Туганайлар

"Ыштансыз Ибрай"

Мамадыш районы Комазан Башы авылында туыпүскән әтием Николай, әнием Феодосия дүрт бала тәрбияләп үстерделәр. Барыбызга да югары белем бирделәр. Безгә татулыклары, кешелеклекләре белән һәрьяктан үрнәк булып тордылар. Алар гомер буе тормыш авырлыкларын җиңә барып, һәрвакыт яктылыкка, гыйлемгә омтылдылар. Түбәндә әтием, Николай Сергеевның сөйләгән истәлекләрен тәкъдим итәм. Кычыткан коткарды Әтине һәм...

Мамадыш районы Комазан Башы авылында туыпүскән әтием Николай, әнием Феодосия дүрт бала тәрбияләп үстерделәр. Барыбызга да югары белем бирделәр. Безгә татулыклары, кешелеклекләре белән һәрьяктан үрнәк булып тордылар. Алар гомер буе тормыш авырлыкларын җиңә барып, һәрвакыт яктылыкка, гыйлемгә омтылдылар.

Түбәндә әтием, Николай Сергеевның сөйләгән истәлекләрен тәкъдим итәм.

Кычыткан коткарды
Әтине һәм Пётр дәдәйне сугышка алдылар. Без алты бала калдык. Олы тутам Мария - инвалид, Аннага ун яшь, Алексей дәдәйгә сигез, Михаил дәдәйгә алты, миңа өч, сеңлем Зояга бер яшь иде.

Безнең җиде сотый җиребез бар, аның да яртысын су баса иде. Үзебез үстергән бәрәңге генә җитми. Яз җитеп, җир чыгуга, басуга черек бәрәңге җыярга чыгабыз. Әни шул бәрәңгеләрне чистартып, юып, тәбә итеп табада пешерә.

Аннан тал бөресе, каен бөресе җитлегә. Тау кырларында, елга эчләрендә ашарга яраклы төрле үләннәр үсә башлый. Сазлы урында үскән дуңгыз үләнен ашый идек. Балтырган, дусай, сәрдә, ак баш, шома көпшә, җуа, әнис... Ул вакытта кычыткан бик күп үсте. Мария тутам көн саен бер чиләк кычыткан җыя. Әни аны кайнар суда юып, аш пешерә иде. Бәрәңгесе генә бик аз була иде. Исемдә - әнием олы агач табак белән "кычыткан суын" өстәл уртасына утыртты, без агач кашыклар белән ашый башладык. Минем кашыкка бер бәрәңге эләкте һәм шунда ук баш түбәсенә агач кашык килеп тә төште. Дәдәй бәрәңгене барыбызга да тигезләп бүлеп бирде.

Өйдә ашарга бернәрсә дә калмаган вакытлар күп булды. Әле дә хәтеремдә, урамда канауда балчыкта актарынып ятам. Үлеп ашыйсы килә, акырып елыйм. Янга берәү дә килми. Учка җир алып ашап карадым.

Ухалла арбасы
Сугыш вакытында, аннан соң да, ухалла кулдан төшмәде. Печән, утын ташыдык. Бер елны коры куак утыны белән утын лапасын шыплап тутырган идек, ләкин ягарга туры килмәде. Ат белән килеп без, балалар, ухалла белән әзерләгән утынны, авыл Советы йортын җылытырга дип алып чыгып бетерделәр. Лесниклар да, я ухалла арбасы тәгәрмәчен, я балтаны алып калалар иде. Уйласаң, урман чистарту булган бит инде ул, коры куак җыю, ә безгә салам ягарга туры килде.

Күршеләр
Бервакыт, Михаил дәдәм белән күрше Василий бабайларга барып кердек. Фёкла әби мич ягып бәрәңге тәгәрәткән, ә Василий бабай өстәл артында шул бәрәңгеләрне урталай ярып, ашап утыра. Без ишек төбендә унунбиш минут басып тордык, ләкин безгә бер бәрәңге дә таммады. Әни, балаларга ашатыр нәрсә булмагач, инвалид тутабызга букча кидереп, хәер сорарга чыгарып җибәрде. Ул биш бәрәңге алып кайтты. Сорый да алмагандыр инде, ул чукрактелсез иде. Бакчаларда бәрәңгеләр җитешә башлагач, күгәрчен күкәе кадәр булуга ук аны чи көе ашый башлыйбыз. Әни бакчаны актармаска куша иде. Бакчабыз бик бәләкәй булган өчендер инде. Күрше Василий бабайларның бакчасы бик зур һәм үзләре дә аз иде. Исемдә - мин алар бакчасына, бәрәңге арасыннан үрмәләпшуышып кердем. Бәрәңге төбенактарып ятканда минем өстемә бер кеше килеп чыкты. Ул Василий бабай булып, минем колактан тотып, әнигә илтеп бирде. Нишләптер, хәллеләкләр ярлыларны яратмаганнар. Бервакыт күрше малайлары, Кәсөн Микулае белән Даки Метерие мине Спиркә Пасыеның өенә, тәрәзәсен ачып кертеп җибәрделәр. Мич каршында бер җамаяк ботка күренә иде. Мин җамаякны алып өстәл янына да барып җитмәдем, Пасый әби йөгереп керде дә, мине кулдан тотып, өстерәп урамга алып чыкты һәм кычкырыпкычкырып авыл Советына алып китте. Тик барып җитмәдек, җибәрде.

Белем юлы
Ул вакытта һәр кешеннең кушаматы бар иде. Мине "ыштансыз Ибрай" дип йөрделәр, чөнки кияргә ыштан да, башка нәрсә дә юк, бер кыска гына күлмәк иде. Беренче класска укырга яланаяк бардым. Ул шуннан истә калган, мәктәпкә җитәрәк аяк ка пыяла ватыгы керде. Бер атнадан артык аяк очында йөрдем. Бик авырткач карасам - яра эчендә пыяла бар икән. Шуны тартып алгач кына, яра төзәлде.

Уку еллары җиңел булмады. Сигез класс бетерү өчен алты мәктәптә укыдым. Беренче һәм икенче классларны Комазан Башы, өченче, дүртенчене Яңа Комазан, бишенче, алтынчыны Дүсмәт, җиденчене Мамадыш, Көек Ерыкса, сигезенчене Түбән Ушма мәктәбендә бетерергә туры килде. Мамадышта һәм Түбән Ушмада укыганда юл йөрүләре бик авыр булды. Шимбә көнне укудан соң, аякка чабаталарны киеп, буш күтүмкәне асып кайтып китә идек. Дүрт малай - Александр Волков, Николай Романов (берсе Сосновкада, икенчесе Нижнекамскийда мәктәп директорлары булып эшләделәр), дәдәм Михаил һәм мин егерме биш километр араны - кышкы салкыннарда, буранда, караңгыда уза идек. Авылдан төнге сәгать 12ләрдә, күтүмкәгә бәрәңге, берәр бөтен ипи, он төенчеге, ярма булса ярма тыгып чыгып китәбез. Мәктәпкә барып җиткәч, арганталган булсак да, чабатаны итеккә алыштырып классларга укырга кереп утырабыз. Һәр атна саен шушы араны узарга туры килде.

1953 нче елны Түбән Ушмада, дәдәм унынчы класста, мин тугызынчы класста укый башладык. Айга якын укыганнан соң, өйдән мәктәпкә икмәк алып килерлек мөмкинлек калмады. Бер төнне без, Илья Петухов, Александр Осипов, Михаил дәдәм һәм мин, колхоз басуына бәрәңге урларга киттек. Басуда, чүгәләп бәрәңге актара гына башлаган идек, безнең якка таба килгән бер кеше күрдек һәм бөтен көчкә торакка таба чаптык. Мышнап бетеп өйгә кердек. Сулыш алып утырганда, тагын бер малай йөгереп, мышнап бетеп килеп керде. Бу Ак Чишмә авылыннан Вакыйф иде (ул Югары Ушма колхозында ветеринар врач булып эшләде). Без аны күргән булганбыз икән, ә ул безне.

Сугышның ничәнче еллары булгандыр, без таллыкта яшь тал ботагы очын ашап йөри идек. Бик каты гөрләгән тавыш ишетелде. Күтәрелеп карасак, бөтен күк йөзе самолётлар белән тулган. Тезелеп утыз сигез самолёт узып китте. Күп тә үтмәде, яңадан уналты самолёт очып үтте. Түбән Ушма мәктәбен тәмамлый алмадым. Казанга ФЗУга киттем. Анда да, ун классны бетереп булмасмы дип, кичке мәктәпкә укырга кердем. Кичке мәктәп Кремль янында иде, ара - 9 чакырым. Кондуктор трамвайдан куып төшерә, билет алырга акча юк. Мин барыбер трамвайның артына асылынып, буксир тимерендә басып барам.

ФЗУны тәмамлагач, Башкортстанның Чишмә станциясендә подстанция җиткерергә җибәрделәр. Тимер юлларны электрлаштыру бара иде. Теләче районыннан Иван Котников белән бер фатирга эләктем. Камыш түбәле, җир идәнле, стенасы читән үреп ике яктан саз белән сыланып агарткан өйдә яшәдек. Укырга бик теләсәм дә, кичке мәктәп юк иде. 1955нче елны миңа төзелештә яхшы эшләгән өчен беренче Мактау грамотасы бирделәр. Сөенечем эчемә сыймады.

Кляуш мебель фабрикасыннан армиягә киттем. Армиядә хезмәт итеп кайтып бер ай да ял итмичә, Казахстанга шахтага юл тоттым. Тик өйләнеп өч бала булгач кына, Минзәлә совхоз техникумына читтән торып укырга керә алдым. Аны бетергәндә дүрт бала атасы идем инде. Шул техникум бетергән диплом, алга таба тормышны гел икенчегә борып җибәрде.

Римма ЧЕКАРАЕВА язып алды,
Мамадыш шәһәре

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: