күчтәнәчләрен дә төяп кайталар. Менә монысы да (өйдә уйнап йөргән Адрианага ымлап) гел әбисе янында бөтерелә.

Александра күрше Соравыл (Янсурино) авылында биш балалы семьяда өченче бала булып дөньяга килә. Олы Тәрбиткә килен булып төшкәнче, Казан укытучылар мәктәбен тәмамлап кайтып, өч ел әлеге авылда башлангыч класста балалар укыта. Аннан аны Бөрлебашка җибәрәләр. Анда берничә ел укытканнан соң, Александраны яңадан Олы Тәрбиткә чакырып алалар. Сугыш елларында, укытудан тыш, 5 нче бригадада бригадир да булып йөрергә туры килә аңа. Нишләтәсең, авыр, һәрбер эшче кул санаулы була бит ул вакытларда. Фронттагы батырлыклары өчен I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены тагып кайткан яшь сенжант Егор Волков белән 1946 елда тормыш корып җибәрәләр. Ике балалары: бер малай да бер кыз дөньяга килә. Балалары Николай да, Зоя да читкә китмәгән, икесе дә авылда төпләнеп калып гомер кичерәләр. Ике баладан бишәр онык. Оныкларның балаларын да кушсаң 25 ләп җыела алар. Араларында әбиләре кебек укытучы һөнәрен сайлаучылары да бар.

Александра Федотовна егерме ел укытучы булып эшли. Бәлки тагын да эшләгән булыр иде, катлаулы операция кичереп, мәктәптән китәргә мәҗбүр була. Укытучылар Александра түти эшләгән елларда белем бирүче генә түгел, ә бөтен авылның хәлен белеп: йорттан йортка кереп идән-сәкенең юылганлыгын да, мичнең агартылганлыгын да, өйдәге тәртипне тикшереп торучы ролен дә үтиләр. Булачак ире Егорны да, авылның башка олырак кешеләре белән бергә, Александра түтигә грамотага укытырга туры килә.Бергә укытып йөргән хезмәттәшләрен дә сагынып искә ала Александра әби. Бигрәк тә ахирәт дусты Клараны. Бервакыт шулай Казанга Клара дустына пальто алырга баралар. Пальтоны төреп яннарына куялар да, күмәч ашарга утыралар. Күмәч беткәндә пальтодан да җилләр искән була. Милициягә әйтеп эзләп тә караган булалар. Кая инде ул?! Менә шундый әллә кайчан, яшь вакытта булган вакыйга аның хәтерендә бүгенгәчә сакланып калган. "Пар алма", "Китә казлар Донбасска" җырларын да җырлап күрсәтте әле ул безгә.

Әти-әнисен искә алганда, иртәрәк киттеләр шул, дип уфтанып алды. "Мин Казанда укый идем, башта әти, 63 яшендә, аннан әни китеп барды. Ә мин менә тагын бер ун ел яшәргә исәпләп торам әле. Районның башлыгы - Рәхмәтуллин булса, авылныкы - мин. Китеп барсам, миннән башка нишләрләр?! - дип шаяруын да, чынын да бергә кушып, озатып калды йөзен тутырган әби.

Евдокия ИВАНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: