Туганайлар

Җырларында сагыш-моң аның...

Аның җырын тыңлаган кеше, ирексездән, моң дәрьясына чумып, җырчы кичергән хисләр белән яши башлый. Сүзебез әллә нинди мактаулы исемнәр, шөһрәтләр алган артист турында түгел, гап-гади, җыр-көйләребезне чын йөрәктән башкаручы керәшен егете - Марс Гуреев турында.

Зәй ягында бер генә бәйрәм, бер генә чара да Марстан башка үтми. "Җиләк" фольклор ансамбленең алыштыргысыз баянчысы булу өстенә, йөрәкнең иң нечкә кылларын да тибрәтә алырлык матур тавышлы солисты да әле ул.

Марс үзе күңелендәге тирән моңның чыганагы әнисеннән бирелгән, дип саный. Бик матур тавышлы Елена Анисимовна - Зәбли түти - 5 баласын ятим калдырып, бик иртә үлеп китә. Әтиләре Порфирий дәдәй, чарасызлыктан, ни эшләргә белми утырганда, күрше Санук түти керә. Язмышы шул булгандыр, биш кенә минутка йомышка кергән җирдән, Порфирий дәдәйгә - хатын, балаларга әни булып, шушы йортта торып кала. Яңа әниләре, балалар ач-ялангач булмасыннар, дип, бөтен көчен куйса да, үз әнисен сагыну хисе бер минутка да ташламый Марсны. Бүгенгәчә, сагынып яши ул аны.

Кара да гынай урман, караңгы төн,

Яхшы атлар кирәк лә үтәргә.

Заманалар авыр, еллар ябык,

Дус-иш кирәк гомер итәргә.

Карурманны чыккан чакта

Кисеп алдым пар каен.

Ай, аерылмаек, дускаем.

Аның җырын ишетеп, сандугачлар тына, табигать, үзе биргән талантка үзе соклангандай, тып-тын калып, егетнең йомшак серле тавышын тыңлый.

Марсның туып-үскән авылы - Липат авылы хәзер юк инде. Тик аның башка бер җир белән дә чагыштырып булмый торган гүзәл табигате, тәмле сулы чишмәләре, сайрар кошларының тавышы әлегә кадәр Марсның күңелендә яши. Җыр-көйләрен сузган чакта, алар, бер-бер артлы күз алдыннан үтеп, җырны сагыш-моңга күмә.

Марска 9 яшь тулганда, әтиләре өйгә гармун алып кайта. Ул үзе дә гармунда оста уйный, исәбе - өлкән улы - Гришаны да өйрәтү була. 9 яшьлек кече улы Марс, инструментны кулына алгач та, көй чыгарыр, дигән уй аның башына да килми. Ә Марс шул көннән алып, гармуннан аерыла алмый. Булачак хатыны - авылның чибәре - Нинасын үзенә каратырга да гармуны ярдәм итә аңа.

Марс, үзенең артык тыйнак гадәте аркасында, бәлки, үзе һәм якыннары өчен җырлаучы гына булып калган булыр иде. 80 нче еллар ахырында Зәй төбәгенең популяр артисты Ренат Александрович Гәрәев аны һәвәскәрләр театрына җырларга чакыра. Тамашачы Марсны кабат-кабат сәхнәгә чыгара. Остазы аңа, үзешчәннәр конкурсында катнашып, үзенең бәхетен сынарга куша. "Серле күзләр" дигән җырны башкарып, Марс дипломант булып кайта. Мамадыштан бер укытучы язган бу җыр ул елларда бик популярлашып китә. Кая барса да, Марстан шул җырны башкаруын сорыйлар.

2000 елларда Зәй районы башлыгы булып эшләгән Ренат Шәехович Фәрдиев тә Марс Гуриевның җырлаганын ярата. Зур-зур кунаклар килгән чакта, Марсны чакыртып китереп, аның башкаруында "Олы юлның тузаны", "Серле күзләр" җырларын тыңлаттыра. Шундый бер очрашу вакытында ул чактагы Президент Минтимер Шәрипович Шәймиевнең: "Рәхмәт, энекәш, йөрәкләрне айкадың", - дип аркасыннан кагуын, тагын берничә җырны сорап җырлатуын хәзер дә горурлык хисе белән искә ала Марс.

Олы юлның тузанында

Калды минем эзләрем.

Кайда икән яшьлегем, дип,

Шул юллардан эзләдем...

Марс Гуреев - инде җиденче дистәсен ваклаган җитлеккән ир-ат. Тик аның йөзендә ниндидер бер сабыйлык, самимилык чаткылары калып, аны яшәртеп, аерым бер сөйкемлелек биреп тора. Йөзеннән нур бөркелә. Шулай картаймыйча, җырларың белән халкыңны сөендереп яшә, Марс!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: