"Җырчы Җәкәү" нәрсәгә өйрәтә?

7 апрель көнне Казанда "Җырчы Җәкәү" клубы яңадан үз ишекләрен ачты. Керәшен этник мәдәниятен яратучылар клубы 2009 елда Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган иде.
Клуб этномузыколог, галим Геннадий Макаров инициативасы белән оештырылды. Керәшен мәдәнияте үрнәкләре, халык иҗаты белән танышырга теләгән яшьләр өчен бу клуб. Дәресләр вакытында борынгы керәшен җырулары, музыка уен кораллары, милли киемнәр, халык бәйрәмнәре, гореф-гадәтләр турында тагын да күбрәк белергә, өйрәнергә була. Сәнгать, музыка, тарих, әдәбият өлкәләрендә үз урыннарын тапкан күренекле кешеләр белән очрашулар үткәрү дә күздә тотыла.
Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында узган беренче дәрес туган тел темасына багышланды. "Туганайлар" газетасының баш редакторы Людмила Белоусова яшьләргә Казан шәһәренең Ершов урамы 20 йортта урнашкан Үзәк керәшен-татар мәктәбенең тарихы, анда укыткан укытучылар турында сөйләде. Керәшен алфавиты үзенчәлекләре, сүзләрнең чын керәшенчә язылышлары, укылышлары хакында, мисаллар китереп, аңлатты.
Яшьләрне "Җаңа Закон" һәм Балык Бистәсенең Алан-Полян авылында гомер иткән Гликерия Сергееваның (Үкерҗә түтинең) әбисеннән калган "Белемнек" китаплары белән таныштырды. Шулай ук, священник, шагыйрь Яков Емельяновның ("Җырчы Җәкәү") яхшылыкка, чисталыкка өндәүче, тәрбия темасы чагылган шигырьләрен дә укып күрсәтте.
Клубка килүчеләр бу очрашудан бик канәгать калдылар. Барысы да туган телгә багышланган дәресләр еш булып торсын иде, дигән теләкләрен белдерделәр.
Яшьләр нәсел тамгалары, кушаматлар, исемнәр, борынгы җырлар, биюләр һәм философик темалар турында кызыксынулары турында да әйттеләр. Болар хакында тулырак алар "Җырчы Җәкәү" клубының киләсе очрашуларында өйрәнәчәк. Клубның беренче җыенына, ни сәбәпледер, яшьләр азрак килде. Бәлки, чараның атна уртасында, эш, уку сәгатьләреннән соң узуы да сәбәпче булгандыр.
Очрашулар ике атнага бер, кечеатна (четверг) көнне Казанда Халыклар дуслыгы йортында узачак. Белдерүләрне безнең сайтта (www. tuganaylar.ru) күзәтеп барыгыз.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 март 2021 - 06:08Майга кергян атна кӧннӧ ӓйтелгян ӱгет “Поученія на кряшенскомъ языкѣ” китабыннан100
-
8 март 2021 - 06:04Анна Акманова: "“Бала табарга курыкмагыз!” Чистай районының Бахта авылында күп балалы Акмановлар гаиләсе яши. Анна Акманова дүрт бала анасы гына түгел, Бахта авылы клубы мөдире дә әле. Бахтаның “Кардәшләр” керәшен фольклор ансамбле җитәкчесе, авылның тормышын кайнатучы да, үзе үк аның эчендә кайнаучы да. Ничек барына җитешә, кырыкмаса кырык төрле мәшәкатьне ничек бергә үреп алып бара? Шул турыда үзеннән сораштык.95403
-
7 март 2021 - 11:11“Тик-Ток”та – Галя түти Галина Шапиеваның биегәне төшерелгән видеоязманы 247 мең (!) мәртәбә караганнар21700
-
7 март 2021 - 10:11Чит хатыннарга чит хатыннарга кызыгып Янымда чибәр хатыннар бөтерелеп йөрсә дә, берсенә дә күтәрелеп карыйсым килми8301
-
7 март 2021 - 10:11Дүртенче буын туганым Күпләр үзләренең дүртенче буын туганнарын белми дә торгандыр. Ә без беләбез, якын итешәбез. Дүртенче буын туганым Светлана Токранова белән очрашканда, сөйләшеп сүзебез бетми7801
-
7 март 2021 - 06:53Язык: сохранить нельзя уничтожить Очтомак, нәнәй, гүпче, арумысез – вы употребляете эти слова в речи?6300
-
7 март 2021 - 06:46Сәрдәбаштагы Петровлар янында Арча ягындагы Сәрдәбашка баргач, авылдагы иң өлкән кеше дип, Анна түтиләр өен күрсәттеләр. Мәдәният йортыннан күренеп кенә торса да, кары эттерелгән тар гына юлдан Маршал Жуков урамының аерымрак торган ике өенә барып җиткәнче, шактый урарга туры килде6200
-
7 март 2021 - 05:24Җанымны сыный вакыт Түбән Камада яшәп иҗат итүче керәшен шагыйре Никифор Тукмачев – сирәк талант иясе. Шигырь язучылар күп, әмма Никифордай һәр юлын үз йөрәк сыкранулары, күңел яшьләре аша яза белүче шагыйрьләре генә сирәк бу заманның5200
-
6 март 2021 - 11:11Кышны озатабыз Май атнасында, кышны озату, ә язны каршы алу уңаеннан, халык рәхәтләнеп күңел ача, коймаклар пешереп, бер-берсенә кунакка йөри7000
-
6 март 2021 - 11:11Өлкәннәр дә әкияткә мохтаҗ... “Әкият” курчак театры “Әлдермештән Әлмәндәр” моңсу комедиясен куйды. Әлмәндәр курчагын карендәшебез, Татарстанның атказанган артисты Юрий Чуктиев җанландыра5600
-
6 март 2021 - 10:11Мәхәббәтләре гомерлек Бәхетле мизгелләр кичереп йөрү әле: тәтәм белән нәнәмнең гаилә коруларына 23 февральдә 65 ел тулды10702
-
6 март 2021 - 06:51Пчеловод: не только пчелами здесь удивляют Деревня Пчеловод Кукморского района знаменита своими выходцами. Отсюда родом местный глава Сергей Димитриев, певец, заслуженный артист РТ Вадим Захаров, акушер-гинеколог Вадим Захаров, уролог Руслан Димитриев. Чем еще примечателен Пчеловод? Выяснили журналисты газеты «Туганайлар»11903
-
29 гыйнвар 2021 - 14:23Открытие клуба в селе Бахта
-
3 март 2021 - 11:02В Культурном центре имени Якова Емельянова прошла выставка работ кряшенских мастерицВыставка прошла в рамках месячника пестречинских кряшен13500
-
8 март 2021 - 06:04Анна Акманова: "“Бала табарга курыкмагыз!” Чистай районының Бахта авылында күп балалы Акмановлар гаиләсе яши. Анна Акманова дүрт бала анасы гына түгел, Бахта авылы клубы мөдире дә әле. Бахтаның “Кардәшләр” керәшен фольклор ансамбле җитәкчесе, авылның тормышын кайнатучы да, үзе үк аның эчендә кайнаучы да. Ничек барына җитешә, кырыкмаса кырык төрле мәшәкатьне ничек бергә үреп алып бара? Шул турыда үзеннән сораштык.95403
-
7 март 2021 - 11:11“Тик-Ток”та – Галя түти Галина Шапиеваның биегәне төшерелгән видеоязманы 247 мең (!) мәртәбә караганнар21700
-
5 март 2021 - 12:35Җәкәү җортында чистайлылар айлыгы башланды - видео Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк тарафыннан оештырылган “Җакын дуслар җыелышкач” проектын март аенда Чистай ягы керәшеннәре дәвам иттерә13200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Редакция газеты "Туганайлар"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС77-67918 от 06.12.16
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Губина Юлия Юрьевна
Адрес редакции: 420066, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон редакции: (843) 222-09-84 (доб. 1552), 222-06-07 - главный редактор
(843) 222-09-84 (доб. 1551) - журналисты
Электронная почта редакции: tuganaylar@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика