Югары Багражда Тройсын бәйрәме үтәчәк
Зәйдә һәр керәшен авылының үз бәйрәме бар. Сарсазбагражлылар - Питрауны, сәвәләйлеләр - Боламыкны, Якты Күлләр - Казанскаяны, Югары Баграж, Туңылҗа белән Федоровка авыллары халкы исә Тройсынны бәйрәм итә
Тройсынны халыкта яфрак бәйрәме дип тә йөртәләр, чөнки ул агачларның яшеллеккә төренгән вакытына туры килә. Шулай ук ул җәйне каршылау бәйрәме дә. Тройсынның үз йолалары бар. Мәсәлән, яфрак бәйрәменә кадәр җирдән үлән йолкырга, агач ботакларын сындырырга, су коенырга ярамаган. Су иминлеге - җир иминлеге дип, халык табигатьнең бөтенлеген, тынычлыгын саклаган. Ә Тройсын алдыннан авылдагы бөтен капка-коймаларга яшел яфраклы каен һәм өрәңге ботаклары эленгән.
Тройсын хәзер Сабантуй рәвешендә төрле уеннар белән үтә. 16 июньдә – якшәмбе көнне югарыбагражлылар Тройсынны бәйрәм итәргә җыена. Алар зәйлеләрне, кунакларны бәйрәмгә чакыра.
Клара Ермолаева, "Зәй офыклары"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев