Туганайлар

Җырлы-моңлы язмышлар

Һәр авылның үткәне, истәлекләргә бай тарихы булган кебек, игътибарга лаек кешеләре дә бар. Язмам геройлары - Чистай районының Бахта авылы кешеләре. Алар үткән тормыш юлы авыр да, ләкин шул ук вакытта кызыклы да.

Картаямени соң йөрәк

"Картаямени соң йөрәк

Маңгайлар сырланса да..." -

дип җырлый Әлфия Авзалова. Еллар үтеп, чәчләргә чал төшеп, гомер көзенә аяк басканда да, кеше күңеле белән һаман яшь кала. Картаю турында ишетергә дә теләмәгән, ачык йөзле, киң күңелле, оптимист кешеләр бигрәк тә. Чистай районы Бахта авылында яшәүче Мария Минкина да әнә шундыйлардан. Ул еллар сызган гомер юлын салмак кына атлап, шаулы тормыш эчендә кайнап яши. 89 яше белән баручы, энергияле, күзләреннән нур бөркеп торучы Марҗук түти (авылдашлары аңа яратып, шулай дәшә) безне авыл клубында, анда эшләүчеләр белән бергә каршы алды.

- Мин көн дә клубта, клуб әбие шикелле, бәйрәмне көтеп кенә торам. Әй күңелле монда, әй күңелле! - дип башлады ул сүзен. - Клубта булган бер концертны да калдырмыйм, иң алгы рәткә кереп утырам. Давление борчый мине, монда килгәч, тереләм, нормальләшәм. Концерттан рәхәтләнеп ял итеп кайтам, яшьрәк булсам, үзем дә җырлап-биеп йөрер идем. Авылның фольклор ансамбле чыгышларын бик яратып карыйм, аларның гаиләләре белән эшләүләренә сокланам. Яшь буынның актив булуына чын күңелдән сөенәм,- ди ул.

Марҗук түти Чистай районының Бахта авылында, унике балалы гаиләдә җиденче бала булып дөньяга килә. Сугыш чоры балалары кичергән авырлыкларны гына түгел, ятимлек ачысын да татый ул. 41 нче елда әнисен, 48 нче елда әтисен югалта. Бакуда ике ел госпитальдә ятып, нормага бирелгән шикәрен ашамый, тәмәкесен тартмый, укысыннар, дип, эне-сеңелләренә акчалата җибәреп торучы дәдәсенең сүзләрен истә тотып, Чистайда агрономлыкка укырга керә. Тулай торакның авыр тормышы, атна саен авылга җәяү кайтып йөрү, бәрәңге булмагач, умач уар өчен, авылдан он алып килеп тамак туйдыру - берсе дә укуына киртә булмый. Ул яшьлек елларында Чаллыда яши. Медицина белеме алып, күп еллар балалар больницасында медсестра булып эшли. Эшен яратып, җиренә җиткереп башкара ул. Озак еллар тырышып эшләгәнгә, "Хезмәт ветераны " медале белән бүләкләнә.

"Матур булса да торган җир, сагындыра туган җир" дип, тикмәгә генә әйтмиләр шул. Олыгайгач, туган туфрак үзенә тарта аны. Чаллыдагы фатирын сатып, туган авылыннан кечерәк кенә бер өй сатып ала. Аны сипләтеп, тышлатып, яңа коймалар тоттыра. Озакка сузмый, пластик тәрәзәләр дә куйдырырга исәпли.

Яз җитүен Марҗук түти түземсезлек белән көтеп ала. Өй каршындагы бакча - аның өчен үзе бер юаныч. Анда чия, шомырт, карлыган, балан һәм башка бик күп агачлар утыртылган. Төрледән-төрле яшелчәләр, кавын, фасольга хәтле үсә аның бакчасында. Су сибеп, чүпләрен утап, көнозын шулар белән кайнаша. Өй каршысына матур-матур чәчәкләр утырта, капка төбенә, сулар сибеп, ямь-яшел чирәмен дә үстерә әле ул.

Яшем бар, дип, өйдә утыра торганнардан түгел Марҗук түти. Ул авылның үзешчән фольклор ансамбле белән бергә, күрше авылларга, районга концерт белән дә чыгып китә, милли киемнәрен киеп, кич утыру күренешләрендә, Сабан туенда да катнаша. Җырлы-моңлы күңеле һаман яшь, җыр аны яшәтә, яшәртә.

Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында озак еллар эшләгән, Татарстанның халык артисткасы Вера Минкина аның якын туганы икән.

- Вера Минкина белән безнең әтиләр бертуган. Вераның әтисе ул кечкенә вакытта ук ауга киткән җирдә үлә. Әнисе биш бала белән тол кала. Вераның артистлыкка укырга барасы килә. Әби-бабайларның җибәрәсе килми, "театрда начар кызлар гына уйный", диләр. Вера, сигез класс бетереп, чабата киеп, Казанга артистлыкка укырга китә. Аңа, "буең кечкенә бит синең", диләр. "Үсәм әле мин", - ди ул. Укып чыга, артист булып китә, таныла. Казанның үзәгендә яшәделәр алар. Авылдан йомыш белән Казанга барган һәркем аларда куна иде. Кеше күп булганда, идәнгә җәеп, тезелешеп ята идек. Икенче этажда яшәделәр алар, кухнялары общий. Мичләре утын белән ягыла. Бик кунакчыл, киң күңелле кеше иде ул, шуңа Ходай гомерен дә биргәндер. 90 яшьтә дә спектакльләрдә уйнады. Гомерен сәхнәгә багышлады, 94 яшендә китте. Киләсе елда аның тууына 100 ел була, - дип, бөек артисткага кагылган хатирәләре белән уртаклашты ул.

Марҗук түтине иң борчыганы - 120 елга якын тарихы булган авыл клубы. Бу иске бинаның ул киләчәктә яңартылуын тели, чөнки сәхнәсе кечкенә, бүлмәләре иске.

Тугызынчы дистәне ваклаучы Марҗук түти халыкара фестивальләргә дә йөри, Идел буенда ял итәргә дә ярата. Чаллы, Тольятти, Мәскәү, Самарада да дуслары бар аның. Дөнья хәлләре, политика белән дә кызыксына.

Яше олы булса да, күңеле белән һаман да яшь калган Марҗук түти әнә шулай яши. Бер улы мәрхүм, икесе еракта яши. Уфтанмый, тормыштан зарланмый, Ходайга шөкер итеп, һәр нәрсәдән ямь табып яшәүчеләрнең берсе ул. Киләсе елда булачак 90 яшьлек юбилеен исән-сау каршылап, башкаларга үрнәк булып, алга таба да һәрнәрсәгә сөенеп яшәргә язсын үзенә.


Заяга узмаган гомер

Үзенең көндәлек тормышында сагыш, кайгыдан арынасы, бушанасы, эченә сыймаган шатлык-куанычын белдерәсе килсә, кеше җырлап җибәрә. Күңелендә сакланган, үзенең хис-тойгыларына туры килә торган көйне суза. Бу аңа җиңеллек, күңел тынычлыгы бирә. Яшәвен җыр, моңнан башка күз алдына китерә алмаган кешеләргә ул гомер азагына кадәр юлдаш була, яшәү көче бирә.

Маруся түти Агееваның гомере дә җыр белән үрелгән. Ике кызы, кодагые белән бергә керәшен җыры көйләп каршы алды ул безне. Йомшак тавыш белән, чын керәшенчә сузып, матур итеп җырлаулары йөрәккә сары май булып ятты. Тыштан җыйнак кына күренгән, эче заманча җиһазландырылган, бөтен уңайлыклары булган өйдә ялгызы яши ул. Бер ел элек, илле ике ел гомер иткән ире инсульт кичереп, якты дөньядан китән. Ирен югалту ачысын бик авыр кичерә Маруся түти, хәзер дә бик юксына икән. Табын артында үзенең яшьлегенә, үткәннәргә кайтты ул.

- 31 ел кайнана белән яшәдем. Аның үз кайнанасы, кайнатасы да исән иде әле. Бик тату, дус тордык. Кайнанам улын (минем иремне) ялгызы тәрбияләп үстергән, ире сугышта үлеп калган, - дип башлады ул сүзен.

Маруся түти яраткан ире белән бер ул, дүрт кыз үстерә.

- Декреттан соң, эшкә чыкканда, җитмәс туган игезәк балаларыма 17 генә көн иде. Нихәл итәсең, өй салырга акча кирәк, бураны йорт каршында тотып булмый. Балаларны кайнанам карады, зур рәхмәт аңа! Ирем белән икәү эшләгәч, өй дә салып чыктык, биргәненә шөкер!

Тормыш мәшакәтьләре күп булуга карамастан, моңлы тавышлы Маруся түти авыл үзешчәннәре белән концерт, театрлар куеп йөрергә дә вакыт таба. Күрше авылларны, Чистай, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрендә халыкны үзләренең матур җырлары, кызыклы тамашалары белән еш сөендергәннәр.

- Өченче кызыма ничә ай булгандыр, хәтерләмим, Дүртөйлегә театр белән барырга кирәк. Репетицияләр ясалган, белдерү эленгән. Башкалар мине капка төбендә ат белән көтеп торалар. Каршы килмәде, җибәрде кайнанам, аңлый белә торган кеше иде, урыны оҗмахта булсын! Моңа Маруся түтинең аны хөрмәт итеп, аңлап, дус яшәве дә ярдәм иткәндер.

36 ел дуңгыз фермасында тырышып эшли ул. Яшь вакыттан алып, олыгайган көнгә кадәр сәхнәдән төшми. Тормыш дигән олы дәрьяны кичкәндә, җыр-моңны сердәш иткән, Маруся түти үз тормышыннан кәнәгать булып гомер кичерә. Олы кызы Чаллыда, калганнары авылда яшиләр, эшлиләр. Араларында районга йөреп эшләүчеләре дә бар. Унике оныгы, җиде оныкчыгы бар аның. Кечкенәдән эшкә, олыларны хөрмәтләргә өйрәтеп, дөрес тәрбия биргән Маруся түти бүгенге көндә аларның рәхәтен күреп яши. Балалары һәрвакыт әниләренең хәлен белеп торалар, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр. Бүгенге көндә кадерле әни, сөекле әби булып, Ходайга шөкер итеп яши ул. Тәмле бәрәңге пәрәмәче һәм тагын башка тәм-томнар белән сыйлаган ачык йөзле, киң күңелле Маруся түти безгә үз репертуарыннан тупланган җырлар җыентыгын да бүләк итте. "Туй җыры" дип аталган берсен газета укучылырыбызга да тәкъдим итәм.

Биеккәйдей тауның башларында

Мыжылдыйдыр балның кортлары.

Баганалары алтын, капкалары көмеш,

Шушымы инде кода йортлары.


Безнең генә урам, озын урам.

Почтовойлар үтә тукталып.

Сез кодаларга килергә булгач

Төннәребез үтте йокламый.


Җилләрдә лә бодай җилгәрдек,

Табаларга салып куырдык.

Сез кодаларыбыз килә, дигәч,

Капкаларны ачып калдырдык.


Безнең авылларның арышы

Басу капкасына карышы.

Безнең киләсене сез белгәнсез,

Чыккансыз алырга карышы.

Тагын укыгыз:

Борынгы Бахтаның бүгенге сулышы

"Туганайлар" журналистлары Бахта авылында командировкада булып кайтты (фоторепортаж)

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: