Туганайлар

Җырланмаган җыр

Сәйдә ЗЫЯЛЫ Хикәя Январь аенда Татарстанның халык артисткасы Нәфисә Василовага (Анастасия Петровна Васильева) 72 яшь тулган булыр иде. Аның якташы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, "Рухият" фондының Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиясе лауреаты Сәйдә апа Зыялы редакциябезгә җырчының якты истәлегенә багышлап язылган әдәби әсәрен китерде. (Дәвамы. Башы газетабызның 2 (294) санында)...

Сәйдә ЗЫЯЛЫ

Хикәя

Январь аенда Татарстанның халык артисткасы Нәфисә Василовага (Анастасия Петровна Васильева) 72 яшь тулган булыр иде. Аның якташы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, "Рухият" фондының Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиясе лауреаты Сәйдә апа Зыялы редакциябезгә җырчының якты истәлегенә багышлап язылган әдәби әсәрен китерде.

(Дәвамы. Башы газетабызның 2 (294) санында)

... Натукка унике яшь тулар-тулмас чакта, алар Чишмәбаштан Казанга күченделәр. Әтиләре сугыштан кайтмагач, өлкәннәре китеп беткәч, менә авам, менә җимереләм дип торган өйдә Кәтернә түти белән Натук нишләсен? Казанга килеп Анный тутасына сыенырга туры килде. Натук иң элек мәктәптә укыды. Унбиш яше тулгач, штукатурчылар, буяучылар әзерли торган училищега керде. "Төзүче һөнәренә ия кеше кайда да эш таба", - дип киңәш итте өйдәгеләр. Укуын тәмамлагач зур бер төзелеш идарәсенә җибәрделәр аны. Бригадада кызлар гына диярлек, һәммәсе авылныкылар. Берсе дә эштән курка торган түгел. Җырлый-җырлый эшлиләр. Әле яңа өелгән йортның стеналарын эчке яктан кызлар штукатурлый. Өсләрендә, буяу, ком, балчык измәсе белән чуарланган комбинезон. Ә ачык тәрәзәләрдән җыр агыла:
Озата барма, иркәм, озата барма,

Олы юл бит, бәлки, адашмам...

Бер көйне тәмамлагач, кызлар бераз гөрләшеп, сөйләшеп ала. Шул мәлне Натук җыр башлый:

Төнгә каршы берәү, моңлы итеп,
Аерылышу көен җырлады;
Тынга калды урман буйлары да,
Чишмәләр дә акмый тыңлады...

Кызлар да, эшләреннән туктап, тын калды. Әйе, бу җырны күбесенең Зифа апа Басыйрова башкаруында тыңлаганнары бар. Аның тавышы да үзәкләрне телгәләп ала. Моңа гаҗәпләнер урын да юк. Зифа апа артист бит ул. Җырчы. Җитмәсә әле, ул баянга кушылып җырлый. Ә Натукның тавышы... икенче. Кызлар, әйтерсең лә, кирпеч ватыклары, ком, балчык измәләре белән тулы караңгы диварлар арасында түгел, ә ямь-яшел табигать кочагында. Натукның тирән моңы, кабатланмас аһәңле сагышы тирә-юньдәге үсемлекләрне сыйпап уза. Аның җырын чишмәләр дә челтерәүдән туктап тыңлап тора. Агач яфраклары да селкенми... Ә урамда... Алар эшли торган тәрәзә турына халык җыелган. Бер ханым түзмәгән - кызлар янына ук кергән. Натукның җыры тәмамлануга, һәммәсе гөрләтеп кул чапты. Урамнан кергән ханым, дулкынланып, аның кулларына килеп ябышты:

- Сеңлем, җаным! Синең урының - сәхнә! Тавышыңда дәрьялар көнләшерлек моң, чишмәләрне елатырлык сагыш. Рәхмәт, матурым!

Көтмәгәндә килеп чыккан мондый игътибардан чая гына Натук бераз каушап ук калды, ияк нервылары тартышып алды, бераз тотлыгып торды.

- Р-рә-рәх-мәт! - диде ул бераздан.

Сүз дә юк: аның җырчы буласы килә. Бик килә. Тик... Алырлар микән соң? Аның музыкаль белеме юк ич. Алай да бер көнне тәвәккәлләргә ниятләде ул. Сорап эшеннән алданрак китте дә, җыр һәм бию ансамбле урнашкан йортны эзләп тапты. Көзге көн иде. Урамда яфрак яңгыры. Салкынча җил битләрне кисеп уза.

Ансамбль урнашкан бинага килеп кергәндә, репетиция тәмамланып тора иде. Артистлар таралыша башлады. Гадәттә, кыю Натук монда кергәч бераз каушабрак китте. Ияге тагын тартышып алды.

- И-и-сәән-ме-сез! - диде ул тотлыга-тотлыга.

- Исәнмесез! - дип җавап бирде аңа мөлаем гына хатын-кыз. - Кем кирәк иде?

Чишмәбаш мәктәбенең залына охшаган бүлмәгә күз йөртеп алды Натук. Түрдәрәк бер өстәл. Кырыйдарак тагын берәү. Өстендә - баяннар. Түр өстәл янында тәмләп тәмәке көйрәтеп утыручы ир-атка игътибар итте кыз. "Минем бу абыйны күргәнем бар бит, - дип уйлап алды эченнән. - Кайда күрдем соң мин аны?" Әмма кыз хәтерли алмады. Ә аяклары аның бер-ике адым шул абыйга таба атлады.

- Ми-ми-нем җырчы буласым килә, - диде ул, ниһаять.

- Бик мәслихәт, - дип елмайды түрдәге абый, янып беткән тәмәке төпчеген көл савытында изә-изә. - Нинди җырлар беләсең?

- Халык җырларын яратып җырлыйм. Озын көйләрне. Зифа буйлы, ачык йөзле күзләреннән күңел сафлыгы бөркеп торучы кыз бала ир-атка ошады булса кирәк. Ул мөлаем ханымга мөрәҗәгать итте.

- Яшь җырчыны тыңлап карыйбызмы? - диде.
- Әлбәттә, тыңлыйбыз, Александр Сергеевич.
- Нинди җыр җырлыйбыз? - диде Александр Сергеевич.
- "Гөлҗамал"ны, - диде Натук.
- "Гөлҗамал"ны? - дип кабатлап сорады
композитор Александр Сергеевич Ключарев, ялгыш ишетмимме дигәндәй.
- Әйе.
- Башладык алайса.
Натукның күз карашы каядыр еракка, билгесезлеккә төбәлде... Аның күңеле кайчандыр туталары җыела торган аулак өйгә күченде. Башларына чачак-калфак кигән, түшләренә тәңкәләр белән бизәлгән күкрәкчәләр бәйләгән, толымнарына чулпылар таккан кызлар берсеннән-берсе моңлырак җыр җырлый. Аларның сөйгәннәре еракта. Кайсылары бәхет эзләп киткән, кайсылары солдат хезмәтендә.

...Натук, дөньясын онытып "Гөлҗамал"ны җырлый:
Шәмдәлләрдә генә утлар яна, Гөлҗамал,
Җиткән кызлар киндер җеп эрлиләр.
Энҗе лә мәрҗән кызларның кул бавы,
Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы...

Натук туктады. Аны тыңлаучылар да беразга тын калды. Табыш иде бу! Композитор өчен дә, хормейстер өчен дә табыш иде.

- Альт! - диде Александр Сергеевич. - Сирәк очрый торган затлы тавыш. Гөлсем Сөләйманова аһәңнәрен ишеткәндәй булдым. Исемеңне ничек дидең әле? - дип тагын Натукка борылды.
- Натук. Наталья Арсеньева. Авылда Натук, диләр.
- Ә-ә, - дип елмайды Александр Сергеевич. Керәшен кызымыни?
- Әйе.
- Кайсы якныкы?
- Чишмәбаштан мин. Саба ягы.
- Менә нәрсә, сеңлем, - диде Александр Сергеевич, тәмәке төтененнән саргаеп беткән бармакларын өстәл өстендә биетә-биетә. - Сәхнәдә син Наталья Арсеньева түгел, Әнисә Асылова булырсың. Чөнки син табигый асыл, затлы тавышка ия! Бер сүз белән әйткәндә - талант! Самородок! Шуңа күрә фамилияң дә Асылова булыр.
- Белемегез нинди? - дип кызыксынды мөлаем ханым. - Укыйсызмы?
- Мин төзелештә эшлим, - диде Натук, кырыс кына.

... Натук ансамбльдә эшли башлаган көннәрдә, гайбәт яратучы кыз-кыркын арасында шактый сүз йөрде.

- Штукатурчы, маляр да җырчы булдымы? Нота да танымый ич ул!
- Әйтмәсәң дә... "До"ны "ре"дән аера белмәгән башы белән...

* * *
Ансамбльгә килүенә Натукны бригадага алдылар. Александр Сергеевич Ключаревның "Кәккүк" җырын (Солтан Габәши музыкасы, Әхмәт Ерикәй шигыре) хор өчен эшкәрткән чагы. Башлап җырлауны композитор Натукка тапшырды. Башлап җырларга теләүчеләр күп булса да, түбән альт нотасын Натуктай иркен итеп, матур итеп җырлый алучы юк. Композитор да, хормейстер да, җырчы кызлар үзләре дә моны бик әйбәт белә.

Ул арада яшь композитор Марс Макаров олуг шагыйрь Хәсән Туфанның тирән фәлсәфә белән сугарылган, катлаулы язмышларның газаплары гаҗәеп төгәл, оста итеп тасвирланган "Киек казлар" шигыренә музыка язды. Бу җырны да Натукка тапшырдылар.

... Бүген менә, гомеренең авыр мизгелләрендә, тәрәзә яңагына сөялгән дә шул җырны пышылдап көйли Натук.
Яңгырларда, явымнарда,
Давылларда-җилләрдә
Киек казлар кыйгылдаша
Мин белмәгән телләрдә.
Киек казлар кыйгылдаша,
Җырлашалар микәнни?
Туган илләр кала бит, дип,
Елашалар микәнни?

Натукның керфекләре дымлана. Тезелешеп очучы киек казларның моңсу кыйгылдашуы, канат кагышларының шавы ишетелгәндәй була. "Нәрсә соң син, җыр? - дип сорый ул үз-үзеннән. - Җанны тетрәндереп, уйларны әллә кайларга алып китәсең. Син, җыр, дәрья тирәнлегендә бәргәләнгән эчке дулкынмы, әллә җаннан ургып чыккан хисләр чишмәсеме? Синең эчтәлегеңне, моң агышыңны аңларга, төшенергә омтылган саен күңел кыллары ныграк тартыла, ныграк зеңли, үзәкләр ныграк өзелә", - дип нәтиҗә чыгара ул.

Бүген аның үзен дә тоташ моңнан, әрнүдән генә тора диярлек. Әйтерсең лә, бүген аның бар халәте - җырланмаган җыр. Ялгызлык, үзен кирәксез итеп тою аның җанын кимерә. Сәхнәсез ятим ул. Сәхнәсез чүл уртасында дымсыз интегүче гөл. Менә ничә еллар инде көннән-көн сула ул, шиңә...

Аны пенсиягә озаттылар. Җырчы булып эшләвенә егерме биш ел тулуга озаттылар. Гүя, аның сулыш юллары томалангандай тоелды. Әле яше илле бишкә дә җитмәгән. Тавышы күкрәгеннән гөрләп чыга. Аның концертларына тамашачы яратып йөри... Юк, болай тиз генә озатырлар дип, Натук көтмәгән иде. Дөрес, туры сүзлелеге бар. Бу җитәкче кеше, тәнкыйть сүзен әйтергә ярамас дип тормый. "Тәлинкә тоту", ярарга тырышу ише сыйфатлар аңа чит, ят. Җыр сәнгатендә, эстрадада ул үзенең лаеклы урынын белә...

Белеп нишлисең? Фәрман чыгарыла... Иртәгесен син эшкә килмисең. Ә ни-чек я-шәр-гә? Сәхнәдән аерылу канатлары киселгән кош сыман калу булса... Җан асрарга да кирәк бит әле. Мәдәният хезмәткәренең кеп-кечкенә пенсиясен ничек җиткерергә? Заманасы да нинди бит әле! Намустан башлап, һәрнәрсә сатыла һәм сатып алына! Ил җимерелде. Кризис. Ел саен акча берәмлеге алышына... Әнә, гомере буе Камал театрында уйнаган иң талантлы артистларның берсе: "Пенсиягез күпме?" - дип сорагач, "Үләргә җитә, күмәргә җитми", - дигән. Моңа өстәр сүз юк. Бу - хакыйкать!

Натукны пенсиягә җибәргәндә карышып торырлык түгел иде. Синең музыкаль белемең, дипломың юк, диделәр аңа. ...

Авыр, күңелсез уйларыннан арынырга теләгәндәй, ул тагын яңа җырларны өйрәнгән, беренче булып башкарган көннәрен исенә төшерде.
Бер көнне аның янына гөрләп, шаулап композитор Зиннур Гыйбадуллин килеп керде. Фаил Шәфигуллин сүзләренә ул яңа көй язган. Җырның исеме дә бик матур: "Яшьлегем тугае" дип атала. Сөенечен, дулкынлануын тыеп тормыйча, композитор кулына баян алды да сыздырып җибәрде. Нота өстенә язылган сүзләрне укый-укый, Натук аңа кушылды.

Ничәнче мәртәбә
Нурланып яз килде,
Тургайлар канатын кагынды.
Күзләрең сагышлы,
Дип әйтте бер тургай
Нишлим соң, тургаем, сагындым.

Өйрәнде җырны Натук. Премьера көне дә җитте. И-и, ул кичә... Кочагы белән чәчәк күтәреп авторлар сәхнәгә менде. Зал алкышларга күмелде. Шушы искиткеч тантана шавын басарга теләгәндәй, бер ханымның ямьсез ысылдавы ишетелде:

- Бу боларның җырын гына түгел, үзләрен дә... алган икән...

Таныды ул тавышны Натук. Ул - аның хезмәттәше. Әллә ни тавышы булмаса да, гайбәт таратып йөрүчеләрнең берсе.

Адәм баласы никадәр сәләтсез булган саен, көнчелеге шул тиклем зуррак була икән. Натук шушы хакыйкатькә тагын бер тапкыр инанды.

...Аның гайбәтләргә дә, гаилә бәхетенең кыска гомерле булуына да исе китми. Аның менә дигән асыл улы бар. Ә менә сәхнәдән башка яшәү авыр, бик авыр. Сәхнә аның өчен хезмәт урыны гына түгел, сәхнә - аның дөньясы.

Пенсиягә җибәрелгәч тә зур сәхнәнең серле кочагында илаһи мизгелләр кичерергә насыйп булды аңа. Чишмәбаш авылында оештырылган "Нардуган" фольклор ансамбле Камал театрына концерт белән килде. "Аулак өй" дип аталган тамашага авылдашлары Натукны кунак кыз итеп дәштеләр. Апактан киенгән Натук сәхнә түрендә үзе чәчәк бәйләмен хәтерләтә иде. Залда аның якташлары Гөргөри, Чөмәрәй чишмәләренең суын эчеп, Үри инешендә коенып, Баландыш тавы итәгендә уйнап үскән авылдашлары. Ул аларга бүген иң яраткан җырларының берсен - "Киек казлар"ны җырлый.
...Казлар кебек очасылар,
Китәселәр юк минем,
Кыйгак-кыйгак, илем ерак,
Дияселәр юк минем.
Кыйгылдаша болытларда,
Мин белмәгән телләрдә,
Киек казлар китеп бара

Мин күрмәгән илләргә.

Ул чакта, җыр дулкыны эчендә дөньясын онытып утырган тамашачы, Натук туктагач та, бераз тын торды. Аннары дәррәү кузгалып кул чабарга кереште...

* * *
Бүген менә аңа әллә генә нәрсә булды. Дөнья бары тик моңнан гына тора сыман. Каршыдагы йортның тәрәзәләрен дә, урам буйлатып тезелгән агач яфракларын да сагыш сар ган, диярсең. Әй, шул сагышларны көйгә салып җырлыйсы иде! Әллә нәрсәгә бүген эшләгән чаклары исенә төшә. Күптән булган вакыйгалар күңел кылларына кагылып уза...

...Тәрәзә яңагына сөялеп кичерешләр дәрьясы эчендә тирбәлгәндә, кинәт кенә күз аллары томанлана башлады. Җиңелчә генә башы әйләнеп китте, тез буыннары йомшаргандай тоелды. Ул әкрен генә ятагына таба борылды. Әнә, аның караваты янында морҗага сөялеп әнисе Кәтернә түти тора. Кулларын сузган да, кызына: "Натугым минем! Җырланмаган җырым! Кил үземә..." - дип, кочып ала.

...Натук бу авыруыннан соң аягына кабат баса алмады... Бу 2006 ел иде.

2014. Субаш-Казан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: