Туганайлар

Җыр тарихы - халык тарихы ул

Яраткан җырчыбыз Раиса Тимофееваның арабыздан китүенә 14 май көнне өч ел була. Гомер шундый инде ул, артыннан куып җитәрмен, димә - син өлгергәнче, әллә кая кадәр тәгәри.

Тукай районы Борды авылы зиратында сөекле җырчыбызның гәүдәсен гүргә иңдерер алдыннан күп вәгъдәләр бирелгән иде. Исемен мәңгеләштерү буенча да нәрсәләрдер эшләрбез, дигән идек... Кызганыч, әлегә кадәр шуны, шуны булдырдык, дип әйтерлек, бер эш нәтиҗәбез дә күренми.

Соңгы очрашуыбызда Раиса Григорьевна керәшен җыруларының киләчәге турында борчылуын әйткән иде. Шуңа бәйләп, Татар җыр һәм бию ансамблендә эшләгән чакта, ничек итеп, соңгы тапкыр аттестация узуын да сөйләде.

"Пенсиягә китәргә күп калмаган, сиңа аттестация үтү мәҗбүри түгел, дисәләр дә, аттестация үткәрүләрен сорадым. Комиссия алдына басуым үзем өчен генә түгел, керәшен җырлары язмышын, киләчәген хәл итү өчен дә кирәк иде. Иң борынгы җырларыбызның берсен - "Чуклы тал"ны башкарырга булдым. Концертлар белән гастрольләрдә йөргәндә, керәшен җырын программага керттермиләр. "Керәшен республикасы төзелгәч җырларсыз ул җырларыгызны," - диләр иде. Сәхнәдә башкарырга ярамаган көйне жюри членнарына ишеттерәсем килде.

Ай бу дөньялар яралганда,

Кемнәр йөргән өлеш өләшеп?

Ай бу гомерләр ике килми -

Бер күрешкәч, утырыйк, сөйләшеп.

Чуклы талның чугын өзмиек,

Бер-беребезләрдән бизмиек.

Акапеллага җырладым. Ахырга кадәр туктатмадылар (гадәттә, әзрәк җырлагач, комиссия туктата иде).

"Завораживающая музыка!" - диделәр мәскәүлеләр, мин җырлап бетереп, бераз торганнан соң.

Ул вакытта Татарстанның мәдәният министры Ренат Харис иде. Ул: "Рәхмәт, Рәйсә апа, күңелләрне ничек кузгаттың," - дигән сүзләрне әйтте.

Коридорга чыккач, композиторлар Заһид Хәбибуллин белән Рөстәм Яхин кулымны кыстылар. Рөстәм Яхин шунда: "Сездә шундый бай рухи хәзинә калган икән әле!" - диде. Ә мин: "Рөстәм Хаҗиевич, мондый җырлар миндә бик күп, әрәм булып, "череп" яталар. Нотага салып чыгарырга иде аларны, киләчәк буын онытмасын иде," - дидем.

Кызганычка каршы, Рөстәм Яхин безнең җырларны бастырып чыгара алмады, озак та тормый, үлеп китте...

Җәүдәт Фәйзи белән дә шулай булды. "Керәшен җырларын китап итеп бастырып чыгарырга иде," - дигән үтенечемә каршы: "Мин эшлим аны, һичшиксез чыгарырбыз,"- диде композитор. 8 майда очрашырга сөйләштек. 30 апрельдә аның үлүен хәбәр иттеләр... Җырларның көйләре минем башта, сүзләре общий дәфтәрдә язылган килеш, торып калдылар...

Инде менә Казаннан хормейстер Филүсә Арсланова килеп, яздырып киткән иде. Хәбәрләшкәч, акча юк бит, Рәйсә апа, чыгарып булмый, диде. Кайвакыт күңелгә шулхәтле авыр булып китә. Әллә нинди зур суммалар тотып, бәйрәмнәр уздырырга акча табалар, ә менә шушы көйләребезне яздырып чыгарырга мөмкинлек табылмый.

Инде көтеп-көтеп тә, керәшен җанлы, бер акчалы кеше табылмасмы? Безнең ул җырларыбыз юкка чыгарга тиеш түгел. Алар бит җыр гына түгел, ә безнең барлыгыбызны, тарихыбызны күрсәтә торган дәлил дә. Мин дә инде тугызынчы дистәмне вакладым. Кем белә, күпме гомер калганын. Җырларыбыз да минем белән бергә китеп барсалар, халкыбыз өчен үкенечле булыр. "

Ул чакта шушы уйлары белән бүлешкән иде Раиса Григорьевна... Аның сүзләре дөрескә чыкты. Үзе исән чакта җырларыбызны җыентык итеп бастырырга җай да, мөмкинлек тә табылмады. Инде хәзер, аның үлеменә өч ел тулган вакытта, хөрмәтебезне белдереп, җырларыбызның киләчәген кайгыртып, шул җыентыкны чыгара алсак иде. "Җыр тарихы - халык тарихы ул", - дигән иде Раиса Григорьевна. Аның бу сүзләрен онытмыйк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: