Җырчы Винера Ганиева: «Яшәгән кадәре матур булды, алдагысы да мәгънәле булсын»
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Винера Ганиева белән интервьюдан өзек.
— Опера театры артисты булу — үзеңне формада тоту дигән сүз бит әле ул. Әйтик, концерт алдыннан нәрсәләрдән тыелырга кирәк?
— Опера жанры — иң югары баскычтагы сәнгать төре. Ул бик зур хезмәт таләп итә. Монда көн саен шөгыльләнмичә, вокаль күнегүләр ясамыйча булмый. Җырчыга иң кадерлесе — тавышы. Аннан соң хәтер. Ул бик зур арияләр белән эш итә, боларның барысын да хәтердә калдырырга кирәк бит. Чыннан да, опера җырчысы тормышында чикләүләр бик күп. Әйтик, билгеле бер ризыкларны — көнбагыш, чикләвек, туңдырма ашарга ярамый. Газлы су, баллы су да эчәргә ярамый. Һәркемнең организмы үзенчәлекле, шуңа һәркем үзенә карап нәрсәләрнедер чикли. Мин, мәсәлән, банан, алма, әфлисун ашамый идем. Тавыш яңгырасын өчен концертка кадәр 3–4 сәгать алдан ит ашарга ярый.
— Винера Ганиева, Айдар Фәйзрахманов, Хәйдәр Бигичев чорында профессионаллар популяр булса, хәзер халык күбрәк үзешчәннәргә тартыла кебек...
— Хәзер үзешчән җырчыларның кайберләре профессиональ җырчылардан да өстен тора. Минем шуңа игътибар иткәнем бар. Безнең халык талантлы, шуңа үзешчән сәнгатьнең үсүе бер дә гаҗәп түгел. Бу күренешне хуплыйм, аларның иҗат итәргә дә, яшәргә дә тулы хаклары бар. Мөмкинлекләр заманында яшибез. Теләге булган кеше студиядә җыр яздырганда бөтен кимчелекләрен яшерә ала. Җыр туа, аны шунда ук ротациягә бирәләр. Сәнгатьтә — тулы демократия. Үз сүзеңне әйтәсең килә икән, әйтәсең, җырлыйсы килә икән, җырлыйсың. Ә шулай да, тамашачы барыбер затлы җырчыны һәвәскәрдән аера белә. Үз йөзең, үзенчәлекле репертуарың, стилең булмаса, тамашачыга кызыгың калмый. Ул бер килә андый концертка, икенче юлы инде борылып та карамаска мөмкин.
Элек бит худсоветлар бар иде. Җырлар җиз иләктән бөртекләп-бөртекләп кенә узды. Ул вакытта үзешчән сәнгать аерым, профессиональләрне аерым юнәлештә үстерделәр, бер-берсе белән бутамадылар. Хәзер инде барыбыз да бер сәхнәдә, ботка булдык...
Артистларның кайсы белемле, кайсы белемсез…
— Тамашачыны затлы сәнгатькә тарту өчен нәрсәләр эшләргә кирәк икән?
— Тамашачы күңеленә хуш килгән җырчыны сайлый, аны күзәтә, концертларына йөри. Бу очракта төгәл генә берни дә әйтеп булмый. Беләсезме, бер көнлек җырчылар һәрвакыт булган һәм булачак. Ләкин алар вакытлы һәм үзләренең вакытлы булуларын үзләре дә яхшы белә. Ясалма күтәрелеп тарихта калып булмый. Ә инде затлы сәнгатькә чын мәгънәсендә бирелгән кешеләр алар үзгә. Андыйлар музыкаль белем алу юлын сайлый, укый, үзен затлы сәнгатькә багышлый.
— Сез башлап җибәргән «Йолдызлар фабрикасы» бик күп талантларны ачты, әле дә укучылар әзерләү юнәлешендә эшлисез.
— «Йолдызлар фабрикасы» проекты белән гастрольләрдә бик күп йөрдек. Студентларга «фабрика»га эләгү бик зур стимул иде. Ул үзем өчен дә ачыш булды. Чөнки монда бер сәхнәдә остаз һәм шәкерт эшли. Мин алып баручы да, режиссер да, сценарий авторы да идем. Чыгыш ясаучының сыйфатларын еш гына шигъри юллар белән әйтеп бирә идек. Бу җәһәттән дустым Рәзинә Сәетгәрәева бик ярдәм итте. Ул һәр шәкерткә багышлап шигырь яза иде. Тамашачы бу алымны бигрәк яратты.
Шәкерт остазның сәхнәдә алып баруын, тамашачы белән элемтә урнаштыруын — барысын да күзәтә, үзенә күрә практик дәрес ала иде. Бу элемтә бик кирәк. Үзем дә — заманында шундый ук мәктәпне узган кеше. Безнең концертларны Гөлшат Зәйнашева, Айрат Арсланов алып барды. 89 нчы татар мәктәбендә укыганда да, безгә атна саен филармония артистлары килә иде. Наҗия Теркулова, Венера Шәрипова безгә затлылык сабагы биргән булган икән.
Педагог булу җиңел түгел. Монда теләк кенә җитми. Тәҗрибә туплаган булуың, методикаң, квалификацияң булу кирәк. Педагог белән укучы арасында аңлашу булырга тиеш. Укучы белән мөгаллим арасында элемтә булганда гына, шәхес тәрбияләп була.
— Сезнең тагын нинди максатыгыз чынга ашмады әле?
— Максатларым барысы да тормышка ашты, иҗатта барысы да барып чыкты. Укучыларым белән бик канәгать, күз тимәсен, барысы да сәхнәдә балкыйлар. Бу да бит бик зур бәхет. Шәкертләреңнең иҗади уңышлары — остаз өчен зур дәрәҗә дә, шатлык та. Мин гаиләдә дә бик бәхетле булдым. Камилем белән 36 ел бергә яшәдек, мин иң бәхетле хатын идем. Ул мине иҗатымда үстерде, канатландырды, илһам бирде. Миң аңа бик рәхмәтле.
— Мөмкинлек булса, тормышта нәрсәне үзгәртер идегез?
— Бернәрсәне дә үзгәртмәс идем. Яшәгән кадәре матур булды, алдагысы да мәгънәле булсын. Артка карап шөкер ит, алга карап фикер йөрт, диләр бит. Минем өчен иң мөһиме — сәламәтлек. Аның өчен үзеңне карарга, ихтыяр көчеңне бер йодрыкка тупларга, дикъкатеңне үзеңә юнәлтергә кирәк. Мин җәяү йөрергә яратам. Яңгыр булса да, кар булса да, бу гадәтемне туктатмыйм.
— Сезнең фикерегезчә, эстрадада иң уңышлы проект нинди иде?
— Сәнгатьтә проектлар бик күп. Аларның һәрберсенең үз урыны, үз миссиясе. «Йолдызлык» та, «Яңа татар җыры» да, Әлфия Авзалова исемендәге конкурс та үз миссиясен башкара. Минем «Сандугач» конкурсы да, «Үзгәреш җиле» дә үз миссиясен үти. Алар һәрберсе үз урынында. Сәнгать төрле юнәлештә, төрле жанрларда үсәргә тиеш. Үсештә булган өлкә генә халыкка тәэсир итә ала.
— Тормыш девизыгыз нинди?
— Мин аны, шагыйрь Роберт Миңнуллинның шигыренә таянып, һәр концертта әйтәм. Без бу дөньяга яратыр өчен туганбыз. Туган илебезне, телебезне, туган йортыбызны, әти-әнине, сөйгән ярны яратырга кирәк. Бу девиз һәр кеше йөрәгендәдер, мөгаен. Тормышның мәгънәсе — яратуда.
Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев