Туганайлар

Борынгы Бахтаның бүгенге сулышы

Күптән түгел Чистай якларында иҗади командировкада булып кайттык. Әлеге төбәктә шактый гына карендәшләребез гомер итә. Шулай да, районда моңа кадәр керәшен хәрәкәте күренмәде, аерым активистлар булса да, берләшеп, ныклап оешып китә алмадылар. Шушы араларда гына республика керәшен оешмасының Чистай бүлегенә яңа җитәкче сайланып куелуы, бәлки, хәлләрне яхшыга үзгәртер, дигән өметләр...

Яше олы, энергетикасы яшь

Табигатьнең гүзәл бер почмагында урнашкан әлеге авылга беренче килүебез. Тирә-яктагы язга, кояшның күзләрне камаштырып көлүенә хозурланып, Бахта урамнарыннан узабыз. Беренче эш итеп, авылның мәдәният үзәге белән таныштык. Анда безне клуб, библиотека хезмәткәрләре, фольклор ансамбль коллективы каршылады. 120 елга якын тарихы булган әлеге мәһабәт бина элек байлар йорты булып торган. Соңрак авыл халкы аның балконнарыннан, тавышсыз кинолар да караган. Яше олы, энергетикасы яшь бу йорт бүгенге көндә дә клуб функциясен башкара. Икенче ягында, җыйнак кына булса да, шактый бай китапханә дә эшли.

Кечкенә генә сәхнәдә авылның талантлы кешеләре - олысы, кечесе мәдәният тормышында катнаша, авыр эштән соң, кичләрен ял итә икән. "Гаиләләре белән клубта спектакльләр куялар,- дип, мактап сөйли авылның ветераны Марҗук түти Минкина. - Клубка чыксам, давлением яхшыра, терелеп кайтам". Инде идәннәре дә бер якка кыйшайган клубта халык мәш килә икән - бәйрәмнәр дә, авыл җыеннары да шушында үтә. Ата-аналар балаларын район үзәгендәге музыка мәктәбенә йөртәләр. Төрлесе төрле уен коралларында - баянда, фортепианода уйнарга өйрәнә икән.

Көмеш җепләр белән чигеп эшләнелгән сүрәкәләре, көмеш тәңкәле тамаксалары, сейфта гына сакларлык кыйммәтле борынгы экспонатлар - барысы да фойеда бер почмакта урын алганнар. Шулар белән бер матур музей ясап куярга бүлмәләре дә булса... Дөресрәге, бүлмә булган, тик аннан, түшәм ишелү куркынычы булу сәбәпле, кадерле экспонатларны фойега чыгарганнар.

Бахта - РСФСРның халык артисты Вера Минкинаның туган авылы да бит. Ул иҗатын нәкъ тә шушы клуб сәхнәсендә башлап җибәргән. Шуңа да, авылдашлары клубка Вера Минкина исемен бирү турында хыялланалар. Җае да чыгып тора - киләсе елга авылдашларының 100 еллык юбилее! Ләкин авария хәлендә булган иске бинага әлеге зур исемне бирү, артистканың якты истәлеге һәм республика алдында мактанырлык күренеш булмас кебек. Матур, төзек булса иде ул! Тарихи булуы белән, әлеге бина авылга бик тә кадерле һәм кыйммәт. "Капиталь ремонт ясасалар, шатлыгыбызның чиге булмас иде, яратабыз үзебезнең клубны",- ди халык. Икенче яктан караганда, мондый биналарны төзекләндерү, өр-яңаны салуга караганда да кыйммәткәрәккә чыга. Аңлавыбызча, авылда бу юнәлештә эш башланган инде. Матур итеп төгәлләнүен генә күрергә язсын.

Авылда, бай мәдәниятебезне саклап калыйк, дип, борчылып йөрүче зур, шактый көчле команда бар. "Күрше-тирә авылларда керәшен коллективлары юк, районга баргач та, үзебез белән үзебез ярышып кайтабыз",- дип, бераз уфтанып та куйдылар ансамбльдә җырлаучылар. Ни генә кушсаң да, яңа идея белән тәкъдим ясасаң да, эшләргә ашкынып торучы хезмәткәрләр, узган көз клуб территориясе бакчасына 500 төпкә якын агач та утыртканнар. Моңа кадәр Питрау уза торган территориядә утырткан агачлардан инде парк күтәрелеп килә икән. Алга барыйк, матур торыйк, бәяләп бетергесез мирасыбызны яшь буынга калдырыйк, дигән уйлары әнә шундый гамәлләрендә дә чагыла.

Авылның киләчәге

Киләсе тукталышыбыз авылның тәрбия үзәгендә булды. Мәктәп белән балалар бакчасы икенче зур бер бинада тупланган. Аларны бер-берсеннән уртак ишек кенә аерып тора. Тыштан ук көлеп торучы балалар бакчасына игътибар итми узу мөмкин түгел. Ишегалдында кулдан ясалган уенчыклар, композицияләр урын алган. Күптән түгел генә, балаларга чиста су кирәк, дип, әти-әниләр 50 меңгә кое да казытканнар. Садикта балаларга тиешле тәрбия бирү өчен барлыr шартлар да тудырылган. Соңгы ике ел эчендә генә шактый гына яңарту эшләре башкарылган. Бүгенге көндә бакчага барлыгы унике бала ике төркемгә бүленеп йөри икән. Аларны яшь ярымнан кабул итәләр. "Бакчага түләү бәяләре арта дип әйтмиләр, теләп йөриләр. Быел мәктәпкә ике бала китәчәк, аларга алмашка, Алла бирса, ике бала бакчага йөри башлар, дип өметләнәбез",- дип сөйләде утыз елдан артык тәрбияче булып эшләүче Раиса Терентьева. Шунысы сөенечле, Бахтада күп балалы гаиләләр күп. Хәтта, алтынчы балаларын алып кайтучылар да бар икән!..

Авылда беркайчан да урта мәктәп булмаган, бары тик башлангыч кына. Бүген дә ике класста - берләр белән өчләр, икеләр белән дүртләр - барлыгы унөч бала белем ала. Зурраклар күрше авылга - Мөслимгә барып укыйлар. Мәктәп балалар бакчасыннан бүлмәләр генә арендалап тора. Бәлки шуңа да, бүгенге көнгә кадәр ябылмыйча, сакланып та киләдер Бахтаның башлангыч класслары.

Иман нуры

Авылга иман нуры бөркеп торучы үзәк - быел 100 еллык юбилеен билгеләп үтүче Петропавел чикрәве. Элек ашлык склады, аннан соң шактый гына буш торган иман йортының куполлары күккә ашып, кояшта ялтырап куя. "Нинди генә роль үтәсә дә, ябылу елларында чиркәүне халык саклап тотты,- диделәр безгә. - Амбар булып торган елларда да монда ашлыкның иң яхшысын, корысын гына салганнар. Орлык үзе дә бозылмаган, күгәрмәгән, яңа гына кырдан җыйган кебек, шалтырап торган". Бик үзенчәлекле, берничә стиль кулланып эшләнелгән, сокланып туймаслык агач архитектурасы һәйкәле ул.

Әлеге чиркәүне, юбилее уңаеннан, газетабызда быелгы дини календарьга да бастырган идек. Бер гасыр элек казна һәм прихожаннар исәбенә төзелгән иман йортын бүген дә авыл халкы үз тырышлыгы белән яңартып тора. Коммуналь чыгымнарны да бергә күтәрәләр икән. Күптән түгел генә идәннәренә плитка җәйгәннәр. Чиркәүгә керү баскычын да Олы көнгә тулысы белән яңартырга җыеналар, без килгән көнне төзелеш материаллары ишегалдында ялтырап ята иде инде. "Аннан соң, куполларны тикшерәсе - кирәк икән, алмаштырасы, яки яхшылап буяп куясы булыр. Эшлисе эшләр шактый әле",- дип, алда торган планнары белән бүлеште Чистай районы керәшен оешмасы вәкиле Алексей Ефимов.

Келәүләрне Алексеевскидан ук килеп иерей Валерий Кузьмин уздыра икән. Үзен очратмасак та, авыл кешеләренең аның турында яратып сөйләвен ишеттек.

Утта янмый, суда батмый

Бахтада колхоз да, кулга алып күрсәтерлек инвесторлар да юк, дип аңладык. Һәр кеше үзенчә эшли, тырыша. Күпләр пай җирләрен үзләре эшкәртә, ләкин рәсми рәвештә фермерлык хуҗалыгы булып теркәлгәннәре авылда икәү генә икән.

Утта янмый, суда батмый торганнардан ул, дип, безне Екатерина Акманова янына алып бардылар. 35 яшендә өч баласы белән тол калган сылу хатынның зур абзары тулы малларын күреп, шаккаттык. Берничә көн элек кенә бер сөтлебикәсе игезәк бозаулар китергән! Сөенә-сөенә, безне малкайлары белән таныштырып китте. Газиз ирен югалткач, авылны ташлап китү турында уйлап та карамаган ул. Ялгыз калу хәсрәтен дә, йөрәк җимешләренә яхшы тәрбия бирү дә, авыл тормышының бар авырлыклары да аның нәфис җилкәләренә төшә. "Шәһәрдә туып-үссәм дә, авыл миңа бик ошый. Хайваннарны җылытырга, ашатырга, авырганда уколларын да ясарга кирәк. Көн белән төнне бәйләүче эш бу. Биш сыердан сауган сөтне тапшырып, акча алабыз, заказга эремчек, сөтөсте дә ясыйм,- дип сөйли капка төбендәге зур УАЗ машинасын да җигәрләгән Екатерина. - Элек булган җирләребездән печәннәрне кул белән җыя идек. Хәзер эш бераз җиңеләйде - техника кулланабыз." Кечкенә кызы 8 класста укый, аппарат белән сыер саварга да булыша икән. Песиләрне, этләрне дә үлеп ярата. Үсеп җиткәч, бәлки, әнисенең эшен дә дәвам итәр ул. Шулай ипләп кенә, зарланмый гына, үз дигәненә ирешеп ята бу гаилә.

Екатеринаның түземлегенә һәм тырышлыгына чиксез соклансак та, бераз моңсу да булып китте. Язмыш җиле һәрберебезне төрлечә сыный шул...

Гелләр дә рәхәт сәяхәт булды бу. Бахтада халык чып-чын керәшен тормышында кайнап яши. Аш-сулары да, бәйрәм-хезмәтләре дә... Гомере буе фермада эшләп, концерт-спектакльләр куеп йөргән Маруся түти Агеева үзе кебек җылы, матур өендә телләрне йотардай булып яңа пешкән бәрәңге пирәмәчләре, тәмле ашлары белән дә сыйландык. Болай булгач, Чистай керәшеннәрен югалтмыйбыз, ләкин аларга тагын да яхшырак мөмкинлекләр тудырып, стимуллар биреп, керәшенлекләрен югалтмаска ярдәм итәргә кирәк, дигән фикерләр белән кайтыр юлга кузгалдык.

Бахтаның гаҗәеп киң күңелле кешеләре турында тулырак итеп газетабызның киләсе саннарында укырсыз, сайттан да карап барыгыз.

Әлегә күңелле очрашудан фоторепортажны карагыз.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: