Туганайлар

Җырларыбыз белән көчле без

Инде күптәннән Ләке авылында эшләп килүче "Игәнә" халык-фольклор ансамбле төрле конкурсларда, фестивальләрдә катнашып 2012 елда Виталий Агапов оештырган "Керәшеннәр җырыу әйтә" Бөтенроссия фестивалендә катнашып, лауреат исеменә лаек булдылар һәм кубок белән бүләкләнделәр.

Ә инде менә 2013 елдан фестивальнең дәвамы булып, В.В.Агапов җитәкчелегендәге 7 лауреат исеме алган ансамбльләр һәм алар эчендә "Игәнә" дә 3 мартта Мамадышта, 10 мартта Бакалы районында чыгыш ясадылар. Без үзебезнең җитәкчебез, ансамблебезнең әйдәп баручысы һәм җырларыбыз белән көчле без!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: