Туганайлар

Югалткачтын, соң була

“Туганайлар” гәҗитенең 12 июль көнне чыккан номерында “Керәшеннәргә гәҗит кирәкме?” дигән сорау белән редакция безгә мөрәҗәгать иткән

Мин бу сорауны, сорау гына түгел – чаң кагуны, көткән идем. Кеше арасында сөйләшә башласак,  барыбыз да әй уңган, әй булган, белмәгәнебез юк, ләкин  күбебезнең газета-журналларга язылып алдырганына биш былтыр.  Инде республикада иҗат ителүче бердәнбер керәшен гәҗитенә язылмаган керәшен кешесен аңлыйсым килми. Интернет диләр инде, ләкин бит ул бөтен кешедә дә юк, бик кирәк дип тә  тапмыйм үзем.  Рәхәтләнеп, гәҗиткә басылган керәшен карендәшләр тормышында ниләр булганын  барлап чыгуга ни җитә?!

Һәрбер бәйрәм-йолаларга багышланган хикәяләр, сугыш ветераннарын искә алып, уңган-булганнарны мактап язулар дисеңме, төрле авыл чиркәүләре язмышы  – ни генә юк бит безнең гәҗиттә! Исән мәндәгә, күзләрең әле күргәндә, шуларны укып утыруы үзе бер бәйрәм бит.  Без олылар шул газета-журналларны санга сукмаганга, безнең балаларыбыз почтальонны утка-газга квитанция ташучы дип кенә белә, минемчә. Кызыксынып язылучы, укучы юк, хәзер телевизор гына карыйбыз, балалар – Интернетта. 

Без үскәндә почтальонның зур сумкасы тулы газета-журналлар, хатлар булыр иде. Авыл буенча йөреп икешәр көн тарата иделәр, бер көндә генә бетәрлек түгел иде.  Хәзер бит почтальон элеккеге кебек,  газета-журналларга язылу өчен, агитация ясап йөрми.  Чөнки аның 4-5 мең хезмәт хакына авыл буйлап йөрүе – чын көлке.  Почтальоннарны кыскартып бетерделәр, түрәләре генә күп, акчалары да яхшы, ә сумка күтәреп йөргән, 7-8 урамны узучы хатын-кызда беркемнең дә эше юк. Хезмәт хакын ичмасам 10-15 меңгә күтәреп, зур авылларга икешәр почтальон билгеләсәләр, шул очракта кызыксыну да, агитация дә булачак. Ул вакытта халык та нишләп язылмасын ди, газета-журналларга.  

Без үзебез “Керәшен сүзе” газетасын, “Арыу сюз” брошюрасын гел  яздырып, укып бардык. Инде менә бер  ел да “Туганайлар”ны алдырмый калганыбыз юк.  Кулыма гәҗитне алу белән, иң алдан соңгы битен карыйм,  таныш-белешләргә котлау сүзләре юкмы икән, фадалы киңәшләре ниндиләр икән, дип.  Аннары вакыт булган саен, һәрбер битен җентекләп укыйм. Үзебезнең керәшен язучылары иҗатын укырга яратам. Элеккеге туй-йолалар җырлары  сүзләрен көтеп алам. Григорий Родионов, Людмила Аланлы (авылдашларым), Зинаида Захарованың һәрбер әсәрләрен, шигырьләрен бик яратып укыйм. Туган авылым Федоровкадан берәрсе язмаганмы дип эзлим, олыгайган саен якташлар сагындыра икән. Сандыр дәдәй Филиппов  үзе исән чакта җыйган керәшен-һәвәскәрләр иҗатын бастырырлар, дип көтәм.

Ягез әле, керәшен туганнар, карендәшләр, җуймыйк әле булганны. Бу гәҗитне югалтсак, керәшен дигән халык бетте дигән сүз бит. Туган-тумачаларга күчтәнәч итеп шушы гәҗиткә подписка бүләк итешик, һәркем куаначак, күрерсез. “Туганайлар” гәҗитен алмаган гаилә, керәшен  гаиләсе буламени инде ул?

Редакция төрле шигырь-хикәя ярышлары уздырганда катнашыйк әле. Иркенләп, аралашып яшик. Булганны саклыйм, югалткач елаудан файда булмас!

Любовь Игнатьева, Әлмәт районы, Кәләй авылы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: