Туганайлар

Әйтер сүзе кайтаваз булып кайтты

Татарстан китап нәшриятында Марс Макаровның "Кайтаваз" исемле китабы чыкты. Анда күренекле композитор, виртуоз баянчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марс Андреевич Макаровның җырлары, шигырьләре, истәлекләре тупланып бирелгән. Ни аяныч, март аенда гына арабыздан киткән карендәшебез бу көтеп алынган басманы кулына тота алмады.

Очына-очына басмага әзерләп йөргәне бүгенгедәй истә, чөнки язмаларның шактый өлеше безнең редакциядән үтте... Ашыкты, кабаланды, йөгерде - әллә әҗәлен сизде микән? "Аллага тапшырдым, дип башла эшеңне. Җиде кат үлчәгәч егәр көчеңне", - дип куйган ул китап башына. Үз хәлен үзе белгәндер.

Китап "Борынгылар нәсыйхәте" белән башлана. Күрсәтелгән булмаса да, бу шигырьнең керәшен шагыйре Яков Емельянов - Җырчы Җәкәүгә ияреп язылганы миңа билгеле.

Шапшак булма -

Пөхтә бул!

Таркау булма -

Җыйнак бул!

Йомшак булма -

Тыйнак бул!

Усал булма -

Үҗәт бул!

Дуамал чабып, дөнья кума,

Дөя өстендә нужа ку!

Беренче битләрдә үк "Карендәшләр җыры" да урын алган. Бу җырны Марс Андреевич 90-нчы елларда, Республика керәшен оешмасы лидерлары соравы буенча, керәшеннәр гимны итеп язган иде. Җыр ноталары белән "Керәшен сүзе" газетасында басылып та чыкты. Гимнны иң беренче булып Башкортостанның Бакалы районы керәшеннәре хоры башкарды. Сүзләре йөрәккә үтеп керерлек, чын керәшен яңгырашында иҗат ителгән җыр, ничектер, популярлашып китә алмады. Бәлки, вакыты җитмәгән булгандыр?

Яфраклардай очып таралсак та,

Инде менә янә кавыштык.

Чиләбедә, Зәйдә, Бакалыда

Моңнарыбыз аша табыштык.

Төркемнәре таралмасын өчен,

Кошлар да бит күмәк очалар.

Тормыш үрләренә менү җиңел,

Карендәшләр бергә булсалар.

Йөгереп лә суларга төшәрбез,

Колачларны җәеп йөзәрбез.

Кулны-кулга, иңне иңгә куеп,

Тормыш дәрьялары кичәрбез.

Шагыйрь җанлы музыкант, шул чорның бик күп талант ияләре кебек, перестройка чорын кабул итә алмый, музыканы товарга әйләндерү белән килешми.

"Туктатыгыз япон такталарын!

Туктатыгыз бизнес язмаларын!

Сабыйларның җан кылларын иблис кисә бит.

Скрипка, гармун - таныш моңнар,

Сәйдәшевләр бездән китә бит!"

"Менә 10-15 ел инде, сүзсез музыканың әһәмияте югалды. Дөресен әйткәндә, радио-телевидениедә дә сүзсез музыка бик аз яңгырый, - ди ул шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевка биргән интервьюсында, "Нишләп Сезне инструменталь музыка авторы буларак белеп бетермиләр?" дигән сорауга җавап итеп. - Консерваториядән чыккан оста яшь музыкантларны ишеткәч, шаккатасың. Аларны ни өчен белмибез? Чөнки пропаганда үзәкләре читтә йөри, бөтенләй кирәкмәгән эш белән шөгыльләнә. Ә талантлар читтә кала".

Йөзләгән җыр, дистәләгән инструменталь әсәрләр авторы Марс Макаровны Татарстан композиторлар Союзы члены була алмау бик борчыды. Аны анда "үзешчән композитор" дип, консерватория белеме булмаганга күрә алмадылар. Профессиональ дәрәҗәдә иҗат иткән композитор булып та, "Кәгазе" булмаганга санга сукмаулары бик рәнҗетте аны. "Союзда булу-булмау бернәрсә дә бирми. Сезнең исемегез, авторитетыгыз Союзда торган күп композиторлардан зуррак, Сез - халык композиторы, - дип әйткәнем булды Марс Андреевичка". - Ул минем рухымны рәнҗетә, күңелемне төшерә, мораль яктан сындыра. Бу минем шәхесемә карата гаделсезлек", дип җавап бирде ул миңа.

Кызганыч, бу гаделсезлек көчендә калды. Соңгы елларда композитор үзе дә бу мәсьәләгә карата сүрелде, олыгаю, сәламәтлеге какшау да үз эшен эшләде, ахры. Язылган гаризалар, хатлар, мөрәҗәгатьләр җавапсыз кала бирделәр.

Марс Макаровның беренче дә, соңгы да булган китабы "Кайтаваз" дип атала. Үз куллары белән нәшриятка тапшырган китабы, чыннан да, үзе киткәч, әйтер сүзе, кайтавазы булып кайтты.

"Калды гомер азагымда,

Калды соңгы бер алмам...

Яшьлек китеп, кабат килер,

Тик мин генә булалмам..."

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: