Туганайлар

Югары Багражда пионер көнен билгеләп үткәннәр

Зәй районы Югары Баграж өлкәннәре үзләренең яшьлекләренә әйләнеп кайтып, пионер оешмасы оешуының 97 еллыгын искә алдылар

1922 елның 19 нчы маенда комсомолның 2 нче бөтенроссия конференциясендә пионер отрядлары төзү турында карар кабул ителә. Шул вакыйга уңаеннан, СССРда 19 май - пионерларның туган көне итеп билгеләнә.
Пионер оешмасына 9 яшьтән 14 яшькә кадәр булган мәктәп укучыларын кабул иттеләр, без барыбызда аның аркылы уздык. Пионер оешмасы туган көн ул, балалар, яшүсмерләр, укытучылар һәм пионервожатыйлар билгеләп үтә торган бәйрәм. Пионер символлары - муенга таккан кызыл галстук, кызыл пилотка, быргы, барабан, яшь Ленин сүрәте төшкән значок һәм учак иде. Пионер булганнарга болар барысы да таныш.

Пионер булганнарның барысы да нинди эшләр алып барганын яхшы хәтерли. Балалар өчен төрле түгәрәкләр, тырышып укулар, макулатура, металл калдыклары җыюлар, өлкәннәргә ярдәм итү – кыскасы күп эшләрне тырышып эшлиләр иде алар.
Ә инде уку елы ахырында, 19 май көнне Югары Баграж мәктәбе пионерлары Чүке елгасы янындагы урман аланлыгына ял итәргә баралар иде. Көне буе әлеге алан балалар тавышынннан шау-гөр килеп торыр иде. Төрле спорт уеннары, волейбол, йөгерү, сикерү – кыскасы рәхәтләнеп ял итә идек. Ә инде иң онытылмасы – биш почмаклы пионер учагын кабызу. Тагын да истә калышлысы, тамак ачкач, өйдән алып барган йомырка, кильки консервасы ашап, шешәгә тутырып килгән сөтле чәйне эчү иде.

Нәкъ менә Югары Баграж өлкәннәре яшьлекләрен, пионер чакларын искә алырга җыелдылар да инде. Төрле яшьтә булуларына карамастан, сүзләр, истәлекләр уртак. Пионер оешмалары таралуга да күп еллар узган бит, шуңа күрә дә искә алучыларның яшь аермасы 50 дән 70 кә кадәр иде. Бу әле үзенә күрә күптән күрешмәүчеләр өчен очрашырга бер сәбәп тә булды.
Пионерлар бәйрәмен билгеләп үтүгә зур ямь өстәп Мария Тукмачеваның килүе дә шатлыклы иде. Укытучы, класс җитәкчесе һәм пионервожатый булып эшләгәнлектән, безне яңадан яшьлеккә алып кайтып, пионерлар тарихы белән таныштырды. Бәйрәм күңелле узды. Пионер оешмалары таралып, күп еллар үтүгә карамастан, урман эчендәге аланлык, әле һаман да Баграж халкы телендә “Пионер аланы” диеп атала. 

Михаил Тукранов

Фотолар Михаил Тукрановның шәхси архивыннан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: