Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җырчы Җәкәү җортында Григорий Родионовны искә алу кичәсе узачак

Искә алу кичәсе авторның азаккы китабы - "Туган җортта" ("В родном доме") исеме астында уза

29 ноябрь көнне 18:30 сәгатьтә Җырчы Җәкәү җортында Татарстанның халык язучысы, асыл карендәшебез, шагыйрь Григорий Радионовны (Гәрәй Рәхим) искә алу кичәсе узачак.
Искә алу кичәсе авторның азаккы китабы - "Туган җортта" ("В родном доме") исеме астында уза. Әлеге китапта Григорий Радионов (Гәрәй Рәхим) авылдашларының бүгенге көнгә кадәр сакланган тарих, тел, көнкүреш һәм музыкаль-фольклор үзенчәлекләрен тасвирлый.

Чарада әдәбият әһелләре, театр җәмәгатьчелеге һәм татар эстрадасы вәкилләре, Гәрәй Рәхимнең иҗатын хөрмәт итүчеләр : Лидия Әхмәтова, Олег Фазылҗанов, Аграфена Васильева,Геннадий Максимов, Артем Пискунов, Әбри Хәбриев, Алина Давыдова, Татьяна Ефремова, Дмитрий Баранов, Денис Михайлов, Амелия Феофанова һәм башкалар катнаша.

Эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, кичәгә килүчеләрнең коронавируска каршы вакцина ясатуы яисә ковид йоктырып, савыгуы турында сертификаты булуы сорала.

 

Культурный центр им. Я. Е. Емельянова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев