Туганайлар

Җырак түти

Без аны шулай дип йөрттек. Маманың үзеннән 5 яшькә олырак туганы ул. Җырак түтигә быел 94 яшь тулыр иде. Ветераннар сафында ул күптән инде бу олы бәйрәмне каршыламый. Ә безнең Җырак түтинең бу Бөек Җиңүгә турыдан-туры катнашы бар.

Безнең Түбән Чыршылы авылы заманында бик зур булып, анда берничә семья урыслар да яшәгән. Шуларның берсе - Высоцкийлар - минем әбием белән бабам була инде. Безнең бабай - бик алдынгы карашлы кеше, колхозның беренче председательләреннән берсе - биш баласын ятим калдырып, ис тиеп үлеп киткән. Урыслар бер-бер артлы авылдан күченгәннәр, ә безнең әби балаларын кочаклап торып калган. Туганнары күршедәге урыс авылы Язикауга (Языково) күчеп китәргә киңәш итсәләр дә, әбинең җавабы бер булган: "Ятим кешегә кайда да бер булыр, нигеземнән купмыйм"... Тормышка теше-тырнагы белән ябышкан әби. Ятим булсалар да, сыерсыз яшәмәгәннәр. Балалары бер-бер артлы үсә торган.Телне саклап калырга бик тырышкан әби. Өйдә балаларга татарча сөйләшүне тыеп та караган. Дөнья үзенекен иткән, акрынлап татарлашканнар, кая барсын, балаларын укырга да татар мәктәбенә биргән. Нәтиҗәдә, балаларның документларына ук "татар" мөхере сугып куйганнар.

Бөек Ватан сугышы башланганда, әбинең олы кызы Мария күрше Ләке авылында кияүдә була инде. Фронтка китәрлек ир-атлары юк, улы Валентинга әле 10 яшь тә тулмаган. Сугыш барышында бу афәтнең барысын да тигезләсен: олы кызы Марияның тол каласын, икенче кызы Аннаның фронтка китәсен, уртанчы кызы Анастасияның торф чыгарырга җибәреләсен, кечеләре Вера белән Валентинның, нужа арбасына җигелеп, зурлар белән бергә колхоз йөген тартасын белмиләр иде...

1942 елның апрель азагында 19 яше яңа тулган Нирук түтине (без аны шулай дип йөртттек) военкоматка чакырталар.

- Комсомолкамы?

- Комсомолка.

- Алайса, доброволец булып сугышка китәсең. Иртәгә.

Икенче көнне "доброволец " Җырак түтине Шәйди Гөргерие, колхозның иң хәлле атын җигеп, Әгерҗе станциясенә илтә китә. Күрше авыллардан килгән кызлар белән бергә, Мәскәүгә юл тоталар.

Мәскәүдәге җыелу пунктында барысы да медицина комиссиясе һәм әңгәмә үтәргә тиешләр икән.

- Высоцкая Анна!

Безнең түти комиссия каршына кереп баса.

- Где-нибудь болит?

- Не болит.

- По-русски хорошо знаешь?

- Плохо.

- Черт знает что! - ди комиссия председателе, күзлеген бер киеп, бер салып. - Тут некоторые уже начинают хитрить. Фамилия какая-то... польская, по паспорту - татарка, и по-русски не знает, видите ли!

Түтине, иптәш кызларыннан аерып, икенче төркемгә кушалар. Баксаң, русча начар белгән татар кызларын кире кайтарып җибәрәләр икән...

СССРның бөтен чибәр кызларын бирегә җыйганнар, диярсең! Күбесе эвакуацияләнгән украин кызлары. Озын толымнар, нечкә билләр, үкчәле туфлиләр, крепдешин күлмәкләр, сөрмәле күзләр...

Менә туфлиләр, күлмәкләр бер почмакка өелә бара. Кырт... кырт... Бер толым...ике толым...түтинең толымы...Мунчадан бер-бер артлы кыска чәчле, гимнастерка белән юбка кигән, нечкә биленә каеш буган кызлар чыга тора. Аларны, машиналарга төяп, Загорск шәһәренә курсларга, сугыш һөнәрләренә өйрәтергә алып китәләр.

Биредә аларга, корал куллану белән бергә, самолет төзелешен өйрәтәләр. Фашист самолетларының маркалары, очу тизлеге, биеклеге, силуэтлары... Озак юанырга ирек куймыйлар. Фашист ерак түгел. Мәскәүне сакларга кирәк. Алар һава-җир оборонасында хезмәт итәчәкләр икән. Кызларны Мәскәү янындагы Переславль шәһәренә китерәләр. Биредә һава оборонасының күзәтү пунклары урнашкан. Пунктка җитәрәк, аларга каршы солдатлар ротасы очрый. Постларын килүче кызларга тапшырып, зенитчыларның алгы сызыкка китеп барышлары икән...

Урман буендагы ышыклыкта күзәтү посты.Баш очыннан гына фашист самолетлары Мәскәү ягына оча. Бомбардировщиклар. Кызларга бернинди ял да юк. "Воздух" командасы тынып тормый. Махсус компас өстенә басып, фашист самолетының кайсы яктан килгәнен һәм нинди нинди курс белән очканын төп-төгәл итеп билгеләргә тиешсең. Телефонист самолетның маркасын һәм очу курсын Мәскәүгә хәбәр итә. Мәскәүдә урнашкан хәрби аэродромнан аның каршына истребитель җибәрергә тиешләр. Фашистлар күбрәк төнлә очалар. Төнлә самолет курсын билгеләве дә кыенрак. Ләкин кызлар - ас, самолетларны мотор тавышларыннан ук аералар.

- Өч ел эчендә бер генә дә ялгыш җибәрмәдек, - дип искә ала иде түти. Шуңа күрәдер, бер ел хезмәт иткәч, аңа ефрейтор званиесе бирәләр.

Инде фашистлар Мәскәү яныннан куылгач та, Җиңү көненә кадәр башкаланы хәвеф-хәтәрдән саклыйлар алар.

"Җиңү көнендә үзебезнең коралларыбыздан залп бирдек. Аннан Мәскәүгә бардык һәм безне, зурлап, өйләргә озаттылар. Станция саен, җырлап-биеп, бәйрәм ясап кайтабыз. 40 кызга бер командир. Өйгә телеграм суктым. Әниең ат белән килеп каршы алды. Мин сугышка киткәндә, басу капкасы төбендә яулык болгап калган бәләкәй кызны башта танымадым. Җиткән кыз булган, матурланган. Әбиегезнең саклап токан бер уч оны белән умач уып, үзебезчә бәйрәм ясадык. Минем солдаттан кайткан яшел шинелемне бозып, әниеңә пәлтә тектердек", - дип искә ала иде түти.

Безнең Җырак түти бөтен туганнарыннан үзенең буй-сыны белән аерылып торды. Озын буйлы, нык гәүдәле булганы өчен дә, фронт өчен нәкъ аны сайлаганнардыр. Ләкедән безнең авылга кичке уенга дип килгән, буе ике метрга аз гына җитмәгән, сугышны танкист булып кичкән фронтовик Таз Күчтәсе, безнең Җырак түтине күреп, "миңа дигән кыз Чыршылыда икән", - дип, озак та сузмыйча, тәвәккәлләп, аны Ләкегә алып киткән.

Үземне белә-белгәннән бирле хәтеремдә: Җырак түтине без зарыгып көтеп алабыз. Ләке ягыннан килүче басу юлыннан салмак кына, саллы гына атлаучы, зур гәүдәле, озын буйлы берәр хатын күренсә - ул безнең Җырак түти була. Без аның каршысына йөгерәбез. Ул безне шапылдата-шапылдата сөя. Кулында - замоклы кара сумка. Аның эчендә ни барын да беләбез: умарта балы. Тазлар - яхшы тормышлы, затлы нәселле кешеләр булдылар, гомер буе (хәзер дә) умарта тоталар. Җырак түти белән бергә безнең өйгә шатлык, бәйрәм килә. Без, балалар, чаршау белән капланган пич арасыннан берәм-берәм чыгып, концерт күрсәтәбез. Җырак түти очына-очына кул чаба. Аннан үзебезнең матур, яңа әйберләребезне күрсәтеп чыгабыз, аннан соң чират көндәлектәге "5" леләргә җитә.

Мама белән Җырак түти күчтәнәч бал белән чәй эчәргә утыралар. Өстәлнең бер почмагына мин дә посам, алар белән бергә үткәннәргә кайтам, яшьлекне сагынам, авылдашларны барлыйм... Йомыш табып, берәр җиргә чыгарып җибәрә генә күрмәсеннәр...

Бераздан эштән папа кайтыр керә.

- О-оо, ефрейтор Высо-о-цкая! - дип суза ул, керә-керешкә.

-О-оо, старшина Иванов! - ди Җырак түти, җавап итеп, һәм алар, кара-каршы килеп, җылы итеп, ике куллап күрешәләр.

Җырак түти ярты гомерен балалар арасында үткәрде. Ләке мәктәбендә техничка булып эшләде ул. Ул вакытта Ләкедә сигезьеллык агач мәктәп. Җәен утын әзерлисе, аны кисәсе, ярасы, мәктәпне буйыйсы, тәртипкә китерәсе. Укулар башлангач, таңнан торып, утын ташып, дәресләр башланганчы һәрбер классның пичен ягып җылытасы, көянтәләп су ташыйсы, кар көрисе... Ләкенең 50 нче, 70 нче еллар буыны безнең Җырак түтине бик яхшы хәтерли. Ел буе балалар арасында йөргән Анна туталары, 9 - Май җитсә, ветераннар өстәле артына кереп утырып, "очрашуга килә". Бәләкәйрәкләр аны, инде пенсиягә китеп, олыгайгач та, яратып, "солдат әби" дип йорттеләр.

Бала хәсрәте дә күрде безнең Җырак түти. Бер улы сабый чакта дөнья куйган булса, икенчесе, Васясы, 1972 елда, Армиядән кайтыр чагы җиткәч кенә, бәхетсезлеккә очрап, һәлак булды. Җырак түтигә бер уч туфрагы кайтты да, гомерлек йөрәк ярасы гына калды.

Җизнәбез, Тазов Константин да, күптән мәрхүм инде. Җырак түти, Тазова Анна Александровна, соңгы елларын Чаллыда, кызы Светлана белән кияве Григорий тәрбиясендә яшәп, 2005 елда китеп барды.

"Җырак" булсаң да, бик якын тутам булгансың икән, Җырак түти! Бөек бәйрәм көннәрендә сабый чагым хәтирәләрен искә алып, барчагызны да өзелеп сагынам.

Людмила Белоусова - Иванова - Высоцкая

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: