Туганайлар

Йөрәк җылысы

Елизавета Григорьевна Антонованы мин инде ун-унбиш еллап беләм булыр. Шушы көннәрдә аңа 80 яшь тулды. Казан керәшен оешмасының актив члены, "палочка-выручалочка"сы ул. Кайда нәрсә "яна" - Лиза түти шунда булыр. Керәшеннәр оештырган бер чарадан калмас, башлап йөрер. Актив кына түгел, грамоталы, белемле кешеләр кирәк булганда да, ул алда йөрде. "Ватаным...

Елизавета Григорьевна Антонованы мин инде ун-унбиш еллап беләм булыр. Шушы көннәрдә аңа 80 яшь тулды. Казан керәшен оешмасының актив члены, "палочка-выручалочка"сы ул. Кайда нәрсә "яна" - Лиза түти шунда булыр. Керәшеннәр оештырган бер чарадан калмас, башлап йөрер. Актив кына түгел, грамоталы, белемле кешеләр кирәк булганда да, ул алда йөрде. "Ватаным Татарстан" газетасында керәшеннәр өчен махсус чыгарылыш оеш тырганда да, республика радиосында "Арумысыз, керәшен карендәшләр!" тапшыруын башлап җибәргәндә дә, Лиза түтисез булмады. Идея, оештыру эшләре Галина Казанцевадан булса, тавык чүпләп бетермәслек кәгазь эшләрен эшләү, программа, сценарий, текстлар төзү, җайсыз җирләрне җайлап җибәрү, кирәк кешеләрне табу аның өстендә булды. Озак еллар буена Татарстан китап нәшриятында редактор, тәрҗемәче булып эшләү тәҗрибәсе аңа зур "тормыш багажы" биргән. Хәер, ул "багажны" аңа нәшрият кына түгел, тормыш үзе биргәндер. Ачысын-төчесен сабый чактан ук татыган детдом баласы бит ул. Бәлки шуңадыр да, Лиза түти бик "общественный" кеше. Кемгәдер булышу, кыен хәлдән чыгу юлларын эзләү, буталчык ситуацияләрне чишү аның канына сеңгән. Шактый өлкән яшькә җитеп тә, йөрәге белән яшь булуына, энергиясенә, активлыгына сокланам мин аның.

Бөтен дөнья битарафка әйләнеп барганда, кеше хәс рәтен үзенекедәй якын алып, кулын сузучы кешеләрдән ул. Хәзер андыйлар юк, диярсез. 80 яшьлек юбилеена әзерләнеп йөргән көннәрендә, нәшриятта очратып, "Туганайлар" редакциясенә алып кердем мин аны. Гадәттәгечә, вакыты бик тыгыз булып чыкты. Журналистлар Союзының ветераннар Советы членына льготалар юллап йөри икән. Бар гомерен журналистикага багышлап, аз пенсия белән лаеклы ялга киткән бер коллегасы авырып киткән, шуңа ярдәм итү ысулларын эзли икән Лиза түти. Үзе өчен беркайчан, берни сорамый ул, башкаларга изгелек кылуны өстен күрә. Бәлки, шуңа күрәдер дә, Ходай аңа саулык, аек акыл, озын гомер биргәндер? Бәлки, сабый чакта ук кичергән ятимлек, юклык нужалары аны башкалар күңелен тоярга, кеше хәсрәтен йөрәге аша кичерергә өйрәткәндер? Аның зур йөрәгенең җылысы барыбызга да җитә. Ике ул, ике онык үстерде ул. Беркайчан да зарланмады.

2002 елда "Сөембикә" журналы "Адәм баласы" дигән конкурс уздырды. Язмыш сынавы узган хатын-кыз язмаларына багышланган иде ул. Бер санда Ләйсән Əбделманова дигән авторның "Мескен буласым килми" дигән язмасы басылып чыкты. Лиза түти Ләйсән образында үзе турында язган иде. Укучыларыбыз игътибарына шул язманың кыскартылган вариантын бирәбез.

Йөрәк җылың суынма сын, Елизавета Григорьевна! Саулык, озын гомер сиңа!

Людмила БЕЛОУСОВА

Мескен буласым килми

Яралы хатирәләремне яңартуымның сәбәбе язмы шыма рәнҗүдән, тәрбия че ләремә үпкә белдерүдән бигрәк, хәзерге көндә балалар йортларында эшләүче тәрбиячеләргә шундый хәлләрдән сак була күрегез, дип искәртергә теләвем генә.

Җәй көне безне, балалар йортында тәрбияләнүчеләрне, сафларга тезеп авыл урамы буйлап болынга алып төшеп китәләр иде. Капка төбенә чыгып утырган апалар: "Ии, карагыз әле бу мескеннәрне", - дип калалар. Бу сүзләрне, бәлки, утыз бала арасыннан өчеседүртесе дә ишетмәгәндер, бәлки, җанымны телгәләп, минем генә йөрәгемә уелып калгандыр алар?!

Чын мәгънәсендә шәф катьле шәфкать туташы Фәүзия апа ялга әниләренә кайтып килгәч: "Үрдәкләр суйдык, кунаклар чакырдык", - дип сөйли иде. Минем дә иң олы хыялым - кунаклар чакырып, үрдәкләр суеп, кешечә - гаилә белән яшәү иде. Гомерем буе минем өчен дөньяда иң авыр сүз "мескен" дигән сүз булды. Шул сүзне ишетмәс өчен нинди корбаннарга гына бармадым мин!

Үксез бала

Көзге салкын кич. Мич башында сеңлемне йоклатам: аяк ларын, кулларын өреп җылытам. Менә ул туңып дерелдәүдән туктый да йокыга тала. Хәзер җылы көннәр булмас та инде, нишләрбез икән дип, йөрәк әрнеп тибә, җан уйный, кычкырып елап җибәрәсе иде дә, сеңлемне уятудан куркам...

Шунда ишек шакыган тавыш ишетелә. Әкрен генә төшеп,ишекне ачсам, ике кеше басып тора: берсе ир, берсе хатынкыз. Өйгә кереп, хәлахвәл сорашкач: "Иртәгә сезне килеп алырлар", - дип чыгып киттеләр. Соңыннан, барып урнашкач, мин аларның балалар йорты директоры белән завучы булганлыкларын белдем.

Хәзер "балалар йорты" дигән сүзне ишетсәм, мием кайный, җаным сулкылдый башлый. Дөрес, анда балаларны ашаталар-эчертәләр, киендерәләр, саф һавада йөртәләр, уйнаталарҗырлаталар. Барысы да үз урынында кебек. Әйе, шулай гына булса иде ул...

Тырышлык бәласе

Дүртенче сыйныфта укыйм, дәресләремне бик теләп әзерлим, белгән саен беләсе генә килә, "5"ле билгеләре генә алам, тәртибем дә әйбәт, күрәсең, гел мактап кына торалар үземне. Бүлмәдәш кызларның икесе бездән зуррак иде. Шуның берсе (аны Асия диик) - староста. Безнең белән Асия идарә итә, тәрбиячене күрмибез дә диярлек. Исемлек буенча парлап идән юабыз, юган урынга ике башыннан тотып караватларны күчерә барабыз, җыештырып чыккач, әй куанабыз.

Көннәрнең берендә тәрбияче кереп, безне җыйды да: "Укуы начар булганга, старостаны алыштырабыз, Асия урынына сине сайлап куябыз", - дип, бармак белән миңа төртеп күрсәтте. Тырышлыгым өчен җәфа чи гү ләрнең башы әнә шуннан башланды бугай. Элеккеге староста беркемгә бер эш эшләттерми, караватларны күчерттерми. Төннәр буе берүзем идән юам. Бер почмактан карават астына кереп китәм дә ятаята идән юарга тырышам, башны әзрәк күтәрсәң, чәч караватның сыгылмалы пружина чыбыгына эләгә, аны йолкып алып булмый, тезелеп киткән караватлар астыннан чыкканда, чәч канлы була иде. Зарланырга ярамый, кемгәдер, нәрсәдер әйттеңме - "әләкченең" башы кыеннан чыкмый. Әлеге дә баягы, ике зуррак кыз, ике зуррак малай безнең өстән баш, шулар идарә итә. Тәрбияче балаларны сафка тезеп, гимн җырлата да йокларга кушып чыгып китә. Шуннан соң төнге фаҗигале тормыш башлана...

Ана назы

Мин, мәктәп булмау сәбәпле, күрше авылда торып укый башладым, балалар йортына атнага бер кайтып, азыктөлек кенә алып китә идем. Фатир хуҗам - Миңлебикә апаның кече күңелле, шәфкатьле, игътибарлы, ихтирамлы булуы мине күп кайгыхәсрәтләрдән йолып кала алгандыр дип беләм. Ана назын миңа ул бирде. Барлык әниләр дә шундый әйбәт буладыр дип, аналы балаларга кызыгып гомерем үтте. Миңлебикә апаларда фатирда торып укыган елларым - минем балачагымның иң бәхетле көннәре, мизгелләре булды. Миңлебикә апаны беркайчан да онытмадым, ул һәрчак читтән генә булса да минем күңелемне җылытып, юатып, миңа көчкуәт биреп торгандай тоела иде. Техникум, аннары университетны тәмамлауга, ашкыныпашкынып аны эзләп кайттым һәм Дания исемле "сеңлемне" дә таптым.

Мәрхүмә Миңлебикә апама җылы хисләремне җиткерергә ашыгып, шактый алга йөгергәнмен бит!

Туган авыл

Гел яхшы билгеләренә генә укыгач, мине РОНОга белдермичә, укытырга калдырган булганнар, җиденче сыйныфны тәмамлагач, минем киләчәк тормышым турында төрлечә уйланганнар, ләкин башка юл таба алмагач: "Туганнарың укыта алмас микән?" - дип, мине туган авылыма Субашка кайтарып җибәрделәр. Авылга кайтып барам, урман почмагын узгач, зират күренеп тора:

Әнә, анда ялгыз зират тора:
Минем әнием шунда күмелгән.
Их, күрәсе иде аны тик бер генә,
Юк шул: үлгән инде ул, үлгән, -
дип, сулкылдыйсулкылдый атлыйм.

Мин Кызыл Йолдыз районы Котлы Бөкәш урта мәктәбенә йөреп укыдым. Апаларым көчләреннән килгән кадәр булыштылар.

Тормышка путевка

Унынчы сыйныфны тәмамлагач, газетадан Алабуга китапханәчеләр техникумы турында язма укыдым. Күңелемдә ялкын кабынгандай булды. Их, укырга иде шунда, мин бит китапка гашыйк җан! Чыгып киттем бит, юлларын ничек тапканмындыр, белмим, Ходай ярдәмен биргәндер!

Имтиханнарны уңышлытап шырып, тулай торакта яши башладык. Җыелышып өстәл артына утырып чәйләр эчәбез, ул кызыклык, ул күңеллелек, шатлыкның чиге юк...

Шулай күпме көннәр үткәндер, минем акчам тәмам бетте. Өстәл янына якын да бармыйм, бүлмәдәшләр ашапэчкәндә китап укып утырам, ризыгым булмагач, аларга кушыла алмыйм шул. Берәр атналап вакыт үткәч: "Сине завуч чакыра", - диләр.Кергәч: "Син кайдан, әтиәниең кем, кайда эшлиләр?" - дип сорады ул.

"Мин балалар йортыннан", - дим. "Аңлашылды, Алабугада балалар йорты бар, шуннан бер баланы бер көн асрар өчен күпме акча тотылуы турында белешмә алып кайт", - диде. Коридорга чыксам, Женя исемле бүлмәдәшем мине көтеп тора. "Нәрсә диде?" - ди. Әйтеп биргәч: "Әйдә киттек!" - ди бу. "Ачка үлә бит инде ул!" - дип, шул кыз кереп әйт кән булып чыкты. Язу алып кайткач, миңа 625 сум акча бирделәр. Пар күлмәк сатып алдык. Женя белән карточкага төштек, ул әле хәзер дә саклана миндә. Шул акчага мин техникумны тәмамлап, эшкә юллама алып, шул ук иптәш кызым белән Дөбъяз районына кайтып төштем. Ходайга рәхмәтләрем чиксез иде. Битаман дигән авылда Әдибә исемле кыздан китапханәне кабул итеп алдым. Шул көннән башлап безнең дуслык җепләре үрелә барып, без бүгенге көндә дә берберебезгә терәк. (Уйласаң, без дусла шырга да тиеш булмаганбыз. Мин бит аның эшен алдым.) Аннары мине Әлдермеш авылы китапханәсенә күчерделәр. "Кайтам әле Әлдермешкә!" дип җырласалар, күзгә яшь тула.

Минем университетларым

Казан дәүләт университетының читтән торып уку бүлегенә укырга кердем. Аны тәмамлагач, Татарстан китап нәшриятына эшкә килдем. Рухи бай тормыш кичердем: нәшрият коллективы исеменнән шахмат ярышларына җибәрәләр - нәшрият данына тап төшермәдем, беренчелекне бирмәдем.

Нәшриятта шактый гына язу чылар, шагыйрьләр эшләсә дә, бу чорда "Китап" исемле өч метрлы стенгазетаның редакторы итеп тә ни өчендер мине билгеләделәр. Нәшриятка килгән авторлар сәгатьләр буе газетаны укып торалар иде. Язган пародияләрем өчен еллар буе исәнләшми йөргән хезмәттәшләрем дә булмады түгел.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: