Югары Баграж үзешчәннәре сарманлыларны ял иттерде
Элек Югары Баграж авылы Сарман районына кергән. Сарман районының Ләке һәм Югары Баграж керәшеннәре барлык бәйрәмнәрне бергә үткәргәннәр
Югары Багражның Тройсын бәйрәмендә ләкелеләр өчәр көн бәйрәм иткәннәр. Ике авыл туганлашкан да.
"Шушы традицияне дәвам итеп, Зәй районының Югары Баграж үзешчәннәре 15 майда Сарман районының Ләке авылында керәшен карендәшләрендә авыл үзешчәннәренең зур концертын куеп кайттылар. Авыл халкы концертны яратып кабул итте. Һәр чыгыш зур алкышлар белән кабул ителде", - ли Югары Баграж мәдәният йорты җитәкчесе Гөлшат Хрипунова.
Ләкелеләр Югары Баграж үзешчәннәренә Рәхмәт хаты тапшырып, рәхмәтләр әйтеп, артистларны чәй табынында сыйлап озаттылар. Югары Багражлылар ләкелеләрне үз авыл клубларында көтеп калуларын әйттеләр. Һичшикшез, ике район керәшеннәре арасында дуслык дәвам итәр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев